Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында ВИЧ-инфекцияле 17 кеше исәптә тора

    Бу арада "ВИЧ", "СПИД" сүзләре мәгълүмат чараларыннан төшми дә диярлек. Атна буе - 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр ил күләмендә "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе үткәрелә. Ул Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган. ВИЧ проблемасына мондый зур игътибар бирелү очраклы түгел. Бүген ул дөньяда иң куркыныч вирусларның берсе дип санала. Бөтендөнья...

    Бу арада "ВИЧ", "СПИД" сүзләре мәгълүмат чараларыннан төшми дә диярлек. Атна буе - 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр ил күләмендә "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе үткәрелә. Ул Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган.

    ВИЧ проблемасына мондый зур игътибар бирелү очраклы түгел. Бүген ул дөньяда иң куркыныч вирусларның берсе дип санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, хәзер 37 миллионнан артык кеше ВИЧ белән яши, 34 миллионнан артык кеше соңгы 30 елда бу куркыныч чирдән үлгән. Россиядә дә вәзгыять җитди - бүген илдә ВИЧ белән зарарланган 820 мең кеше исәпләнә, әлеге чир 200 меңнән артык гомерне алып киткән.

    Әлеге хәвеф турында район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина белән сөйләшәбез.

    -Гүзәл Рәшитовна, мәгълүм булганча, ВИЧ безнең районны да читләтеп үтмәде…

    -Шулай шул. Бездә бүген ВИЧ инфекцияле 17 кеше исәптә тора. Аларның 11е - ир-ат, 6 сы - хатын-кызлар. Алар СПИДка каршы көрәш һәм профилактика буенча республика үзәге таләпләре нигезендә даими рәвештә диспансеризация үтәләр. Районыбызда ВИЧлы әниләрдән өч бала дөньяга килде. Шунысы сөенечле, медицина хезмәткәрләренең булачак әниләрне авырлы вакытта тиешле препаратлар белән дәвалап торуы аркасында әлеге балалар сәламәт булып туды.

    -СПИД дәвалап булмый торган авырулар исемлегендә бит?

    -Ни кызганыч, әлегә бу авырудан тулысынча савыктырырлык дару табылмаган. Әмма ВИЧ бүген - хөкем карары түгел. Үзвакытында диагностика үткәрү һәм дәвалау инфекцияле кешегә дә нормаль тормыш алып барырга, гаилә төзергә, бәхетле булырга мөмкинлек бирә. Ләкин

    ВИЧны дәвалауга караганда аны кисәтү яхшырак, билгеле. Шуңа күрә бу куркыныч вирусны йоктыру юллары һәм аннан саклану чаралары хакында һәркем белергә тиеш.

    Реклама

    -Аларны кабат газета укучыларыбызның исенә төшереп үтегез әле.

    -ВИЧ җенси юл белән (презервативсыз), кан аша (стерильләнмәгән шприцларны наркотик инъекцияләре өчен куллану, бүтәннәрнең кырыну җайланмаларын, теш шеткаларын файдалану, зарарсызландырылмаган инструментлар белән татуировкалар, персинг ясау), шулай ук баладан анага (йөкле вакытта, баланы тудырганда һәм имезгәндә) күчәргә мөмкин. Соңгысына килгәндә, алдарак инде әйткәнемчә, бүген инде вирусның анадан балага йогуына чик куелды диярлек. 98 процент очракта ВИЧ инфекцияле хатын-кызлардан сәламәт балалар туа.

    Шуны да әйтергә кирәк, иммунодефицит вирусы бик тотрыксыз. Ул кеше организмында гына яши һәм тышкы мохиттә бик тиз һәлак була. Шуңа ВИЧ белән бассейнда, спорт белән шөгыльләнгәндә, бөҗәкләр тешләү яисә хайваннар белән аралашу аркасында зарарлану мөмкин түгел.

    -ВИЧтан саклану өчен нишләргә?

    -Бер җенси партнерга тугрылык сакларга, очраклы җенси элемтәләрдән баш тартырга кирәк. Шулай ук һәр җенси акт вакытында презервативлар файдалану зарур. Презерватив ВИЧ белән зарарлану куркынычын киметә, җенси юл белән күчүче бүтән инфекцияләрдән һәм планлаштырылмаган йөклелектән саклый. ВИЧ йоктырмауның тагын бер ышанычлы ысулы - наркотиклар кулланмау. Һәр очракта бер генә тапкыр кулланыла торган инъекция шприцларын куллану бик мөһим. Шулай ук әледән-әле ВИЧка тикшерелеп торырга кирәк.

    Үзегезне һәм якыннарыгызны үлем белән янаучы куркыныч чирдән саклагыз!

    Россиядә һәр 5 минут саен 1 кеше ВИЧ йоктыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: