Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районыннан Ринат Нуруллин үзенең гаилә фермасында бүген 38 баш ат асрый. ФОТО

    - Авылда эш юк, диючеләргә аптырыйм мин. Авыл җирендә хезмәт бетә димени?!

    Иренмә генә - эше дә була, акчасы да.
    Зур хуҗалык булдырып, гаилә фермасында бүген 38 баш ат асраучы Ринат Нуруллин үз тәҗрибәсенә таянып, инанып әйтә бу сүзләрне.
    Атауда иң зур йорт - аларныкы
    Ташбилгенең тырыш халкы авыл хуҗалыгындагы һәр яңалыкка тәвәккәл алына. Биредә хәзер өч гаилә фермасы эшли. Мини-ферма булдырып, йортларында терлекләр санын арттыра баручылар да байтак. Нуруллиннарның гаилә фермасына килергә җыенуыбызны әйткәч, Ташбилге авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рәүзия Хөснетдинова анда юлны болай өйрәтте: "Авылның Атау өлешенә җиткәч, иң зур һәм иң матур йорт аларныкы булыр",-диде.
    Ике катлы мәһабәт өйне Ринат үзе төзегән. 40 баш терлеккә исәпләнгән зур ат абзарын да, сыерлар өчен иркен сарайны да нигездә үзе салган. Әлеге абзарлар терлек белән тулып тора. Атлардан тыш, Нуруллиннар 4 сыер, 3 тана асрыйлар, үгезләр симертәләр.
    Гаилә башлыгының атларга мөкиббән булуы балачактан килә икән. Әтисе Рифкать ага гел ат җигеп эшләгән. Әтисенең кул арасына кереп үскән Ринат атны карарга да булышкан, малай чактан ук бахбайны иярләп иркен кыр-яланнардан җилдерергә яраткан. Бу урында шуны да әйтергә кирәк, Рифкать абый бик булдыклы, эшчән ир булган, аның җиде баласы да - алты улы һәм бер кызы - туган авылларында төпләнгән. Алар һәммәсе уңганнар, бер-беренә ярдәмләшеп, бер йодрык булып яшиләр.
    Көтүне елдан-ел тулыландыра
    Шактый вакыт фермада терлекче булып эшләгән Ринат, 7-8 ел колхоз атларын караган. Ә инде авылга хуҗалык итүнең яңа ысуллары үтеп кергәч, тәвәккәлләп үз эшен ачарга карар кыла ул. Эшмәкәрлекне нинди юнәлештә башларга дигән сорау тумый да - билгеле инде, атлар үрчетергә. Сигез ел элек, туганнарыннан, дусларыннан бурычка акча җыеп, Балык Бистәсе районыннан 15 тай сатып алып кайта. Алар өчен абзарын төзеп куя. Эшне яраткан, авырлыклардан курыкмаган ир баштанаяк хезмәткә чума. Ат янында үзеңә дә ат кебек эшләргә кирәк, диләр шул. Башлыча мал-туар тирәсендә эшләсә дә, техниканы да яхшы белә икән. Мондый зур хуҗалыкта үз техникаңнан башка булмый бит. Тәмам таралган иске ДТ тракторы сатып алып, шуны үзе яңабаштан җыеп чыга. Елдан-ел бахбайлары санын арттыра барып, инде 38 башка җиткергән. Быел атларын 50 гә тутырырга ниятли. Эшен башлаганда алган бурычларын да күптән түләп бетергән.
    Хәзер инде аның өч "Беларусь", ике ДТ тракторы бар. Берничә ел элек откан грант акчасына да техника сатып алган.
    Бу кадәр терлеккә азыгы да ай-һай күп кирәк бит әле. Ринатның әлегә үз җире булмаса да, терлек азыгы белән кыенлык туганы юк, ди. Атлар утары янында төргәк-төргәк печән запасы әле дә бихисап. Фермерлек эшендә булган бертуганнары үз җир биләмәләрендә печән дә, бөртек тә үстерәләр, азык белән алар булышалар икән. Хәер, быел инде Ринат, авылдашларының җир пайларын арендага алып, шунда чәчәргә җыена. Хәзер ул әлеге җир биләмәләрен рәсмиләштереп йөри.
    Бахбай - акыллы хайван
    Әтисенең атлар яратуы кызы Розага да күчкән. Ул да мал-туарга мөкиббән. Гаилә фермасы да аның исемендә. "Кызыл Шәрык-Агро"да да эшләүче Роза башлыча гаилә фермасының документация эшләрен алып бара.
    Ат аны асрый башлауның өченче елында гына керем бирә. Әмма Ринат хезмәтеннән канәгать, аны табышлы дип саный.
    -Атларга сорау бик зур,-ди ул. - Сатып алучылар каян гына килми. Күбесе иткә дип алалар. Әле бу арада гына әллә ничә җирдән сорап шылтыраттылар.
    Олы хуҗалыктагы бихисап эш-мәшәкатьләрне Ринат нигездә үзе алып бара. Иртәнге дүрттән ул инде аяк өстендә була. Төнлә дә әллә ничә кат атлары янына чыгып хәлләрен белешә. Яз бит әле аеруча мәшәкатьле вакыт - бияләрнең күпләп тайлау чоры. Бу язда Ринат ат көтүенең шактыйга артуына өметләнә. Атлар карау-тәрбияләүнең җаен-тәртибен, бөтен нечкәлекләрен белә ул. Ветеринар күнекмәләре дә бар.
    -Без яшь чакта авылга район үзәгеннән бик тәҗрибәле мал табибы Николай Никошин йөреп эшли иде. Аның терлекләрне дәвалавын бик игътибар белән күзәтә, кирәк чакта булыша да идем. Шул чакта күргән-өйрәнгәннәр соңрак үземә дә бик ярап куйды,-ди ул.
    Күренеп тора: атларны чын ихлас-тан яратып эшли Ринат. Бахбайлары да аны бер сүздән аңлыйлар, әйткәннәрен үтиләр.
    -Ат искиткеч акыллы хайван бит,-дип коңгырт балтайның озын ялыннан сыйпый Ринат. -Ул гомер-гомергә кешенең ярдәмчесе, дусты, таянычы булган. Әмма берзаман авылларда аларның кадере бетте. Колхозлар атларны кирәк-яракка кызганмый озаттылар. Аннан алар хуҗалыкларда бөтенләй калмады. Авыл атсыз яшәргә тиеш түгел, дип саныйм мин. Үзем гомергә ат асрадым. Алар бөтен нәрсәне аңлый. Үзе белән дорфа кылынсаң, ул да сиңа шулай җавап бирә. Ә бит ул хуҗасына шундый тугры. Әнә күрәсезме балтайны, ул Казбек исемле, мин аңа атланып та, җигеп тә йөрим. Әгәр Матакка кадәр аның белән барып, үзең генә җибәрсәң, һич ялгышмыйча өйгә кадәр кайта. Ат шундый хайван - аңардан кешегә уңай энергия килә. Мин алар янында рәхәтләнеп эшлим, арыганымны да сизмим.
    Без дә бу хуҗалыктан җылы бер тойгы, күңел күтәренкелеге белән киттек. Бахбайларның кешегә әйбәт энергия бирүе хактыр. Аннан да бигрәк, хезмәттән, яшәүдән тәм таба белгән хуҗаларының тормышка позитив, оптимистларча карашы бүтәннәргә дә шулай уңай тәэсир итәдер.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: