Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районындагы сигез торак пунктны су басу куркынычы бар

Бу язда райондагы сигез торак пунктны су басу куркынычы бар.

Болар - Иске Камка, Яңа Алпар һәм Иске Алпар, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Карга, Базарлы Матак һәм Каракүл авыллары.

Әлеге авыллардагы 152 йортны су басуы ихтимал. Аларда 311 кеше зыян күрергә мөмкин.

Бүген Иске Матак, Базарлы Матак, Иске Чаллы ягындагы өч буада, Актай, Кече Чирмешән елгаларында җиде урында даими кизү тору оештырылган.

Синоптиклар Россиядә быел соңгы 100 елда иң көчле язгы ташу булыр дип фаразлый. Моңа язның иртә килүе дә йогынты ясарга мөмкин. Ил төбәкләрендә һава торышының гадәти графиктан 20-25 тәүлеккә алдарак булуы күзәтелә икән. Бу гадәттән тыш күренеш дип билгеләнә.

Бездә юл буе посадкаларында кар катламы биек түгел. Сәбәбе: бу кышта кар җиргә тигез ятты. Карны кышкы җил-буран куып йөртмәде. Шуңа кырларда кар шактый калын булып тупланды. Ә инде кырларда һәм урманнарда кар катламы калын икән, димәк, язгы су да мулдан көтелә. Кар сулары район халкына, җәмәгать милкенә зыян салмасын өчен җитди әзерлек чаралары күрү зарур.

Язгы ташуга әзерлек чаралары турында соңгы вакытта һәр киңәшмәдә диярлек сүз бара. Узган атна ахырында әлеге мәсьәлә гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында да каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова алып барды.

Быел язны яңгырлы булыр дип фаразлыйлар. Шуның өстенә кар запасы да шактый. Район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына һәр буаны җитди контрольгә алу бурычын куйган иде. Буаларда суның өчтән берен генә калдыру таләп ителде. Бу инде карлар кинәт эрегән очракта буалар ташып чыкмасын өчен эшләнә.

Район янгын часте начальнигы, гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча җаваплы Вячеслав Шалдымов әйтүенчә, райондагы һәр буага, барлык зур сулыкларга юллар ачылган. Әлегә буалардагы суны агызу бара. Шулай кар сулары өчен урын бушатыла.

Һәр буа өчен җаваплы кешеләр беркетелгән һәм кизү тору оештырылган. Көннәр җылыта төшкәндә буаларда тәүлек әйләнәсе кизу торып, андагы суның күпме күтәрелүен даими төстә бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) хәбәр итеп торырга кирәк.

Моннан тыш, һәр җирлектә язгы ташуга әзерлек буенча махсус комиссияләр төзелә. Алар авыллардагы торак йортларга, каралты-кураларга, җәмәгать объектларына кар сулары зыян салмасын өчен хәстәрлек эшләрен оештыралар. Шулай ук су басу куркынычы булган авылларда халыкны хәвефсез җиргә күчерү, терлекләр өчен ышанычлы урыннар булдыру мәсьәләләре кайгыртыла.

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең район участогы эшчеләре автотрассалар аша салынган 400 дән артык су агу юлларын ачып бетереп киләләр инде. Аларга язгы су юл полотноларына зыян салу куркынычы булган урыннарны җитди контрольгә алу бурычы куелды. Участок җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, предприятие коткару чаралары өчен гравий, вак таш, тимер-бетон блоклар белән запасланып куйган. Шулай ук аларның мондый эшләр өчен кирәкле барлык төр техникасы да әзерлек сызыгында.

Авыл җирлекләре башлыклары язгы ташу чорында халыкка саклану чаралары һәм кагыйдәләре турында даими искәртеп торырга бурычлылар. Шулай ук су басу куркынычы булган җирлекләрдә көймәләр белән запасланып кую мәслихәт.

Роспотребнадзорның Нурлат, Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмаз Абзаловка язгы чорда эчә торган суның сыйфатын даими тикшереп тору бурычы куелды.

Билгеле, авыл халкы үзе дә язгы сулар йорт-хуҗалыгына зыян салмасын өчен алдан чарасын күрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев