Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Марат Әхмәтов: “Иң мөһиме – авыл кешесенә әйбәт хезмәт хакы түләү”

    Үткән атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында журналистлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быелгы урып-җыю эшләренең беренче нәтиҗәләре белән таныштырды, аннары журналистлар белән эчкерсез әңгәмә корды, аларның күп сорауларына җавап бирде.

    Марат Готыф улы әлеге очрашуга журналистларның күп килүен каләм ияләренең авыл хуҗалыгы темасына, бу өлкәдәге уңышларга һәм проблемаларга битараф булмаулары билгесе дип бәяләде.
    -Сигез ел рәттән авыл хуҗалыгы өчен уңышлы килгән иде. Биш миллион тонна икмәк уңышы алу безнең өчен гадәти күренешкә әйләнде. Тик менә соңгы елларда табигать безне зур сынаулар алдына куйды,-ди Марат Әхмәтов. -Агымдагы елда республикада игенчелек шактый зур югалту белән төгәлләнәчәк. Беренче исәпләүләргә караганда, бөртеклеләр игүдән югалту 10 миллиард сумнан да ким булмас кебек. Шикәр чөгендере уңышы да керемле булмаячак. Әмма анысын югалтуларсыз төгәлләрбез кебек. Шунысы җанга бераз тынычлык бирә - җәмәгать терлекләре өчен җитәрлек күләмдә, төгәлрәге, проблемаларсыз кышларлык азык запасы туплый алдык.
    Министр республиканың сөтчелек тармагына аерым тукталды:
    -Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче эре компанияләр - "Вамин", "Кызыл Шәрык-Агро"- шактый кыен хәлдә калдылар. Сөткә кабул итү бәяләре менә өченче ел инде артмый. 2010 ел белән чагыштырганда хәтта бераз кими дә төште. Хәзер әлеге компанияләр банклар алдында миллиард сумнар бурычка чумдылар. Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган субсидияләр аларның кредит процентларын капларга да җитми. Билгеле, мондый шартларда эшләгәндә бу холдингларда хезмәт куючыларга да авырлык төшә. Шул ук хезмәт хакларын түләүдә тоткарлыклар булуы бар. Ә бит без Бөтендөнья сәүдә оешмасына кердек. Хәзер без товар җитештерүнең конкуренцияле чорында яшибез. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүнең уңай һәм тискәре якларын вакыт күрсәтер. Әмма без төшенкелеккә бирелмичә, һәр үзгәреш-яңалыкның яхшы, отышлы юнәлешләрен табарга тырышырга тиешбез. Әйтик, хәзер Россия чит ил инвестицияләрен кертү өчен кызыктырырлык төбәккә әйләнергә мөмкин. Чөнки бездә сөрү җирләре күп, су запасы да башка илләр кызыгырлык. Бу ике фактор алдагы елларда үз ролен уйнар әле. Гомумән алганда, алдагы 10 елда планетада азык-төлек проблемасы үзен калкурак күрсәтер, шактый сиздерер әле.
    Татарстан Президенты алдагы елларда җитештерүне ике тапкыр арттыру бурычын куя. Без, авыл хуҗалыгы тармагы да, шундый максат, курс алып эшне оештырырга тиешбез. Җитештерүне арттыру белән бергә, һәр нәрсәгә сакчыл караш, югалтуларны киметү стратегиясен булдыру зарур,-дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов һәм журналистларның сорауларын җавап бирде.
    СОРАУ: Районнарда булганда хуҗалык җитәкчеләреннән шундый фикер ишетергә туры килә: инвесторларга булган кадәр дәүләт ярдәме безгә бирелсә, без бөтенләй башкача эшләр һәм яшәр идек, диләр…
    ҖАВАП: Авыл хуҗалыгы тармагына инвесторларны кайчан җәлеп итүебезне исегезгә төшерегез. Ул вакытта бит айлар, еллар дәвамында хезмәт хакы түли алмый идек. Авылларда фермалар таралып, җирләр чәчелмәс дәрәҗәгә җиткәндә без эре компанияләрне банклардан зур кредитлар алып авыл хуҗалыгына кертергә өндәдек. Хәзер инде алар муеннан бурычка баткач, без аларны ташлыйкмы? Шуңа авылда эре компанияләрне саклауның төрле юлларын эзлибез дә. Ә без биргән субсидияләр әлегә банкларны баетуга, процентлар каплауга гына китеп бара.
    СОРАУ: Авылда яшьләрне төпләндереп калдыру максатында нинди эшләр башкарыла?
    ҖАВАП: Сез беләсез, яшь кадрларны тораклы итү юнәлешендә без берничә ел бик шәп эшләп алдык. Авылда яшьләр өчен меңәрләгән йортлар җиткерелде. Хәзер башка төбәкләр дә уянып җиттеләр, шуңа соңгы елларда бу программа буенча безгә акча аз тама башлады. Бүген без торак төзелешенә 10, 20 елга социаль кредитлар бирү программасын булдыру турында уйланабыз. Инде бүген югары уку йортларын тәмамлаучыларга ике ел дәвамында хезмәт хакларына 5 әр мең сум өстәмә түләү программасы гамәлдә. Тора-бара мәгариф өлкәсендәге кебек төрле грантлар булдырып, авыл яшьләрен шунда катнашырга тарту практикасын файдаланырга ниятлибез. Гомумән алганда, республикада "Бәләкәч" программасы эшли, клублар, ФАПлар төзелә, әйбәт юллар елдан-ел арта, үз эшен булдырырга теләүчеләргә гаилә фермалары салу мөмкинлекләре бирелә.
    СОРАУ: Авыллар бүген шәһәрләрдә, кайвакыт үз табыннарыннан өзеп, ярминкәләр үткәрәләр. Ә калалар авылларга нинди ярдәм күрсәтә?
    ҖАВАП: Шул ярминкәләргә китергән нигъмәтләрне рәхмәт әйтеп сатып алсалар, без риза инде. Сату итәргә шартлар тудыруларын гына сорыйк. Тулаем алганда, шәһәрнең дә авылга өлеше керми калмый анысы. Әйтик, төп сәнәгать объектлары калада. Димәк, республика бюджетын алар тулыландыра. Шул бюджеттан авылга төрле субсидияләр, ярдәм чаралары өчен өлеш чыгарыла.
    СОРАУ: Резерв фонды социаль икмәк сату өчен булдырыла. Быел резерв фондына күпме бөртек хәзерләнде?
    ҖАВАП: Республика резерв фондына 230 мең тонна икмәк тупланды. Бу безгә икмәк бәясен тотрыклы тотуда зур ярдәм.
    СОРАУ: Сөтчелек тармагы югалтулар белән эшли, бурычларга бата, дидегез. Бу тармак нәтиҗәле эшләсен өчен сөткә бәя күпме булырга тиеш?
    ҖАВАП: Әгәр сөтне кабул итү бәясе литры 20 сумнан булса, җитештерүчеләребез уңышлы эшли башларлар иде. Тик без халыкка кибетләрдә сөтне бүгенгедән 1,5 тапкыр кыйммәтрәккә сата алмыйбыз бит. Бу безнең өчен мәсьәләне хәл итү юлы түгел.
    СОРАУ: Сөтчелек тармагы чыгымлы, дисез. Ә без халыкны гаилә фермалары төзергә чакырабыз…
    ҖАВАП: Гаилә фермалары белән идарә итү күпкә ансат.
    Ул эре компания түгел инде. Биредә хезмәтне грамоталы, дөрес оештырганда шактый уңышлы эш җәелдерергә мөмкин. Әле без гаилә фермаларына җәйге чордагы сөт дотациясен бирүне тагын ике айга арттырдык. Бу фермаларны төзүгә, җиһазлар, мал-туар сатып алуга да бик күп ярдәм бирелә.
    СОРАУ: Президент җитештерүне ике тапкыр арттыру бурычын куя. Бу шәхси хуҗалыкларга да кагыламы?
    ҖАВАП: Һич юк. Шәхси хуҗалык бүген җитештергән продукциясен дә урнаштыруда авырлыклар кичерә. Кая ул ике тапкыр арттыру. Гомумән, авыл кешесе әйбәт хезмәт хакы алса, ул инде үз йортында чамалы мал-туар асрар, яшелчә үстерер иде. Безгә иң мөһиме - авыл кешесенә әйбәт хезмәт хакы түләү. Бүген аның хезмәт хакы кимендә ике тапкыр артыграк булырга тиеш. Шул вакытта без аңардан эш таләп итә, бурычлар куя алабыз.
    СОРАУ: Республика мәгариф министры итеп фән кешесен түгел, Актаныш районы башлыгын куюга карашыгыз нинди?
    ҖАВАП: Бу акыл белән кабул ителгән карар дип саныйм. Хакимият башлыгы бит ул авыл хуҗалыгы кешесе генә түгел. Ул бик күпкырлы эш белән шөгыльләнә. Шул исәптән белем бирү, кадрлар белән эшләү дә аның беренчел бурычы. Миңа калса, яңа мәгариф министры белән безгә аңлашып эшләү җиңелрәк булачак.
    СОРАУ: Авылда кемгә яшәү ансат?
    ҖАВАП: Бүген авылда сөрү җирләренә карата маллар саны кимрәк булучыларга яшәү ансатрак. Әйтик, Самара өлкәсендә 26 мең сыер савалар, ә бездә 260 мең савым сыеры. Әлбәттә, безгә эшләрне җитди уйлап-исәпләп оештыру зарур.
    СОРАУ: Уҗым басулары печән кыры кебек үсеп китте. Бу аларга кышлаганда куркыныч тудырмыймы?
    ҖАВАП: Быел көз яңгырлы һәм җылы килде. Алдан чәчелгән уҗымнар чынлап та артык үсте. Бу кышын төрле гөмбә авырулары килеп чыгу хәвефе тудыра. Әмма артык биек үскән уҗымнар барлык мәйданнарның 10-15 процентын гына били. Бик хафаланырга урын юк. Шулай да уҗымнар биек күтәрелгән участокларны төрле химикатлар белән вакытында эшкәртү мөһим. Җирләр туңдыргач бәлки кайбер җирләрдә терлекләр кертү юлын да сайларлар.
    ЖУРНАЛИСТ: Марат Готыфович, Сез журналистлар өчен иң ачык министр. Безгә карата шундый мөнәсәбәттә булуыгыз өчен зур рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: