Әлки районыннан бер төркем әти-әниләр уллары хезмәт иткән частьтә булып кайттылар
Язгы чакырылыш буенча Россия Кораллы Көчләренә безнең районнан 40 ка якын егет алынды.
Аларның соңгысы - Базарлы Матактан Максим Разин армиягә 2 июльдә китте. Шуның белән район өчен язгы чакырылыш тәмамланды.
Оренбург шәһәрендә дислокацияләнгән хәрби часть өстеннән Әлки районы шефлык иткәнен күпләр белә. Язгы чакырылыш вакытында әлеге частькә бездән тагын 4 генә китте. Алар инде хәрби хезмәткә күнегеп киләләр, күптән түгел хәрби ант кабул иттеләр. бу тантаналы вакыйгада егетләрнең әти-әниләре дә катнашты. Оренбург - якын ара түгел, анда барып йөрү чыгымнар сорый. Шефлыкка алган частькә хәрби ант тантанасында катнашырга дип баручыларга район җитәкчелеге ярдәм итте. Әти-әниләр мондый мөмкинлек өчен бик рәхмәтле, чөнки, улларының нинди шартларда хезмәт иткәнлеген күреп кайткач, аларның күңелләре тынычланган. Хәзер инде яшь солдатларның исән-имин хезмәт итеп, туган ягыбызга кайтуын гына көтәсе калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев