Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Иске Салман авылы фермеры Радик Насыйбуллин республика бәйгесенең “Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы” номинациясендә җиңү яулады

    Иске Салман авылыннан Радик Насыйбуллин 2017 ел нәтиҗәләре буенча республика бәйгесенең "Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы" номинациясендә җиңү яулады.

    Аңа Диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырдылар. Бүләкләү 21 ноябрьдә районда узган республика зона семинар-киңәшмәсендә булды.

    Радик Насыйбуллинның гаилә фермасында 41 баш мөгезле эре терлек, шуларның 24 е - савым сыерлары. Радик хуҗалыгында байтак еллардан бирле күпләп терлек асрый, ә 2015 елдан эшчәнлеген фермер буларак дәвам итә.

    Реклама

    Насыйбуллиннар - эшчән һәм тату, зур гаилә. Яшь кенә булсалар да, Радик белән Эльвира инде биш бала үстерәләр. Күптән түгел алар яңа өй дә салып керделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: