Әлки районының Иске Чаллы җирлегендә узган җыеннарда авыл халкы ферма ачуны сорады
Иске Чаллыда терлекчелек фермасы ябылды, биналары тузып таралганчы малларны тизрәк кайтарасы иде, дип борчыла халык.
Кайберәүләр өчен терлекчелек бердәнбер эш урыны, яшәү чыганагы, диләр алар. Җирлектәге җыеннарда район башлыгы Александр Никошин катнашты. Авыл кешеләре күтәргән күп сорауларга ул шунда ук җавап та бирде.
Иске Чаллы авыл җирлегендә 214 хуҗалык исәпләнә, 614 кеше яши. 350 ләп кеше хезмәт яшендә. Күпләр җирлек территориясендәге савым комплексында, Иске Чаллы фермасында хезмәт куя булган. Комплекста йогышлы чир табылгач, маллар саны киметелгән. Анда хәзер 115 савым сыеры, 445 баш бозау гына калган. Тиздән аларын да алып китеп, комплекс биналарын чистарту, санитар эшкәртү башланачак.
Иске Чаллыда терлекчелек фермасы ачуга исә бернинди чикләүләр дә юк, дип бара ветеринария белгечләре. Җыенда катнашучы халык авыл фермасына янә терлекләр кайтаруны сорап "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә килештеләр. Халыкның мондый теләк-үтенечләрен җәмгыять җитәкчелеге исәпкә алмый калмас. Әнә бит авыл халкы Бибай Чаллысына терлекләр китерүне кирәксенгәч, анда 400 баштан күбрәк сыер асрала башлады. Дистәдән артык кешегә эш урыннары булды.
Авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков узган ел эшләнгәннәргә хисап тотканда биредә халыкны су белән тәэмин итү буенча күләмле эшләр башкарылуы хакында әйтеп узды. Су башнялары ремонтланган, аларга автомат кабызу җайланмалары куелган, насослар алыштырылган. Тагын бер зур шатлыклары: Иске Чаллы авылына яңа суүткәргечләр салуны "Чиста су" республика программасына кертә алганнар. Ул быел эшләнәчәк тә.
Яңа Чаллыда һәм Бибай Чаллысында буалар ясатканнар. Бу эштә аларга Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге "ПМК-Мелиорация" предприятиесе нык ярдәм иткән.
Күп еллардан бирле Иске Чаллы авыл җирлеге халыктан иң күп сөт җыючылар исемлегендә. 624 тонна сөт сатып, алар былтыр да алдынгы булды. Файдасы да күз алдында: сөт тапшыручыларга 10 миллион 608 мең сум акча өләшенгән.
Иске Чаллыдагы җыелышта бер абзый урыныннан торып:
-Мин авылыбыз фельдшеры Энҗе Шәмсетдиновага бар халык исеменнән рәхмәт әйтәм. Ул хезмәтен намус белән башкара,-диде.
Фельдшер атнаның ике көнендә Бибай Чаллысы халкына да медицина хезмәте күрсәтә икән.
Ә менә Яңа Чаллы авылында, киресенчә, халык фельдшер булмауга зар белдерде. Анда Үргәгар авылы фельдшеры Венера Садыйкова атнага ике көн килеп эшли. Әмма медпункт бинасы салкын, хәтта укол ясарлык та түгел, диләр. Бу проблема хәл итү өчен районның баш табибына юлланды.
Бер агай "подстанциягә шылтырата алмыйм, бик озак "көтегез" дип автомат кына җавап бирә", дип зарланды. Әлеге мәсьәләгә җаваплы хезмәтләр
аша ачыклык кертеләчәк.
Яңа Чаллыда яшәүчеләр кибет эшеннән дә канәгать түгел. Төгәлрәге, кибет бинасы иске, салкын икән. Шулай ук халык урам юлларын ясатуны сорады. Бу эшләр өлешчә үзара салым хисабына һәм район ярдәме белән башкарылыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев