Әлки районының Әхмәт авылында Авыл бәйрәме гөрләп узды
Үткән атнаның шимбәсендә Кече Чирмешән елгасы буенда әхмәтлеләр гөрләтеп авыл бәйрәме уздырдылар. Ул быел яңа бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр -биюләр белән үтте. Сайлый белгәннәр бабайлар Әхмәткә нигез салучылар яшәү өчен бигрәк җайлы һәм матур урынны сайлаганнар. Авылның ике ягында печәнлекләргә бай биниһая зур болын-үзәннәр, авылга...
Үткән атнаның шимбәсендә Кече Чирмешән елгасы буенда әхмәтлеләр гөрләтеп авыл бәйрәме уздырдылар. Ул быел яңа бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр -биюләр белән үтте.
Сайлый белгәннәр бабайлар
Әхмәткә нигез салучылар яшәү өчен бигрәк җайлы һәм матур урынны сайлаганнар. Авылның ике ягында печәнлекләргә бай биниһая зур болын-үзәннәр, авылга орынып диярлек агып ятучы Кече Чирмешән елгасы, елга аръягыннан ук башланучы иксез-чиксез урманнар. Кайбер авыллар кечерәк бер кыр зурлыгындагы куаклыкка да "әнә безнең урман" дип төртеп күрсәтсәләр, монда инде урман чын-чынлап очсыз-кырыйсыз, ул Нурлат районының Чулпан авылына кадәр барып тоташа. Ә бу урмандагы байлык һәм нигъмәт нәкъ Тукай тасвирлаганча - мулның да мулы. Җәй буе төрледән-төрле җиләге, карлыганы, шомырты, баланы өлгерсә, көзгә халык капчыклап чикләвек җыяр иде.
Аның бит әле газы кергәнче утыны да бик кадерле иде. Йорт хуҗалыгында агач материаллары да гел кирәк булып тора. Ә печәнлекләрен, көтүлекләрен әйткән дә юк. Әхмәт халкы ул яктан муллыкта, рәхәттә яши.
Заманында КамАЗ, Түбән Кама, соңрак Кама Аланы төзелешләренә авыл җиреннән бик күп халык озатылды. Районыбыз авыллары да әнә шул кампанияләрдән шактый зыян күрде. Бу Әхмәткә дә кагылмый калмады, билгеле. Булдыклы, төпле гаиләләр кубарылып туган авылларыннан чыгып киттеләр. Әхмәттә тамыр җибәреп яшәп калучылар исә, таза җитеш тормыш булдырып, авылны яшәтә бирделәр.
Авыл көне биредә яшәүчеләрне дә, читтә тормыш алып баручыларны да бәйрәмгә җыйды. Көне буе аралаштык, дуслык-туганлык хисләрен яңарттык, рәхәтләнеп ял иттек, күңел ачтык.
Мәшәкатен бергә күтәрделәр
Авыл көнен сәнгать үрнәге ясарлык итеп Әхмәт кызы, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әзерләгән. Бәйрәмне алар икәү - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Ринас Шиһапов һәм Рәсимә Гайфуллина - алып бардылар. Ринас та шушы авыл туфрагында аунап, шул Чирмешән суларында коенып үскән егет бит.
Әхмәттә авыл көненең беренче генә үткәрелүе түгел. Бу бәйрәмне әлегә кадәр шулай ук мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр авылдашыбыз Рифкать Билданов оештырып килде. Ә быел бу эшнең бөтен җаваплылыгын Рәсимә ханым үз өстенә алды.
Бәйрәм үткәрү башлангычын күтәреп алып, анда бик теләп үзләреннән өлеш кертүчеләр тагын да булды. Район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин, "Строитель и К" җәмгыяте баш инженеры Әнәс Вәлиуллин зур-зур бүләкләр белән кайттылар. Әхмәт кызы Сәрия һәм аның ире Азат Вәлиевлар баш батырга тәкә бүләк иттеләр. Аларның улы - районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев бәйрәмдә спорт ярышларын, уеннарны оештыруны үз өстенә алды. Ә инде мәдәният бүлеге, күп санлы бүләкләр әзерләү белән бергә, бөтен коллективлары белән диярлек бәйрәмдә концерт белән катнаштылар, халыкны биеттеләр, җырлаттылар.
Быелгы очрашуны үткәрүдә Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова зур ярдәм күрсәтте. Әхмәт авылы халкы да бәйрәмгә әзерлектән читтә калмады. Клуб, китапханә хезмәткәрләре җигүле атлар белән, гармуннар уйнап йорттан-йортка йөреп бүләкләр җыйдылар. Авыл халкы соңрак, монысы үзе бер бәйрәм булды, дип искә алды. Роберт Хәмитов, Фәнис һәм Равил Бакировлар кебек уңган авыл егетләре матди ярдәм дә күрсәттеләр, бәйрәм үтәсе мәйданны хәзерләүдә дә бик булыштылар.
Һәр урамның үз "йөзе"
Алып баручылар авылның тарихы белән дә кыскача таныштырып үттеләр:
-Татарстан Дәүләт архивыннан алынган мәгълүматларга караганда, Әхмәткә 1681 елда нигез салынган. Аның иң беренче кешеләре Свияжск өязе Әхмәт авылыннан күченеп килгән халык булган. Бу вакытта авылда 50 ләп йорт була, 270 кеше яши. Авыл халкы кыргый умарталарның балын җыйган, балык тоту белән шөгыльләнгән. Авыл белән Әхмәт исемле кеше җитәкчелек иткән. Ә хәзерге рус урамы урынында Мироново дип аталган авыл булган, анда рус крепостнойлары яшәгән. Мироновода 25 йортта 261 кеше яшәгән.
Авылның үткәненнән хәзерге чорга кайтып, Әхмәт урамнары хакында кызыклы хикәятләр тыңладык. Рус урамы, Кыр очы урамы, Кабак урамы, Зур урам, Кечкенә урам халкы, аларның тормыш-көнкүреше турында сокланып та, юмор аша да шунда яшәүче Әминә апа Зәйнуллина, Әминә Мостафина, Фәридә апа Таҗиева, Зөлфия Вәлиуллина, Мөнәвәрә Шәвәлиева сөйләделәр. Ә авылның "Утрау"ында (хәзер ул урам бетте инде) яшәгәнннәр күмәкләшеп җыр да башкардылар. Гөлнур апа Хәйбуллина, Зөбәйдә Низамиеваның туган Әхмәтебезгә багышлап язган шигырьләрен дә халык яратып тыңлады. Авылның иң күренекле, булдыклы, үзенчәлекле кешеләренә бәйрәм бүләкләре тапшырылды.
Әхмәтнең иң өлкән кешеләре - апалы-энеле Кәшифә апа Таҗиеваны (92 яшь) һәм Нурәхмәт абый Хәмитовны (88 яшь), яңарак кына гаилә корган Фәргать һәм Фирая Бакировларны, Ленар һәм Алинә Камаловлар гаиләсендә дөньяга килгән иң бәләкәй Әхмәт егете Даниярны изге теләкләр белән авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бакча тутырып аллы-гөлле чәчәкләр үстерүче Алмаз һәм Диләрә Билдановларның йорт-җире авылның иң төзек һәм матур хуҗалыгы дип игълан ителде, алар да бүләккә лаек булды.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк-Көнчыгыш филиалы җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин "Әхмәт" отрядының иң уңган эшчеләреннән берсе - лаеклы ялда булса да хезмәтен дәвам иттерүче Мәүлет Хуҗинга кыйммәтле бүләк тапшырды.
Әхмәтлеләрне бәйрәмнәре белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да килгән иде. Ул халыкны татарча да, русчада тәбрикләп:
-Әхмәт халкы ул үзенә бер - эштә дә батырлар, рәхәтләнеп бәйрәм итә дә беләләр. Чишмә сулары шундыймы, бу авылдан иҗат кешеләре күп чыккан. Бүгенге бәйрәм һәркайсыгызга күңел күтәренкелеге өстәсен, яңа матур эшләргә рухландырсын,-дип үсендерде.
"Әхмәтне сагынып яшибез"
Авылдан читтә яшәп, туган җирне сагынып кайтканнарга да сүз бирелде.
Кама Аланында гомер итүче Рифнур абый Яһудин:
-Без зур гаилә булып авылда үстек. Кызганыч, беребез дә туган нигездә калмады. Әхмәтнең матур табигатен, әйбәт кешеләрен гел сагынып яшибез. Авылыбызның бүген шулай гөрләтеп яшәвенә бик сөенәбез. Шөкер, Әхмәтнең киләчәге өметле,-дип сөйләде.
Югары Әлморзада гомер кичерүче Рафидә апа Шәяхмәтова исә туган авылын ярату хисләрен җырга салып яңгыратты.
Инде бәйрәм мәйданында уеннар, спорт ярышлары башланды. Зур Сабан туен хәтерләтеп, әллә ничә авырлык үлчәмендә татарча көрәш бәйгесе барды. Балалар арасындагы бил алышта тренер Рәмзис Сәлахов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Әхмәт малайлары матур җиңүләргә ирештеләр. Келәмдә әлегә тәүге җиңүләрен яулаучы Фәнил Низамиев, Нияз Сафин, Нияз Әхмәдиев, Раил Шиһапов, Айрат Гыйльфанов киләчәктә оста көрәшләре белән Әхмәтне танытырлар әле.
Кунаклардан баш батыр исемен Алмаз Хәмидуллин алса, Әхмәттә туып-үскән Риназ Гайфуллин авыл бәйрәме тәкәсен җилкәсенә салды. Кичен Риназ бүләк тәкә белән авылдашларын, бәйрәмгә кайткан кунакларны сыйлаган.
Су тулы көянтә-чиләк белән узышуда хатын-кызлар да, ир-атлар да катнашты. Капчык белән сугышу, капчык киеп узышу, йомыркалы кашыкны авызга кабып йөгерү - бу уеннар барысы да шаулап узды. Бала-чага исә көне буе батутта күңел ачты. "Актай" кафесы халыкны тәмле камыр ризыклары, кайнар шашлыклары белән сыйлады. Көне эссе булса да, Чирмешәнле урман буеның җиләс һавасы алҗытмады, арытмады.
Авыл көне туганнарча җылы мохиттә, тыныч һәм ямьле үтте. Төрле сәбәпләр аркасында очрашуга кайта алмый калган авылдашларга исә киләсе Авыл бәйрәмнәрендә исәнлектә күрешергә язсын. Ни генә димә, бер күрешү ул - үзе бер гомер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев