Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлкидә туристларны кызыктырырлык урыннар күп

    Районыбыздагы тарихи һәйкәлләрне күрер өчен тиздән безгә якын-тирәдән генә түгел, Россиядән һәм чит илләрдән дә килә башларлар кебек. Һәрхәлдә, Татарстандагы туристлык маршрутларының берсенә Әлкине дә кертү турында сүз бара. Әнә шул максатта районда бер төркем галимнәр, тарихчылар эшләде. Җәй башында районыбызда республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның булып...

    Районыбыздагы тарихи һәйкәлләрне күрер өчен тиздән безгә якын-тирәдән генә түгел, Россиядән һәм чит илләрдән дә килә башларлар кебек. Һәрхәлдә, Татарстандагы туристлык маршрутларының берсенә Әлкине дә кертү турында сүз бара. Әнә шул максатта районда бер төркем галимнәр, тарихчылар эшләде.

    Җәй башында районыбызда республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның булып китүе, аның Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеен һәм тарихи һәйкәлләрне каравы хакында хәбәр иткән идек инде. Ә август аеннан бирле районда бер төркем галимнәр эшләде. Алар арасында Татарстан Фәннәр академиясенең археология институты директоры Айрат Ситдиков, әлеге институтның өлкән фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин, "Болгар" тарих-археология музей-тыюлыгы фәнни хезмәткәре Илшат Мөхәммәтшин бар.

    Галимнәрнең районыбызда нинди эшләр белән мәшгуль булуы хакында Җәмил Мөхәммәтшин белән сөйләшеп утырдык.

    -Без Әлки районы авылларының, аерым алганда Базарлы Матакның тарихын өйрәнәбез, -ди Җәмил Габдрәхим улы. - Безне бигрәк тә аларның Болгар дәүләте һәм Алтын Урда ханлыгы чорындагы яшәеше, шуннан сакланып калган тарихи һәйкәлләр кызыксындыра. Ә бөтен бу хезмәтләребезнең максаты - Әлки районының туристлар өчен ни дәрәҗәдә кызыклы һәм әһәмиятле булуын ачыклау.

    Авыллар тарихын өйрәнү барышында тупланган мәгълүматларга нигезләнеп, галимнәр бу мәсьәләдә үз тәкъдимнәрен әйтәчәк. Әлеге тарихи эзләнүләр буенча декабрь аенда районда фәнни-гамәли конференция дә үткәререгә ниятләп торабыз, ди әңгәмәдәшем. Күп тарихчы галимнәр катнашындагы әлеге чара укучылар һәм укытучылар, хәер, барлык әлкилеләр өчен кызыклы да, файдалы да булыр иде, билгеле. Төрле министрлыклар Әлки районы авылларының тарихы һәм бүгенгесе турындагы мәгълүматлар белән буклетлар да чыгарачак ди.

    -Җәмил Гадрәхимович, безнең район туристларны нинди тарихи урыннары белән җәлеп итә ала дип исәплисез?

    -Алдарак әйтеп киткәнемчә, бу төбәктәге авыллар тарихының иң кызыклы чоры - Болгар һәм Алтын Урда дәүләтләре хакимлек иткән вакыт, ягъни 10-15 нче гасырлар аралыгы. Биредә дәүләтчелек барлыкка килү, Болгарның Ислам динен кабул итүе, исламның дәүләт дине буларак формалашуы - болар хакында өйрәнәсе тарихи материаллар әле бик күп.

    Әлки районы тарихи һәйкәлләргә гаять бай. Бу төбәк бит - борынгы Болгар дәүләте җирләре. Ә Идел буе Болгарстаны бик алга киткән, куәтле, бай дәүләт була. Анда төрле фәннәр зур үсеш ала. Шул чорның язма чыганакларыннан күренгәнчә, Болгарны мең шәһәр иле дип атаганнар. Иң зур булып саналган Биләр һәм Болгар шәһәрләре үзләренең мәйданы һәм халык саны буенча шул чордагы Лондон, Киев, Париж, Новгород кебек калалардан өстен була. Әйтик, Болгарның Парижга караганда өч тапкыр зуррак булуы билгеле.

    Реклама

    Галим тагын шундый кызыклы мәгълүматлар бәян итте:

    -Ә Болгар һәм Биләр шәһәрләрен тоташтыручы -Нохрат каласы була,-ди ул. - Куәтле дәүләтнең ике башкаласы арасындагы юл Нохрат һәм хәзерге Базарлы Матак аша үтә. Нохратның бик дәү һәм матур шәһәр булганлыгы мәгълүм. Бу бик зур әһәмияткә ия тарихи һәйкәл. Аннан соң, туристлык маршруты өчен мөһим булган тагын бер үзенчәлек - Нохрат табигатьнең бик гүзәл почмагына урнашкан. Ул тау башында тора, урманы да, суы да бар, олы юлга да якын. Биредә туристларга ял итү өчен дә мөмкинлекләр бар дигән сүз.

    Тагын бер тарихи һәйкәл - Төгәлбәй авылы янында, Бизнә елгасы башланган җирдә урнашкан Калабаш исә кечерәк шәһәр булган.

    Иске Камка, Татар Борнае, Иске Салман, Кошки янындагы Красный Ключ - шулай ук туристларда кызыксыну уятырлык археология һәйкәлләре. Әлеге урыннарда Болгар дәверендә шәһәрләр гөрләп торган. Билгеле, аларда халык күпме вакыт яшәгәнен, ни дәрәҗәдә актив эшчәнлек алып барганын ачыклау өчен археологик казу эшләре алып бару зарур. Бер сүз белән әйткәндә, тарихчыларга биредә эш җитәрлек.

    -Җәмил Габдрәхимович, республикада шактый күп туристлык маршрутлары эшләнүе мәгълүм. Безнең район аларның кайсына керер икән?

    -"Көмеш дуга" дип аталган туристлык маршруты моннан дистә ел тирәсе элек үк эшләнгән иде. Туристлар зур дуга буйлап узачак дип күздә тотылды, республика картасында ул дага кебек тә күренә. Әлеге маршрут Болгар-Сувар-Биләр-Юкәтау (Чистай районы) шәһәрлекләре буйлап үтә. Әмма ул чагында бу проект тормышка ашырылмый торды. Бу туристлар өчен инфраструктура объектларының җитәрлек булмавы, аерым алганда, кунакханәләр юклыгы белән дә бәйле иде. (Дөрес, Болгар музей-тыюлыгы бүген инде ел әйләнәсе туристлар кабул итә. Узган ел анда 370 мең кеше булып киткән). Хәзер исә күп мәсьәләләр хәл ителде. Болгарда бүген Ислам академиясе һәм "Кол Гали" кунакханәсе төзелеп ята. Бу ике объектның файдалануга тапшырылуы "Көмеш дуга" туристлык маршрутының эшләп китүе өчен гаять әһәмиятле булачак. 292 кешегә исәпләнгән, спа-комплексы, бассейны булган заманча кунакханә киләсе елда инде ишекләрен ачар дип көтелә.

    Безнең күзаллау буенча, "Көмеш дуга" маршрутының үзәгендә Нохрат шәһәрлеге һәм Базарлы Матак булачак. Димәк, туристлар Әлки районындагы күп тарихи һәйкәлләр белән таныша, шул ук вакытта ял да итә алачак. Әлбәттә, моның өчен инфраструктураның, юлларның тиешле дәрәҗәдә булуы зарур,-ди Җәмил Мөхаммәтшин.

    Районга туристлар килүнең отышлы яклары бихисап, билгеле. Бу районыбызның икътисадын үстерүгә дә йогынты ясамый калмас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: