Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында татар, рус, чуаш бердәм гаилә булып яши

    Борынгыдан килгән күркәм гадәт: берәү өй салырга керешсә, тирә-күрше өмәгә җыелып нигез салыша, стеналарын күтәрешә. Туганнарының берсендә олы мәшәкать чыккан икән, башкалары аңа ярдәмгә ашыга. Ә инде ил өстенә афәт килсә, бар халык йодрык булып тупланып, яуга күтәрелә. Күмәкләшә белү, бердәмлек, бергәлек - милләтнең, халыкларның рухи ныклыгы, дәүләтнең иминлеге шартыдыр...

    Борынгыдан килгән күркәм гадәт: берәү өй салырга керешсә, тирә-күрше өмәгә җыелып нигез салыша, стеналарын күтәрешә. Туганнарының берсендә олы мәшәкать чыккан икән, башкалары аңа ярдәмгә ашыга. Ә инде ил өстенә афәт килсә, бар халык йодрык булып тупланып, яуга күтәрелә. Күмәкләшә белү, бердәмлек, бергәлек - милләтнең, халыкларның рухи ныклыгы, дәүләтнең иминлеге шартыдыр ул.

    Бердәмлек турында нинди генә әйтем юк халык авыз иҗатында! Бердәм илдә бәрәкәт бар, гаугалы илдә һәлакәт бар, дип кисәтә күпгасырлык тормыш тәҗрибәсе. Берек булсаң, терек булырсың, бергәнеке берәгәйле, дип өсти бабайлар акылы. Берлек кайда, көч шунда, дип җөпли гомер итеп акылга утырган инсан.

    Күпмилләтле уртак Ватаныбыз Россия Федерациясендә 180 нән артык милләт һәм халыклар вәкилләре яши. Һәрберсенең үз теле, мәдәнияты, гореф-гадәтләре. Әмма бергәләп үткән озын тарихи юлыбыз һәм ватаныбыз уртак. Чөнки борынгы бабаларыбыз яшәгән шушы территорияне чит дошманнардан, илбасарлардан яклап төрле халыкларның батыр уллары ничәмә-ничә тапкыр яуга күтәрелгән бит.

    4 ноябрьдә без Халык бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. 1612 елда булган вакыйгалар истәлеге итеп календарьгә кертелде. Мөгаен, укучыларыбыз ишетеп-укып беләдер: сүз унҗиденче гасырда Россиядә буталчык вакытларның халык ополчениесе тарафыннан поляк илбасарларын Мәскәүдән бәреп чыгарып, дәүләтчелекне торгызу белән тәмамлануы турында бара. Дошманга каршы көрәштә рус дәүләте составына кергән барлык катламнар һәм барлык халыклар вәкилләре катнашкан. Россия милеген саклап калган әлеге вакыйгалар халык бердәмлегенең символына әйләнә.

    Ә 6 ноябрьдә татарстанлылар өчен мөһим тагын бер датаны билгеләп үтәчәкбез. 1992 елның шушы көнендә булган Татарстан Югары Советының VII сессиясендә республиканың Төп Законы кабул ителде. Ике ел алдан Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә Конституция комиссиясе оешты. Аның составында депутатлар, күренекле хокук галимнәре эшләде һәм 1991 елның 31 декабрендә Конституция проекты басылып чыкты, халык хөкеменә тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә республиканың төп законына карата биш меңнән артык тәкъдим һәм үзгәртүләр кертелде. Үз конституциябезне кабул итү республикабызның социаль һәм икътисадый үсешенә гаять зур этәргеч булды. Нәтиҗәләр күз алдыбызда: бүген Татарстан Россиянең иң куәтле төбәкләренең берсе. Бездә башкаларга үрнәк булырлык казанышлар бихисап. Халыкара абруебыз ныгу, күп өлкәләрдә әйдәп баруыбыз, тормыш дәрәҗәсенең елдан-ел үсүе һәм башкалар шулай ук әлеге дә баягы "бердәмлектә бәрәкәт"кә барып тоташа бит.

    Алда торган бәйрәмнәргә сез нинди мәгънә бирәсез?

    Рамил һәм Сания Гыйматдиновлар, Татар Мулла авылы:

    Реклама

    -Без гади генә гаилә, беребез фермер, икенчебез шәфкать туташы. Туган авылыбыз кечкенә генә, әмма безгә шунда яшәве рәхәт. Өч бала үстердек, кечкенәсе әле яныбызда. Билгеле, ансат кына түгел, иртәдән кичкә кадәр тырышабыз, көчебезне дә, хезмәтебезне дә күп куябыз. Лаеклы, матур яшисе, балаларга белем бирәсе, аякка бастырасы килә бит. Әмма, әгәр үзебезнең Татарстанда яшәмәсәк һәм дәүләтебезнең ярдәме, кайгыртуы булмаса, тормыш итүләре күпкә авыр булыр иде. Безгә гаилә фермасы булдыруда хөкүмәт бик булышты: чыгымнарны күтәреште, фермабызга юл төзелде. Беребез Алпарда фельдшер-акушерлык пункты мөдире бит. Эш шартлары гаять уңайлы, чөнки әле ике ел элек кенә өр-яңа ФАП төзелде авылда. Халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә дә зур игътибар бирелә. Белүебезчә, бу Татарстанда гына шулай: авыл халкының тормышын яхшыртуга юнәлтелгән программалар эшли, көнкүреш мәсьәләләре уңай хәл ителә. Һәм республикабызның уңышлары аның үз Төп законы булу белән бәйле дип уйлыйбыз. Шуңа да 6 ноябрь Татарстан Конституциясе көне барыбыз өчен дә зур бәйрәм ул.

    Артем Савинов, Яңа Салман мәктәбе укытучысы:

    - 4 ноябрь - Россия белән идарә итүгә яңа династия килү белән дә бәйле дата ул. Ирек сөюче россиялеләр бар халыкны туплап торуга сәләтле көчле хакимиятне хөрмәт итә. Моннан 400 ел элек булган вакыйгалар да шуның белән бәйле бит: халык һәм хакимият куркыныч янаганда берләшкән, уртак максат төрле катламнарны йодрык итеп туплаган. Россия бер булып читләр йогынтысына каршы, үз мәдәниятен, динен, рухи кыйммәтләрен яклап көрәшкән. Тарих кабатлана: минемчә, хәзер дә шуңа охшашрак заманда яшибез. Безгә читтән торып үз ихтыярын тагарга, үз үрнәгенә ияртергә теләүчеләр хәзер дә бар. Һәм россиялеләрнең аңында моңа каршылык күрсәтү, үзебезнең дә бөтен нәрсәне булдыра алуыбызга, читләр күрсәтмәләренә мохтаҗ түгеллегебезгә ышаныч үсә. Шушы үзаң халыкны, милләтләрне берләштерергә сәләтле. Минем уемча, Владимир Путинның әле генә әйтелгән Россия Милләте турындагы закон эшләү турындагы тәкъдиме бик урынлы да, вакытлы да. Россия күпмилләтле, төрле мәдәниятлы булуы белән түгел, аларның бердәмлеге белән көчле ул.

    Татьяна Малярова, пенсионер, Юхмачы авылы:

    - Алда безнең бик тә кадерле бәйрәмебез - Казан Изге Ана иконасы көне. Чиркәвебезне бәйрәмгә әзерлибез, чөнки мәхәллә халкы җыелачак, Андрей Атакай килеп, гыйбадәт үткәрәсен хәбәр итте. Бу икона рус илен, халыкны саклап калган, шуңа да аны православныйлар олылый, хөрмәт итә. 5 ноябрьдә әти-әниләр истәлеге шимбәсе, аларны искә алып дога кылачакбыз. Бу көннәр җаннарыбызны чистарту, рухыбызны ныгыту көннәре булыр, изге бәйрәмнәр авылдашларыбызны бер-берсенә тагын да якынайтыр дип ышанам мин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: