Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Ташбилге авылында сөенеч: быел инде өч бәби туган. +ФОТО

Ташбилге авыл җирлеге белән хәзер яңа башлык - Рәмзил Әхмәдиев җитәкчелек итә.

Җиңелләрдән булмаган әлеге вазыйфаны ул үзенең остазы һәм әнисе - өч дистә елдан артык җирле үзидарәдә эшләгән, шуның 12 елында җирлек башлыгы булып уңышлы хезмәт иткән Хәрирә Әхмәдиевадан кабул итеп алды. Авыл халкы яшь җитәкчегә ышаныч белән карый, аңа зур өметләр баглый.

Әле яшь булса да, Рәмзил Фәргать улы үзенең эшлеклелеген, булдыклылыгын күрсәтеп өлгерде инде. Берничә ел элек ул районда беренчеләрдән булып Ташбилгедә гаилә фермасы төзеде, анда мөгезле эре терлекләр санын алты дистәгә җиткерде.

Ташбилге авылы җыенында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова да яшь җитәкченең җирлек башлыгы вазыйфасына зур җаваплылык белән алынуын билгеләп үтте.

-Районның авыл җирлекләре рейтингында Ташбилге гел алдынгы урыннарны биләп бара. Алга таба да позициягездән чигенмичә, уңышлы эшләүче авыллар рәтендә калсагыз иде,-диде ул, җирлек советы эшенә әйбәт бәя биреп.

Әйе, биредә тырыш, уңган халык яши. Җирлек составына керүче Ташбилге һәм Урта Биктимер авылларында көн күрүче 470 кешенең байтагы "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятендә, "Карга" терлекчелек комплексында хезмәт куялар. Агрохолдингның Көнбатыш Әлки филиалы 5 нче отряды җитәкчесе Илгиз Насыйбуллин әйтүенчә, Ташбилге механизаторлары үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, хуҗалыкта чәчү, урып-җыю эшләре һәм башка агрочаралар үзвакытында үткәрелә, әле күршеләргә дә булышалар.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның авылдагы терлек симертү фермасында да эшче кулларга кытлык юк иде. Тик малларда туберкулез чире табылу аркасында ферманы вакытлыча ябарга туры килгән.

Ташбилгелеләр шәхси хуҗалыкларында да терлек-туарны күпләп асрый. Бу җирлек сөт тапшыру буенча гел алдынгылар рәтендә. Әйтик, былтыр авыл халкы 547 тонна сөт сатып (бер сыерга уртача 4928 кг), 9 миллион 299 мең сумнан артык акча эшләгән. Бүген биредә 50 гаилә үзләреннән арткан сөтне кулланучыларга тапшыралар.

Дәүләт программаларыннан да иң актив файдаланучы авыл бу. Бүген монда симертүдәге мөгезле эре терлекләр, савым сыерлары һәм атлар асраучы 3 гаилә фермасы эшли. Тагын өч гаилә, хуҗалыкларындагы савым сыерларын сигез башка җиткереп, мини-фермалар булдырганнар, дәүләттән 200 әр мең сум субсидия алганнар. Җирлек башлыгы Рәмзил Әхмәдиев әйтүенчә, әле тагын 5 гаилә шундый кечкенә фермалар төзергә ниятлиләр икән.

Җыенда мал-туар асрау турында сүз чыккач, берничә кеше: "Авыл көтүенә үгез җибәрәсе иде", дигән мәсьәләне кузгатты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитовның бу сорауга җавабы катгый һәм икеләнергә урын калдырмаслык булды.

-Үгез - кичәге көн ул. Бүген аңа алмашка заманча технологияләр килде,-ди Идрис Габдрахманович. -Колхозлар авылларда нәселле үгезләр тоттылар. Әмма аларны асрау бик кыйммәткә - көненә 150 сумга төшә. Ә үзебезнең шартларда үскән гади үгезне һич кенә дә көтүгә җибәрергә ярамый. "Кызыл Шәрык-Агро"да моңа юл куймаячак. Чөнки мондый үгезләр төрле йогышлы авырулар тараталар. Сыерларда бүген бик еш очраучы лейкоз, тагын да хәтәррәге - гематология чирләре нигездә әнә шул үгезләр аркасында тарала. Ни аяныч, сезнең җирлектә дә терлекләрнең күбесе лейкоз белән зарарланган. Аңлашыла ки, без бүген көтүдә үгез булдыру түгел, бары малларны ясалма орлыкландыру ысулын гына алга сөрергә тиешбез.

Җыенда урамнарны яктырту (бу эш тулысынча башкарылган инде), су белән тәэмин итү, агачлар утырту, авылларны тәртиптә тоту, чисталыкны саклау, юлларны карап тору, террорлыкка юл куймау, үзара салым (биредә халык аны үзвакытында түләп бара), Актай елгасы аша күперне ремонтлау, үзешчән сәнгать, спорт ярышлары оештыру, ветераннарны хөрмәтләү һәм авыл тормышына кагылышлы башка бик күп мәсьәләләр хакында сүз булды. Авыл җитәкчеләре һәм район вәкилләре халыкның төрле сорауларына җавап бирделәр.

-Тудыру бүлеге ремонттан соң кайчанрак ачылыр икән?-дигән сорау исә мәдәният йортының тамаша залы тулы халыкны да, районнан килгән вәкилләрне дә җанландырып, сөендереп җибәрде.

-Август ахыры-сентябрь башларында тудыру бүлегендә ремонтны төгәлләп, бәби көтүче хатыннарны кабул итә башларбыз дип торабыз,-дип җаваплады район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев.

Узган ел җирлектә өч бала туган, сигез кеше бакыйлыкка күчкән. Ә быелның ике аенда инде Ташбилгедә туган өч бәби дөньяга килгән. Моңа ничек сөенмисең?! Тудыру бүлеге турындагы сорау да очраклы түгел, авылда бәби көтүчеләр тагын бар икән.

Кызганыч, Ташбилге мәктәбе башлангычка калды. Анда бүген 10 бала укый. Базарлы Матак урта мәктәбенә йөреп - 12 укучы, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә 23 укучы белем ала. Җыенга әлеге мәктәп директоры Луиза Абдрахманова һәм гимназия директоры урынбасары Лилия Сафина да килгәннәр иде. Алар Ташбилге балаларының тырышып укуы, дәресләр калдырмавы, эш сөючәнлеге хакында сөйләп халыкны шатландырдылар, байтак әти-әниләргә Рәхмәт хатлары да тапшырдылар.

Ташбилгенең үз талантлары әзерләгән концерт белән башланып киткән җыен иң уңган-булганнарны хөрмәтләү белән төгәлләнде. Иң күп сөт тапшыручыларга, юбилярларга, үзешчән сәнгатьтә, спортта актив катнашучыларга, гомумән, ярты авылга диярлек сәхнә түренә чакырып бүләкләр тапшырылды. Үз авыллары өчен янып-көеп йөрүчеләрне күрәләр, бәялиләр шул биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев