Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Юхмачы ветеринария участогы коллективы авыл халкының ышанычын казанады

    Терлек-туары авырып китсә, авыл кешесенең тынычлыгы югала инде.

    Әнә Чиябашта яшәүче Илдус Гайфуллин гаиләсе дә хафага төшкән - таналары бозаулый алмый интегә икән. Алар тизрәк ярдәм сорап Юхмачыдагы ветеринария участогына мөрәҗәгать иткәннәр.

    Юхмачы участогыннан ветеринария табибы Рамил Төхвәтуллин һәм ветеринария белгече Рамилә Нотфуллина сәгате-минуты белән ярдәмгә килеп җитәләр. Тананың бозавы бик зур булган. Беренче тапкыр бозаулаучы яшь мал соңгы көченә җәфаланганда аңа табиблар булыша. Һәм, ниһаять, барысы да әйбәт тәмамлана. Исән-имин "бәбидән" котылган тана инде аягына басарга азапланган бозавын куанып ялый да башлый. Гаиләнең табибларга кат-кат рәхмәт яудырулары да аңлашыла. Йортыңдагы малың имгәнеп калса яисә үлеп үк китсә, нинди югалту булыр иде бит.

    Юхмачыдагы ветеринария белгечләренең бу якта яшәүче авыллар халкына шундый ярдәмнәре күп тигән инде.

    Биредә нәкъ ике ел элек модульле ветеринария участок пункты ачылды. Моңа кадәр алар ПМК-Мелиорация бинасында 9 квадрат метрлы бер бүлмәдә эшләделәр. Участок җитәкчесе Шамил Төхвәтуллин әйтүенчә, эш өчен кирәкле җиһазларның, төрле препаратларның күбесен аңа өендә сакларга туры килгән.

    Ә яңа бинада дәвалау җиһазларына да, даруларга да урын җитәрлек. Участокта эт-мәчеләрне дәвалау, аларга операцияләр ясау өчен аерым бүлмә дә бар.

    Шуны да әйтеп үтик, Юхмачыда мал-туарлар өчен дәваханә узган гасырның 50нче елларында ук эшли башлаган. Үз эшенең чын остасы булган белгеч - Россия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы Александр Яковлевны хәтерләүчеләр бар әле.

    Хәзер ветеринария участогы биш җирлеккә кергән 12 авыл халкының терлекләренә профилактика һәм дәвалау чаралары үткәреп тора. Ә маллар саны байтак җыела. Әйтик, шушы авылларда мөгезле эре терлекләр 1100 баш һәм шулкадәр үк сарык-кәҗә, 174 дуңгыз, 300 баштан артык ат исәпләнә. Моңа өстәп тагын участок Юхмачы сөтчелек комплексы терлекләренә хезмәт күрсәтә. Анда маллар саны 4 мең баштан артык. Комплексның Югары Әлморзада, Иске Әнҗерәдә, Борискинодагы маллары да (барысы 2 мең баштан артык) алар карамагында.

    Реклама

    Участокта бүген 4 хезмәткәр эшли. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин тырышлыгы белән бирегә ике штат өстәлгән иде. Участок җитәкчесе Шамил Касыймовичның улы Рамил белән килене Энҗе Казан ветеринария академиясен тәмамлап эшкә кайттылар. Яшь белгечләргә өч ел дәвамында хезмәт хакына 10 ар мең сум өстәп түләнә. Авыл өчен бик кирәкле белгечләрне тораклы итү буенча республика программасы да ярап куя - өй җиткереп керәләр.

    Югары белемле ветеринария табиблары академиядә алган белемнәрен практикада киң һәм оста кулланалар. Мал-туарны дәвалау белән бергә, этләргә-мәчеләргә дә ярдәм күрсәтәләр, операцияләр ясыйлар.

    Ә бит йорттагы эт-мәче бик еш имгәнә, җәрәхәтләр ала икән. Алар я үзара сугышып, я булмаса койма аша сикергәндә зыян күрәләр. Транспорт астында калып яралану очраклары да күп була ди. Эт һәм мәчеләрне арулату өчен операциягә алып килүчеләр дә күп икән.

    Бу көннәрдә участок белгечләре шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә котыру чиренә каршы вакцина ясау белән шөгыльләнәләр. Инде тугыз авылдагы терлекләргә әлеге прививка уколын кадап чыкканнар. Алдагы берничә көндә калган өч авылда да эшне башкарып бетерәбез дип торалар.

    Аннары сөтчелек комплексындагы малларга туберкулезга каршы профилактика чаралары үткәрү башлана. Кыскасы, монда эшләр бер дә бетеп тормый. Җәй айларында халыктагы терлекләрне нодуляр дерматитка каршы вакциналаганнар иде.

    Юхмачы участогында терлекләрне ясалма орлыкландыру эше дә районда иң яхшылардан. Биредә бит технолог булып Рамилә Нотфуллина эшли. Ә ул Россия Федерациясенең атказанган ... технологы Рәхимулла Гатыйпов кызы. 2002 елда Рәхимулла абый "Заветы Ильича" колхозыннан лаеклы ялга киткәндә бу катлаулы эшнең нечкәлекләрен, серләрен кызына өйрәтеп калдыра. Рамилә шул вакыттан бирле әлеге четерекле хезмәтне зур җаваплылык хисе белән башкара. Ул Юхмачы авыл җирлеге терлекләренә генә хезмәт күрсәтергә тиеш. Әмма аңа Әхмәт, Югары һәм Түбәән Кәчи, Апак, хәтта Ульян өлкәсе авылларыннан да мөрәҗәгать итәләр икән. Рамилә үзе:

    - Терлекләрне ясалма орлыкландыруның билгеле бер эш сәгатьләре дә, ялы да юк. Бер көнне авылдашымның юбилеенда утырам. Күрше авылдан шылтыраталар: зинһар, килегез, сыерны орлыкландырырга вакыт, диләр. Нишлисең, бәйрәмне калдырып китеп бардым, - дип елмаеп сөйли.

    Рамилә быел инде 70 тән артык сыерны ясалма орлыкландырган. Орлыкларын да, азотын да Чистайдан вакытында китереп торалар, ди.

    Соңгы елларда районда малларны ясалма орлыкландыру эше шактый яхшырды. Көтүдә үгез йөртү - иске заман инде, ди ветеринарлар. Иң хәвефлесе - үгез ул куркыныч чир таратучы да. Әйтик, берничә ел элек лейкоз авыруы нәкъ менә үгезләр аша сыерлар арасында киң таралды. Кайсы авыл халкы терлекләрен ясалма орлыкландыруга өстенлек бирә, анда йогышлы лейкоз чире дә азрак тарала дигән сүз.

    Ветеринария малларны гына түгел, бөтен кешелекне дәвалый, дигән гыйбәрә яши. Әйе, ветеринария белгечләре мал-туарны әле тегендә, әле монда баш калкыткан, терлекләр өчен гаять куркыныч булган йогышлы чирләрдән саклыйлар. Шул рәвешле алар кешеләр иминлеген дә тәэмин итәләр. Шуңа да республикабызда алар хезмәтенә игътибар да, ярдәм дә күрсәтелә. Юхмачы ветеринария участогы коллективы исә, үз хезмәтен профессиональ югарылыкта башкарып, авыл халкының ышанычын казанган, терлекчелек комплексының алыштыргысыз белгечләренә әйләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: