Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Әхмәт авылы фермеры Фәнис Бакиров Татарстанның иң уңышлы эшләүче йөз эшмәкәре арасына керде. Ул бүген үзенең гаилә фермасында 200 баш ат асрый

    Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2016" бәйгесенә нәтиҗә ясады. Республиканың ел дәвамында иң уңышлы эшләгән йөз эшмәкәре исемлегендә Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров та бар. Шушы көннәрдә Казанда Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан икътисад министры Артем Здунов кулыннан ул җиңүче Дипломын кабул итеп алды. "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" бәйгесе Татарстан...

    Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2016" бәйгесенә нәтиҗә ясады. Республиканың ел дәвамында иң уңышлы эшләгән йөз эшмәкәре исемлегендә Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров та бар. Шушы көннәрдә Казанда Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан икътисад министры Артем Здунов кулыннан ул җиңүче Дипломын кабул итеп алды.

    "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" бәйгесе Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә. Ул йөзлектә беренче һәм соңгы урыннар юк. Бу дәрәҗәле исемлеккә кергән һәр эшмәкәр үзе шөгыльләнә торган өлкәдә уникаль санала. Әлеге бүләккә ия булу эшмәкәрләрнең абруен күтәрә, аларга ышанычны арттыра.

    Әхмәттән Фәнис Бакиров йөзлеккә "Авыл хуҗалыгы" номинациясендә кергән. Республикада бары 15 кеше әлеге номинациядә җиңүгә ирешә алган.

    Фәнис Бакиров гаилә фермасында атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Берничә ел элек ул Башкортстан якларыннан татар-башкорт токымлы 60 баш ат алып кайткан иде. "Гаилә фермасы" дәүләт программасында катнашып ике миллион сумлык грант отуы аңа бу эштә зур ярдәм булды. Бүген инде Фәниснең атлары 200 баштан арткан.

    Әнә ул иркен утарда ефәк ялларын туздырып уйнаклап, коры печән уртлап йөрүче көрән, аксыл һәм безнең өчен ятрак булган, ике як сыртына да ак буйлар сузылган "канатлы" атлар... Башкорсттанның Себер белән чиктәш таулы-урманлы, сазлыклы районнарында, шактый кырыс табигать шартларында үрчетелгән бу елкыларның бездәгеләрдән өстен яклары байтак икән шул.

    -Алар кышкы суыкларга бик чыдамнар,-дип сөйли Фәнис. - Без аларны җәйләүгә иртә яздан алып китәбез, кыш кергәнче йөртәбез. Болар сазлыкта да, урманда да үзләренә азык табып тамакларын туйдырырга җайлашканнар. Ә болай азыклары печән дә сенаж. Фураж бөтенләй ашатмыйбыз. Аларга бүре дә куркыныч түгел, урманда очраган теләсә нинди ерткыч-җанварга каршы торалар.

    Тагын бер отышлы яклары - татар-башкорт атларына чебен, черки, кигәвен кунмый. Бу хайваннарның тәненә канэчкеч бөҗәкләрне качыра торган исле сыеклык бүленеп чыга икән.

    -Кигәвен, черки атлар өстендә болыт кебек эленеп тора, әмма боларның тәннәренә кунмыйлар. Ә көтү көтә торган үзебезнең атка көне буе кигәвеннәргә каршы препаратлар сиптерергә туры килә,-ди фермер.

    Фәнис Бакиров бу бахбайларны нәселле атлар итеп сатар өчен үрчетә. Хәзер дә әллә ничә буаз атын сатып җибәрергә әзер ул. Тик менә безнең табигать шартларында рәхәтләнеп үсә торган шул атларга сорау юк икән.

    Ел саен Фәнис фермасында 100-120 баш колын туа. Шуларның яртысы ана, яртысы ата була икән. Айгырларны инде фермер нигездә иткә сата. Бигрәк тә февраль аенда күпләр казылык ясау өчен тайлар сатып алалар ди.

    Гаилә фермасында атлар карауда өч кеше эшли. Фәргать Бакиров, бертуганнар Әмир һәм Дамир Нуруллиннар - барысы да атларга мөкиббән егетләр. Алар инде бу акыллы малларны тәрбияләү серләрен яхшы беләләр.

    Реклама

    Фәнис атларга азык хәзерләү өчен Чиябаш кырларыннан арендага алган 220 гектар җир биләмәсендә печән, сенаж өчен күпьеллык үлән үстерә. Шулай ук Әхмәт урманының элекке Батаган авылы ягында зур көтүлекләре бар.

    Фермер берара ит өчен дистәләп мөгезле эре терлек тә үрчеткән иде. Хәзер аларның баш санын бераз киметкән. Ат һәм мөгезле эре терлек ите сату өчен Казан Агропромпаркында сәүдә урыны да тота ул.

    Фәнис Бакиров зур булмаган пилмән ясау цехы да ачып җибәргән. Пилмәнне авыл халкы алып бетереп бара икән. Аның әйбәт пилорамы да бар. Әмма соңгы елларда урман диләнкәсе алу кыенлашкан. Пилорам авыл халкы китергән агачтан такта ярдыруда гына эшли хәзер.

    Бүген инде фермерның авыл башында үзе төзегән зур җылы терлекләр корпусы, көпчәкле һәм чылбырлы тракторлары, "КамАЗ"лары, җир эшкәртү, азык хәзерләү агрегатлары бар. Ул биш елдан бирле гаилә фермасына республика программасы нигезендә каты түшәмәле юл салдыру турында да хыяллана.

    Фәнис җаны-тәне белән авыл, табигать кешесе. Ул гомере буе терлек үрчетү эшендә булды. Батаган янындагы буаны арендага алды. Аны узган ел ремонтлатты. Быел яз су белән тутырып балыклар җибәрергә дә уйлый. Авыл халкы шунда килеп кармак салсын дип тырыша ул. Янәшәдә генә умарталыгы да бар. Андагы бал кортлары урмандагы мең дә бер төрле чәчәктән шифалы сут җыя.

    Фәнис Бакировның гаилә фермасын Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да караган иде. Ул Әхмәт егетенең татар-башкорт токымлы атлар үрчетүгә алынуын бик хуплады, Фәниснең хезмәтенә югары бәя бирде.

    Р.S.ТНВ каналыннан бер районда 200 баш ат асраучыны күккә чөеп мактаган тапшыру булган иде. Ә Әхмәт егете Фәнис Бакиров тыйнак кына 200 баштан артык нәселле ат үрчетә әнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: