Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында уҗым бодае мул уңыш бирә

    Уҗым бодае быел 15874 гектар җир били. Бу мәйданның 40 проценттан артыграгыннан уңыш җыеп алынды инде. "КШ-Агро" җәмгыятендә бодайның һәр гектарыннан уртача 38,1 центнер уңыш алалар. "Хузангай" җәмгыяте игенчеләре уҗым бодае һәм борчакны теземнәргә салып суктыралар. Биредә бодайның уртача уңышы 28,8 центнер тәшкил итә. Борчак һәр гектардан 17,3 центнер уңыш...

    Уҗым бодае быел 15874 гектар җир били. Бу мәйданның 40 проценттан артыграгыннан уңыш җыеп алынды инде. "КШ-Агро" җәмгыятендә бодайның һәр гектарыннан уртача 38,1 центнер уңыш алалар.

    "Хузангай" җәмгыяте игенчеләре уҗым бодае һәм борчакны теземнәргә салып суктыралар. Биредә бодайның уртача уңышы 28,8 центнер тәшкил итә. Борчак һәр гектардан 17,3 центнер уңыш белән сөендерә. Кыйммәтле культура булганлыктан хузангайлылар аны 1540 гектарда үстергәннәр. Ул мәйданнарның 1300 гектарыннан уңышны инде җыеп та алганнар.

    "Яшь көч" җәмгыяте, Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы басуларында да урып-җыю эшләре бара. Биредә бөртеклеләрнең уңдырышлыгы һәр гектардан 20 центнердан артыграк.

    Инде басуларда арпа да өлгереп килә. "КШ-Агро"ның кайбер отрядларында арпа суктыруга керештеләр дә.

    Уңышы җыеп алынган басуларны тизрәк бушату өчен саламны кичекмәстән төргәкләргә кирәк. Җирләрне туңга сөрүгә зур әһәмият биреләчәк быел. Чөнки көздән эшкәртелгән басулар язгы дымны мул итеп туплап калалар. Хуҗалыкларда җирләрне көзге чәчү өчен әзерли башладылар.

    Тырыш хезмәтнең сөенечле нәтиҗәсе

    "Хлебодаровка" отрядында көзге бодай чәчелгән мәйданнарның соңгы гектарларында эш барганда булдык без игенчеләр янында. Басуда җиде комбайн эшли, 1229 гектар мәйданның уңышын җыеп алу өчен аларга нәкъ бер атна вакыт җиткән.

    Хлебодаровка кырлары иген үстерү өчен һәрвакыт уңдырышлы булды, югары уңыш белән сөендерде. Әмма, туфрак ничек кенә бай һәм уңдырышлы булмасын, ул үзен әйбәтләп тәрбияләгәнне ярата. Без карап йөргән көзге бодай кырына шундый тәрбия эләккән дә инде. Чуп үләненең әсәре дә юк, бодай, картлар әйтмешли, ат дугасы күмелерлек. "Үзәк Әлки" филиалының баш агрономы Виктор Лешин белән сөйләшәбез.

    -Бу кырга җитәрлек ашлама кертелде, биш тапкыр корткычларга, чүп үләннәренә каршы агрочаралар үткәрелде. Уҗым бодае күпчелек мәйданнарда һәр гектардан 34 центнер уңыш бирде. Дөрес, 28 центнер белән чикләнгән участоклар да бар. Кыр чиста, чүп үләннәресез булгач, бодайны комбайннар белән турыдан-туры суктырып алабыз. Бөртекләрнең җилемсәсе дә югары, 26 берәмлеккә кадәр җитә. Бу күрсәткеч әле артачак. Дымлылык 12 процент,-дип аңлата Виктор Николаевич.

    Товарлыклы бодайга сорау зур бүген. Нәкъ менә җилемәсәе югары булган өчен кулланучылар Казахстан бодаена кызыга. Күреп торабыз, Татарстан кырларында, үзебезнең Әлки туфрагында да кыйммәтле бодайны үстереп, мул уңыш алып була икән.

    Төшке ашка туктаган комбайнчы егетләр белән дә аралашып алдым мин. Аларның күбесе яшь егетләр, кәефләре яхшы. Шулай булмыйча, хезмәтләре югары нәтиҗә вәгъдә итә, үстергән уңышны җыеп алу өчен көннәр дә матур тора бит.

    Комбайнчылар арасында Демидовка авылы егетләре дә күп. Андрей Захаров, Денис Бойков, Олег Серягин, Виталий Коновалов кайсы өр-яңа комбайнда, кайсы 1-2 еллык машиналарда эшлиләр. Шунда хезмәт куючы Үргәгар егете Рәфис Камалов әнә:

    -Җитәкчеләргә рәхмәт, миңа быел бәясе 18 миллион сум торган комбайнны ышанып тапшырдылар. Бик әйбәт эшли яңа машина,-дип сөенә.

    "Хлебодаровка" отряды җитәкчесе Сергей Бойков та әңгәмәбезгә кушыла.

    -Безнең отряд коллективында тырыш, үз эшенә җаваплы караучы механизаторлар аз түгел. Әнә теге басуда Петр Свилин, Сергей Степанов һәм Равил Сәгыйров салам төргәклиләр. Равил Гатин саламны ташып, эскерткә куя. Артларыннан ук туңга сөрү эшләре дә башкарыла. Көзге сукада шулай ук уңган-булган механизаторлар эшли. Александр Мезюков, Александр Кузнецов, Михаил һәм Петр Бойковлар 100 гектардан артык җирне сукаларга өлгерделәр инде,-ди ул.

    "Үзәк Әлки" филиалы җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов бу көннәрдә басулардан кайтып та керми.

    -Бүген "Хлебодаровка" отрядындагы көзге бодайны суктырып бетерәбез дә, арпа урагына төшәбез. Ул да өлгергән, 130 гектар мәйдан били. Комбайннар ватылмый эшләсә, егетләргә бер көнлек эш. Аннары комбайннарны Cалман кырларына күчерәчәкбез,-ди Рафаэль Имамович.

    Реклама

    Бодай кыры янәшәсендәге басуда көнбагышның зур-зур түгәрәкләре өлгереп килә. Көньяк кунагы көнбагышны механизаторларыбыз Әлки җирендә дә игергә өйрәнеп җиттеләр. Кырларга карап, бүген үк инде һәр гектардан 20 центердан ким булмаган уңышка өметләнергә була. Ә бит көнбагышның бәясе дә арпа-бодайдан берничә тапкыр кыйммәтрәк.

    Рафаэль Имамович "Хлебодаровка" отрядының бөртек өчен чәчелгән кукуруз кырларын да күрсәтте миңа. "Пионер" сортлы кукурузның чәкәннәре эре, инде өлгереп тә килә. Бу кырның һәр гектарыннан 50-60 центнер бөртек җыеп алырга өметләнәләр. Маллар азыгы буларак бик кирәк бу кыйммәтле культура.

    "Хлебодаровка" отряды басуларын күргәч шуны уйлап куйдым: барлык агрочараларны төгәл үтәгән хуҗалыклар өчен бу ел бик тә әйбәт булган икән бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: