Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Юхмачы урта мәктәбе укытучысы Галина Москвина Татарстан халыкларының III съездында делегат булып катнаша

    22 апрельдә Казанда узачак Татарстан халыкларының III съездына республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 700 делегат сайланган.

    Әлеге форумда районыбыздан алты вәкил катнашачак. Алар район Иҗтимагый советының март аенда үткән утырышында сайланды. Делегат мандатына ия булучылар арасында Юхмачы урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галина Москвина да бар.
    Галина Москвина Юхмачыда туып үскән. Менә 18 ел инде туган авылы мәктәбендә балаларга белем бирә. Ул - үз эшенең чын остасы, укучыларның яраткан мөгаллиме. Галина Алек-сандровна берничә ел элек "Безнең иң яхшы укытучы" Татарстан грантына ия булган иде. Ә быел ул "Ел укытучысы" мактаулы исемен алды.
    Шушы арада без Галина Александровна белән очрашып, съездга әзерләнгәндә аның нинди хис-тойгылар кичерүе хакында белеш-тек. Билгеле, милләтара мөнәсәбәтләр хакында да сүз алып бардык. Татарстан ха-лыклары съезды делегаты менә нәрсәләр бәян итте:
    -Мин интернациональ гаиләдә үстем. Әнием чуаш, әтием рус милләтеннән. Тулаем илебез кебек үк, безнең авылыбыз да күпмилләтле. Кечкенәдән минем дус кызларым арасында руслар да, татарлар да, чуашлар да бар иде. Без беркайчан арабызда бернинди аермалыклар сизмәдек, һәммәбез дә бердәй идек. Ә төрле халыкларның милли традицияләре һәм гореф-гадәтләре безне рухи яктан баетты. Минем фикеремчә, дәүләтебезнең көче, куәте дә аның күпмилләтлелегендә, һәр халыкның үз үзенчәлеге булуда.
    Мәктәпне тәмамлагач, мин Чабаксар шәһәрендәге көллияткә укырга кердем. Биредә бик әйбәт чуаш кызлары белән дуслаштым. Тормышымдагы катлаулы мизгелләрдә алар миңа бик ярдәм иттеләр. Аннан соң мин Тәтеш педагогика училищесында белем алдым. Анда күршебездә генә элекке СССРның Урта Азия республикасыннан качаклар гаиләсе яшәде. Без бик тиз дуслаштык, бер-беребезнең тормышы һәм көнкүреше, бәйрәмнәре, йолалары хакында белү кызык иде.
    Казан педагогика университетында укыганда да әйләнә-тирәмдә гел төрле милләт вәкилләре булды. Без аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшәдек. Бу урында ирексездән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигыре искә төшә: "Рус белән гомер кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Һич бетәрме тарихи бу бергәлек…"
    Тарих укытучысы буларак та мин һәр көнне укучыларыма туган илебез өчен горурлык, олы һәм кече Ватаныбызга, анда яшәүче кешеләргә карата ярату, хөрмәт хисе җиткерергә тырышам. Аларда толерантлык, ягъни башка милләт халыкларына ихтирамлы, түземле мөнәсәбәт тәрбияләргә омтылам. Безнең коллективта да татарлар һәм руслар, чуашлар, марилар, бүтән милләт вәкилләре хезмәт куя, һәм үзара хөрмәт, дуслык хөкем сөрә.
    Тулаем республикадагы кебек үк, безнең районда да төрле халыклар диаспоралары булдырылды. Мин рус диаспорасы әгъзасы булып торам. Ул рус халкының мирасын, тарихын саклау һәм үстерү максатында булдырылды. Татарстанда бу юнәлештә зур эш алып барыла. Туган якны өйрәнү буенча материаллар туплана, төрле конкурслар үткәрелә, энциклопедияләр эшләнә. Белгәнебезчә, бүген районыбыз энциклопедиясен булдыру өчен күпкырлы эш алып барыла.
    Бөек Ватан сугышы тарихын искә төшерик. Илебез язмышы хәл ителгән ул чорда төрле милләт халыклары иңгә-иң куеп Ватаныбызны якладылар. Күптән түгел телеэкраннарга халык җыйган акчага төшерелгән "Егерме сигез панфиловчы" дигән фильм чыкты. Бу фильмдагы бер гыйбарәне мин укучыларыма әледән-әле кабатлыйм. Анда рус милләтеннән булган бер сугышчы янәшәсендәге казахка әйтә, руслар белән сугышуның ни икәнен күрсәтәбез хәзер фашистларга, ди. Мин бит казах, ди тегесе. "Ә нәрсә, казах рус түгелмени?",-дип җавап бирә сугышчы.
    Без барыбыз да россиялеләр, без һәммәбез бер ил балалары. Һәм әлеге гыйбарә символик мәгънәгә ия. Татарстанда төрле халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен, телләрен, диннәрен саклауга зур әһәмият бирелә. Һәм бу бик сөенечле.
    Күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә булган коточкыч вакыйга - теракт уңаеннан да без илебез халкының ничек бердәм булуына тагын бер кат инандык.
    Татарстан халыклары съездында катнашу - минем өчен зур мәртәбә. Анда рес-публикабызда һәм Россиядәге милләтләр һәм халыкларны берләштерү, аларның телләрен, мәдәниятларын саклау, милләтара дуслыкны ныгыту турында сүз алып барылыр һәм мөһим карарлар кабул ителер дип уйлыйм.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: