Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында Яңа ел алдыннан игълан ителгән бәйге җиңүчеләре – бәйрәмгә иң матур “бизәнгән” оешмалар һәм шәхси йортлар билгеле булды

    Яңа ел бәйрәменә оешма-учреждениеләр территорияләрен һәм шәхси йортларны иң матур итеп бизәүгә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе игълан иткән бәйгегә йомгак ясалды. Иң купшы бизәлгән йорт дип Базарлы Матакның Көньяк урамында яшәүче Латыйповлар хуҗалыгы табылды. Бу гаилә былтыр да бәйгедә беренче урынны алган иде. Алар өйләрен, капка төпләрен, бакчаларын елдан-ел...

    Яңа ел бәйрәменә оешма-учреждениеләр территорияләрен һәм шәхси йортларны иң матур итеп бизәүгә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе игълан иткән бәйгегә йомгак ясалды.

    Иң купшы бизәлгән йорт дип Базарлы Матакның Көньяк урамында яшәүче Латыйповлар хуҗалыгы табылды. Бу гаилә былтыр да бәйгедә беренче урынны алган иде. Алар өйләрен, капка төпләрен, бакчаларын елдан-ел ямьлерәк итеп бизиләр, шул рәвешле үзләренә дә, бүтәннәргә дә бәйрәм ясыйлар. Икенче урында - район үзәгенең Эшче урамыннан Әхтәмовлар һәм Крайнов урамыннан Мысыргалиевлар гаиләләре. Өченче урынны Хәмитовлар (Төзүчеләр ур.), Нигъмәтуллиннар (Хәмидуллин ур.) һәм Минһаҗетдиновлар (Энергетиклар ур.) бүлеште. Алар барысы да истәлекле бүләкләргә ия булды.

    Оешмалар арасында Яңа елга иң матур "бизәнүче" "Олимп" сәүдә комплексы булып чыкты. Ул 3 мең сумга сертификат белән бүләкләнде. Алардан соң - район үзәк хастаханәсе, ә өченче урында - "Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясе. Аларга 2 мең һәм 1 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

    Иң матур кар-боз сыннары ясаучылар да мәгълүм булды. Базарлы Матакның үзәк паркын гына да бит утызга якын әкият каһарманнары сыннары бизәде. Боларның күпчелеге Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары көче белән эшләнде. Әлеге коллективка лаеклы төстә беренче урын һәм 3 мең сумга сертификат тапшырылды. Икенче урында Н.Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе (2 мең сумлык сертификат). Алар район үзәгенең Геройлар паркын бизәде. Ә Ана даны паркын бәйрәмгә матурлаган Алексеевск агрокөллияте филиалы өченче урынга һәм 1 мең сумлык сертификатка ия булды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: