Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Алпар авыл җыенында быелга күп төзелеш эшләре планлаштырылды

    Алпар авыл җирлегендә яшәүчеләргә бер яктан кызыгырга була, биредә озын гомерлеләр күп - 52 кеше 80 яшьне узып, әйбәт кенә яшәп ята әле. Әмма шул ук вакытта халыкның картаюы да бит бу, чөнки узган елда җирлектәге өч авылга нибары ике бала туган бит.

    Урта яшьтәгеләр актив биредә, заман мөмкинлекләрен эшкә җигеп, тормышларын мул, уңайлы итәргә тырышалар. Үз гаилә фермасын булдыручылар, андый статус алмый гына күпләп сыер терлеге асраучылар да аз түгел. Әйтик, шәхси хуҗалыкларда исәпләнүче 235 сыерның 90 нан артыгы гаилә фермаларында асрала. 2016 елда Гыйматдинов Рамилнең гаилә фермасыннан 1 миллион сумнан артыклык сөт сатылган!

    Алай бик киң җәелми генә, берәр-икешәр сыер тотучылар да үз кирәгеннән арткан сөтне тапшырып көн күрә.

    Гомумән исә үткән елда Алпар җирлеге буенча 9 миллион 850 мең сумлык сөт хәзерләнгән.

    -Сөткә урын бар, әмма итне урнаштыру авыррак. Читтән килеп җыючылар бик таләпчән, бәяне дә түбән куя. Кемдер Казанга, район үзәгенә барып ит сата. Шулай да бу мәсьәләне район дәрәҗәсендә хәл итәсе иде, -диде Иске Алпар җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов җирлек советының киңәйтелгән утырышында.

    Башлык агымдагы елга билгеләнгән планнар турында да әйтеп үтте. Быел җирлектә тагын ике мини-ферма төзү, ике яңа өй җиткерү, ял паркы, балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру буенча инде әзерлек эшләре башланган. Шунда һәм читтә яшәүчеләр теләге һәм акчасы белән зур матур мәчет төзеп куясыларына да ышаналар алпарлылар. Эшсез торган пекарняга да җан өрәселәре килә: исәпләре - анда ипи генә түгел, кондитер эшләнмәләре дә пешерү.

    Реклама

    Алпар зур мәйдан биләүче авыл, Искесе дә, Яңасы да Чирмешән буенда. Биредә эчке юллар проблемасы кискен тора. Быел аръякка 1200 метрлы арага ком түшәп юл салмакчылар. Юлларны яхшырту планнары моның белән генә чикләнми әле. Урамнарга яктырткыч лампалар да өстисе бар икән… Кыскасы, эш күп, һәм билгеләнгәннәрне җиренә җиткереп башкару өчен биредә яшәүче һәркемнең тырышлыгы кирәк.

    Тик әлеге дә баягы демография мәсьәләләре генә борчый. Мәктәп директоры Раил Гатауллин әйтүенчә, үткән уку елында тугызынчы сыйныфны 5 укучы тәмамлаган һәм урта белемне авылларда түгел, читкә китеп алырга булган. Бердән, мәктәптә хәзер унынчы сыйныф юк, икенчедән, бу балалар һөнәр үзләштереп кире әйләнеп кайтмаслар шул инде...

    Мәктәпкә Казанда яшәүче, нәсел тамырлары шуннан булган Альберт Мөхәммәтшин бик нык булыша: аның ярдәме белән җылы бәдрәфләр ясап куелган, укучылар өчен Казанга экскурсия оештырылган...

    -Альберт Әсхәт улы безгә ел дәвамында 450 мең сумлык ярдәм күрсәтте,-ди мәктәп директоры.

    Әле моның белән генә чикләнми якташларының игелеге: район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, быел авыл клубы ремонтланачак һәм чыгымнарның яртысын Альберт Мөхәммәтшин үз өстенә алган.

    Җыенда Мулла авылыннан фермер Рамил Гыйматдинов та чыгыш ясады.

    -Мин 2000 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. Башта кибет тоттык, анда авыл халкы өчен кирәкле бөтен төр товар бар, бердәм мәгълүмат системасына тоташтык. Терлекчелек белән шөгыльләнәбез, 24 баш сыерга исәпләнгән ферманы дәүләт ярдәмендә төзедек. Быел күп сөт бирә торган токымлы 15 баш тана сатып алдык. Эшебездә Алпар ветеринария пункты белгечләре бик булыша,-диде ул.

    Җыенда бик күп мәсьәләләр күтәрелде, кешеләр чыгыш ясады. Иң уңганнарга җирлек башлыгы грамоталар тапшырды. Илле ел бергә яшәгән Халидә һәм Рафик Гайфуллиннарга. Җитмеш һәм алтмыш яшьләрен тутырган Әлфия Хисмәтуллинага, Руфия Харисовага, Сафия Шәйхетдиновага, Гөлсинә Садриевага рәхмәтләр әйтеп, бүләк бирделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: