Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Май башыннан Әлки районы авыл эшчәннәре чәчүгә төште

    Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре киң колач алды Игенчеләребез тырышлыгы белән уҗымнар, күпьеллык үлән мәйданнары тулысынча тукландырылды. Шулай ук 9500 гектарда күпъеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнде. Басуларда көзге культураларны тырмалау, чәчү өчен туфрак хәзерләү дәвам итә. Май башыннан авыл эшчәннәре чәчүгә төште. 13,9 мең гектар мәйданда орлыклар җир куенына салынган инде....

    Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре киң колач алды Игенчеләребез тырышлыгы белән уҗымнар, күпьеллык үлән мәйданнары тулысынча тукландырылды. Шулай ук 9500 гектарда күпъеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнде. Басуларда көзге культураларны тырмалау, чәчү өчен туфрак хәзерләү дәвам итә.

    Май башыннан авыл эшчәннәре чәчүгә төште. 13,9 мең гектар мәйданда орлыклар җир куенына салынган инде. Хуҗалыкларда хәзер арпа, солы, борчак, бөртеккә кукуруз, көнбагыш чәчәләр.

    Мул уңыш алу өчен туфрак эшкәртүне, язгы чәчүне мөмкин кадәр иртә башлап, тизрәк башкарып чыгу кирәклеге яхшы мәгълүм. Менә "Көнчыгыш Әлки" филиалының "Алпар" отрядында да игенчеләр һәр аяз көнне тулы файдаланып эшләргә тырышалар. Биредә хезмәт кайнап тора.

    -Без уҗымнарны тукландыруны очкычлар ярдәмендә башкардык,- ди отряд җитәкчесе Равил Нуруллин. -Хәзер туңга сөрелгән җирләрне, уҗымнарны тырмалауда "Трион" һәм МТЗ тракторларында Илнар Насыйров, Ришат Маннапов эшли. К-744 куәтле тракторында Гаваз Зиятдинов чәчүгә кадәр культвация үткәрә.

    Җитәкче әйтүенчә, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен орлык та, кадрлар да, техника да җитәрлек. Ягулык материаллары белән кытлык юк.

    -Барлыгы 3677 гектарда чәчү җирләребез бар. Иң беренче сабан культураларын чәчүгә төштек. Әлегә бер смена иртәдән төнгә чаклы эшли,-диде хуҗалык директоры.

    Әлеге хезмәтне тәҗрибәле механизаторлар Габделхак Бәдретдиновка, Илшат Шаһиевка, Әхәт Шәриповка, Рафик Ибәтовка йөкләгәннәр.

    Карамалы авылы янәшәсендә Илнар Шаһиев иярләгән МТЗ 1221 тулы куәткә солы чәчәләр иде. 11 метрга чаклы озынлыктагы СЗП агрегатында хезмәт куючы Фәргать Хәйруллин һәм Рәис Фәрдуковның да эшләре бик җитди. Чәчкеч төзекме, орлык алымы дөресме - барын да контрольдә тотарга кирәк.

    Илшат балачактан техника белән кызыксына. Аның руль артына утырганына да ике дистә елдан артык инде. Хуҗалыкның иң оста механизаторларыннан берсе ул хәзер.

    -Күңелем гел кырга омтыла. Икмәк үстерү бер дә җиңел түгел. Нинди генә заманча техника булмасын, күп нәрсә без механизаторларның эшкә мөнәсәбәтенә бәйле. Җир-анабыз исә тырышканга меңе белән бирә,-диде Илшат кыска ял арасында сөйләшеп алганда.

    Шундый тырыш, хезмәт өчен җан аткан егетләр булганда эшләре гөрләп бара шул. Язгы чәчүне май урталарында төгәлләргә ниятлиләр алпарлылыр.

    Әйе, районыбыз игенчеләре алдында башкарасы эшләр иксез-чиксез әле. Һава торышының ничек үзгәрәсен алдан белеп булмый. Механизаторларыбыз, җитәкчеләребез һәр сәгатьне эшкә җигәргә, чәчүне җиренә җиткереп башкарып, озакка сузмый төгәлләргә кирәклеген аңлап эш итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: