Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Түбән Әлки авылында яшәүчеләр проблемаларының хәл ителәсенә ышаналар

    Түбән Әлки җирлегендә августта булган җыен район башлыгы Александр Никошин һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин белән Александр Сидякин катнашында башланып китте. Мөгаен, шуңадыр, президиумдагыларга шактый гына сораулар бирделәр әлкилеләр. Җирлек башлыгы Мансур Галиуллин үз чыгышында авыл халкының активлыгын билгеләп үтте: ел башыннан җирлек советына төрле мөрәҗәгатьләр белән 454...

    Түбән Әлки җирлегендә августта булган җыен район башлыгы Александр Никошин һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин белән Александр Сидякин катнашында башланып китте. Мөгаен, шуңадыр, президиумдагыларга шактый гына сораулар бирделәр әлкилеләр.

    Җирлек башлыгы Мансур Галиуллин үз чыгышында авыл халкының активлыгын билгеләп үтте: ел башыннан җирлек советына төрле мөрәҗәгатьләр белән 454 кеше килгән!

    Түбән Әлки көчле, аягында нык басып торучы предприятиеләре булган җирлек. Авыл хуҗалыгы җирләренең төп өлешен "Яшь көч" җәмгыяте эшкәртә. "Кызыл Шәрык-Агро" составына Урта Әлки белән Татар Суксуы авыллары керә. Биредә "Ремтехсервис" җәмгыяте, бертуган Шәйхетдиновларның киң профильле предприятиесе, 2 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм бюджет оешмалары да бар бит әле. Шулай булгач, авыл халкына эш җитәрлек дигән сүз. Бу урында демографиягә кагылышлы берничә сан китереп үтү дөрес булыр: Түбән Әлки җирлегенә кергән 4 авылда 1290 кеше исәпләнә. Аларның 440 ы - пенсионерлар, 130 ы мәктәп яшендәге һәм 81 е кечкенә балалар, эш яшендәгеләр 550 кеше. Беренче карашка әйбәт кебек, әмма, Мансур Галиуллин билгеләп үткәнчә, халык картая, ярты елда 4 авылга нибары 1 бала туу, 5 кешенең үлүе - моны раслаучы күңелсез фактлар. "Халыкның яртысы пенсионерлар, аларның да 157 се 70 яшьтән, 47 се - 80 яшьтән олы,"-диде җирлек башлыгы.

    Ул әлкилеләрнең үз хуҗалыкларында 230 баш сыер асрап, ярты елда сөт тапшырудан 5 миллион 373 мең сум акча эшләп алуларын әйтте. Биредә гаилә фермалары да уңышлы эшли: Әсхәт Хәйруллинда 30 дан артык, Денис Сәлаховта 8 баш, Рөстәм Саттаров, Фикрәт Гыйниятуллин, Фәннур Сәлахов, Фидаил Хәйбуллин, Фәнис Шәрипов йортында бишәр баш сыер асрала. Урта Әлки һәм Татар Суксуында яшәүчеләр шәхси хуҗалыкларында елдан-ел күбрәк мөгезле эре терлек асрыйлар. Билгеле, бу хуҗалар дәүләт ярдәменнән дә бик рәхәтләнеп файдаланалар.

    Халыкның мул тормыш белән яшәве авылның йөзендә чагыла: ел саен яңа йортлар төзелә, узган елда әлкилеләр 18 җиңел автомобиль сатып алган. Социаль мәсьәләләр дә уңай хәл ителә: җирлектә 8 кибет, 3 фельдшер-акушерлык пункты, 3 клуб эшли. Бик күпләр үзешчән сәнгать, спорт белән шөгыльләнәләр. Чынлап та, авылда бүген бөтен шартлар бар, иренмәсәң, эш сөйсәң, рәхәттә яшәргә була.

    Әмма проблемалар да юк түгел икән. Аларын җыенда катнашучылар район җитәкчесе Александр Никошинга, Дәүләт Думасы депутатларына, "Яшь көч" җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитовка, җирлек башлыгына яудырдылар гына. Һәм күбесенә җавап, "хәл итәрбез", "булыр, ясарбыз" кебек вәгъдәләр ишеттеләр. Әйтик, кайбер урамнарда юллар бик пычрак, җимерек икән, аларны үзара йөкләнгән салым акчасына ремонтларбыз, диде Мансур Галиуллин. Гомумән, аңа авылдашларыннан шактый дәгъва, ризасызлык ишетергә туры килде. Һәм барысына да аңлатма, җавап бирде ул.

    Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга авылдагы күперне үтеп йөрерлек итәсе иде, дип мөрәҗәгать иттеләр.

    -Хәтерлисездер, аны баштан ук БАМ (большой алькеевский мост) дип атаган иделәр. Артык зур булып чыкты ул, биек булды. Әмма аны алыштыру өчен 150 миллион сум акча кирәк булачак,-дип, үзенең генә шундый эшкә алынмасын сиздерде депутат. Ә район башлыгы Александр Никошин, күптән түгел отып алынган грант акчаларын тотып, күперне төзәтергә вәгъдә бирде.

    -Дивиденд бирәсез, рәхмәт. Төрле культура бөртеге була, шул исәптән арыш. Ә бит аны терлек тә, кош-корт та ашамый. Бодайга алыштырып булмасмы?-дип сорады берәү.

    Реклама

    -Арыш - беркайчан сынатмый торган үсемлек, без аны һәрчак игәчәкбез. Нәрсә чәчәбез, шуның уңышыннан өлеш чыгарабыз шул инде,-диде Айрат Хәйруллин. Ул "КШ-Агро"да эшләп тә, хезмәт хакларын ала алмаган шоферларга тиз арада акча түләргә ышандырды.

    "Яшь көч" җитәкчесе Фәнис Хәмитовның чыгышы оптимистлык белән сугарылган иде:

    -Бездә печәне, салам, арпа, солы, бодае - барысы да бар. Килегез, бирәбез,-диде ул. Үзенең җир паен "Яшь көч"кә тапшырган берәү:

    -Ни өчен минем җир пае турындагы таныклыкка "изъят" дип яздыгыз?-дип төпченде. Бу сорауга рәсми җавапны газета аша бирергә кушылды. "Яшь-Көч" җәмгыяте директоры Фәнис Хәмитовтан алынган җавап мондый:

    "2003 елда "Яшь көч" колхозы пайчылары җыенында җир паегызны яңа оешкан "Яшь көч" кооперативына тапшырдыгыз. Шулай итеп, сезнең ул пайга хокукыгыз бетте. Менә шуңа күрә "Росреестр" идарәсендә таныклыкка "изъято" дигән тамга салынган".

    Бу җавапның дөреслеген милек һәм җир палатасы рәисе Владимир Петров та раслады.

    Җыелышта үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Эллада Плаксинадан:

    -Сездә дәваланырга туры килде. Йөрәгемне тикшерү өчен холтер куйдылар, моның өчен акча түләттеләр. Бу дөресме?- дип сорадылар. Җавапны газета аша бирергә кушылды. Әмма әлегә редакциягә кермәде ул.

    Гомумән, Түбән Әлкидә үткән җыен шактый киеренке, шау-шулы булды. Әмма шунысы әйбәт, кешеләр, куенда таш йөрткәнче диптер, үзләрен борчыганны әйтә, җитәкчеләр колагына җиткерә белделәр. Димәк, күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителәсенә ышаналар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: