Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәктәп ишекләре кичкә кадәр ачык булсын

    Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре, башта төрле фәннәр буенча секцияләр эше формасында үтеп, пленар утырыш белән тәмамланды. Һәм анда үткән уку елында башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар турында гына сөйләшмичә, җитешсезлекләр турында да җитди сүз булды.

    Пленар утырышның төп темасы «Мәктәп дәресләрдән соң» дип игълан ителде. Моңа ишарә утырыш үткәрелгән Укучылар иҗаты йортына якынлашканда ук күренде: каршыдагы мәйданчыкта балаларның кайсы спорт уеннары, кайсы бокс яисә шахмат белән «шөгыльләнә», кайсы микрофон каршысына басып җыр суза… Алар - өстәмә белеем бирү системасы укучылары, ягъни төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрүчеләр икән.
    Ә иҗат йортының беренче катында Югары Әлморза мәктәбенең сәламәтлек театры чыгыш ясарга әзер тора. Әлеге театр республика конкурсларында да еш катнаша. Шунда ук Юхмачы мәктәбенең «Йолдыз» клубы әгъзалары үзләренә игътибар иткәнне көтә… Кыскасы, пленар утырыш темасын укучылар һәм төрле түгәрәкләр җитәкчеләре җыелыш башланганчы ук ачып бирделәр дияргә була.
    Пленар утырыш - тантаналы чара ул, аңа кунакларның да дәрәҗәлеләре чакырыла. Бу юлы да сәхнә түрендәге президиумда район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина, район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов, аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов урын алды.
    Беренче эш итеп утырышта катнашучылар район мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллинның отчет докладын тыңлап үттеләр.
    -Узган уку елында районның укыту-тәрбия системасы хезмәткәрләре мәгарифне үстерүнең мондыйрак юнәлешләрен игътибар үзәгендә тоттылар: белем бирү хезмәтләренең һәркем өчен кулланырлык булуын тәэмин итеп, аларның сыйфатын үстерү, туган телдә белем бирү учреждениеләрен саклап калу, балаларның физик һәм психологик сәламәтлеген саклау, көндәлектә сәләтле шәхесләр тәрбияләү һәм башкалар,-диде ул, чыгышын башлап. Башта район мәгарифе җитәкчесе мәктәпкәчә белем бирүгә тукталып, районда 35 балалар бакчасы эшләп килүен, аларда 790 бала тәрбияләнүен әйтте. Хәзерге вакытта районда мәктәпкәчә яшьтәге (1-7 яшьлек) 1262 бала булып, аларның 62,6 проценты гына мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә йөри. Алдагы ел белән чагыштырганда андыйлар саны 2,4 процентка кимегән. Дөресрәге, балалар бакчалары булмаган авылларда дөньяга килгән сабыйлар саны арткан.
    Дөрес, «Бәләкәч» программасы кысаларында өстәмә 60 урын булдырылган, әмма район үзәгендәге бакчаларда. Әлеге программа бакчада урын көтүче 3 яшьтән зуррак балаларның барысын да тәэмин итү мөмкинлеге биргән.
    -Мәктәпкәчә мәгариф өлкәсендә дәүләт шәхси бизнес хезмәттәшлеге турында норматив документлар да эшләнде республикада, әмма районда яңа бакчаларга ихтыяҗ зур булса да, эшмәкәрләр әлеге өлкәне үзләштерергә ашыкмыйлар, чөнки шәхси бакчага баласын йөрткән өчен түләргә сәләтле ата-аналар бездә бик аз,-дип зарын белдереп алды район мәгарифе җитәкчесе. Шуны да белдек: хәзерге вакытта 121 кечкенә әлкиле балалар бакчасына чиратта тора икән.
    Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре дә заманча эшләргә омтыла: ата-аналарның улары һәм кызларының акылын үстерү, аларга физик тәрбия бирү, иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү теләген канәгатьләндерү максаты белән өстәмә хезмәтләр күрсәтә алар. 2011 елда 26 бакчада 44 түгәрәк эшләгән, аларда 636 бала шөгыльләнгән.
    Балалар бакчасы сабыйларны мәктәпкә әзерли, аларның башлангыч мөмкинлекләрен тигезли. Гаиләләрдә моны аңларга, баланы бакчага йөртәргә тырышырга тиешләр.
    Районыбызда рус, татар һәм чуашлар бик күптәннән инде янәшә яши. Шуңа күрә мәктәпкәчә үк инде баланы туган телендә тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Сабыйлар моның белән беррәттән дәүләт телләре - рус һәм татар телен дә өйрәнәләр. Әлеге максатларда төрле әсбаплар, мультфильмнар, уеннар актив кулланыла икән.
    Мәгариф идарәсе җитәкчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәрбиячеләре алдында торган бурычларны да санап үтте, җитешсезлекләргә игътибар юнәлтте (әйтик, балалар бакчаларының матди-техник базасы бик ярлы, җиһазлар, уенчыклар искергән, тәрбиячеләрнең белем дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, компьютерлар җитешми, хәтта туклану нормасының үтәлеп бетмәве).
    Шуннан соң Айдар Ринат улы җайлап кына башлангыч белем бирүгә күчте. 2011-12 уку елында 27 мәктәпнең 39 беренче класслары (218 укучы) укытучының федераль дәүләт стандартлары буенча укый башлаган булган, ә быел инде әлеге стандартлар барлык икенче-өченче классларда да кертелә. Башлангыч сыйныфларның белем дәрәҗәсен тикшереп карагач, дүртенче сыйнвфтагыларның рус һәм татар теле, математика буенча нәтиҗәләре уртача республика күрсәткечләреннән югарырак булуы ачыкланган.
    Быелгы уку елыннан мәктәпләрдә «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика» дигән предмет укытыла башлый, шуңа күрә 70 укытучы әлеге тема буенча махсус курслар үткәннәр. Ә ата-аналар җыелышларында тәкъдим ителгән биш модульдән күпчелек теләге буенча «Дөнья дини мәдәниятлары нигезләре» дигәнен сайлап алдылар. Шулай итеп, 1 сентябрьдән район мәктәпләрендә 39 дүртенче сыйныфта укучы 210 бала дини мәдәният нигезләрен өйрәнгән.
    Айдар Ринат улы укытучыларның белем дәрәҗәсен, һөнәри әзерлеген күтәрү һәм үстерү буенча башкарылган эшләргә дә тукталды. Әйтик, педагоглар өчен ел дәвамында 20 дән артык курс эшләгән. Ике инглиз теле укутучысы Англиядә стажировка үткән. Сәләтле балалар белән эшләүгә тиешле игътибар бирелгән- Бөтенроссия фәннәр олимпиадаларында 759 укучы катнашкан. Ә район олимпиадаларының барлык этапларында катнашкан укучылар саны 911. Тик менә республика олимпиадаларында призлы урыннарны яулаган укучыларыбыз нибары икәү генә.
    Мәгариф идарәсе җитәкчесе үткән уку елында 10 укучының мәктәпне алтын һәм көмеш медальләр белән тәмамлавын әйтеп үтте. Барлык чыгарылышлар да кулларына урта белем турында аттестатны алганнар.
    Ләкин быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре һич горурланырлык түгел. 10 фән буенча БДИ билгеләре уртача республика күрсәткечләреннән түбәнрәк, ә сигез фәннән нәтиҗәләр былтыргы үзебезнекеннән дә начаррак. Әйтик, математика буенча уртача билге 43,52 генә, рус теленнән бераз югарырак - 60,88. Җәмгыять белеме буенча имтиханда 9 укучы минималь чикне үтә алмаган. Физика буенча имтихан биргән 40 укучының 15 енең шулай ук нтиҗәләре бик начар. Гомумән, БДИ темасы һаман кискен, һаман актуаль булып кала. Аның нәтиҗәләре буенча мәгариф җитәкчеләре дә, укытучылар да үз нәтиҗәләрен (кабатлау өчен гафу үтенәм) чыгарырга тиешләрдер.
    Шуннан соң Айдар Ринат улы район мәктәпләрендә эшләүче кадрлар турында сөйләп үтте. Хәзерге вакытта балаларыбызга белем һәм тәрбия бирүче 572 педагогның 420 се югары белемле, еүпчелегенең хезмәт стажы 10-25 ел, 157 укытучы мәктәптә чирек гасырдан артык эшли. Араларында төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ияләре дә аз түгел. Яшь белгечләр бөтен районга җидәү, быел вуз бетереп нибары ике яшь укытучы кушылды район педагоглары сафына.
    Укытучыларыбызның педагогик осталыклары югары дәрәҗәдә: алар төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар, грантларга ия булалар. «Безнең яңа укытучы» исеменә Н.Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Шәрипова Гөлназ ия булган, 83 укытучы «Безнең иң яхшы укытучы» исеменә ия булу өчен конкурста катнашкан. Бу чаралар укытучыларның белемеен генә түгел, хезмәт хакын да үстерү мөмкинлеге бирә.
    А.Хәлиуллин мили мәгариф мәсьәләләренә дә тукталды. Аның әйтүенчә, 13 мәгариф учреждениесендә белем татар телендә бирелә, 4 рус-татар мәктәбендә 17 сыйныфта укыту-тәрбия татар телендә алып барыла. Туган телдә укыту күрсәткече 51,7 процент (ягъни 1464 татар баласының 757 се ана телендә белем ала. Ә 464 чуаш баласының 385 е ана телен өйрәнә. Үткән уку елында районның 15 укучысы туган тел буенча үткәрелгән республика конкурсларында бүләккә яисә дипломга ия булган. Шул ук вакытта бары бер генә укучы мәктәпне тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшырган.
    Инде әйтеп үткәнчә, август киңәшмәләренең пленар утырышы дәрестән тыш тәрбия бирүгә багышланган иде. Өстәмә белем баланы физик һәм рухи яктан камил шәхес итеп тәрбияләүдә, аның табигый сәләтләрен төрле яклап үстерүдә, киләчәктә һөнәр сайлауда зур ярдәм, төп нигез ул. Укытучылар киңәшмәсендә өстәмә белем бирүнең дәрәҗәсен күтәрү кирәклеге ассызыкланды. Бу өлкәдә төрле ведомстволарга караган 3 учреждение эшли хәзерге вакытта, аларда 6-18 яшьлек 3675 бала шөгыльләнә. Балаларга өстәмә белем бирүнең 9 юнәлеше гамәлдә. Иң күп бала җәлеп ителгәннәре - техник иҗат, физкультура- сәламәтләндерү, сәнәгать-иҗат юнәлешләре. Билгеле, монда да барысын да диярлек кадрлар, ягъни түгәрәк-секцияләрдә эшләүче тренерлар, художство җитәкчеләре, хореографлар һәм башка белгечләр хәл итә. Бүгенге көндә өстәмә белем бирүдә 70 кеше хезмәт куя. Алар арасында яшьләрнең булуы да сөендерә.
    Өстәмә белем бирү берләшмәләрендә эшчәнлек 124 программа буенча алып барыла икән. Балалар иҗаты йортында гына да 51 берләшмә эшли. Төрле яшьтәге балаларга буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, сәләтләрен ачу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Иҗат йортында дәресләр 12.00 сәгатьтә башлана. Ә 17.00 сәгатьтә иртә үсеш мәктәбе эшли башлый - аларда 5-7 яшьлек сабыйлар шөгыльләнә. Кичке сәгатьләрдә спорт залында тренировкалар башлана. Нәтиҗәләр дә бар: төрле смотр, конкурс, ярыш һәм фестивальләрдә 68 укучы призлы урыннар яулый алган.
    Докладчы мәгариф системасы эшчәнлегенә кагылышлы бөтен мәсьәләләр буенча ачыклык кертте дияргә булла. Ул укучыларның сәламәтлеген ныгыту, балалар арасында хокук бозуны кисәтү, мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, авыр хәлдә калган балалар белән эшләү һәм башкалар турында тәфсилләп сөйләде. Җитәкченең докладына үз эш тәҗрибәсеннән чыгып өстәмәләр кертүчеләр дә булды. Әйтик, Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләлә Гаязова физик мөмкинлекләре чикләнгән балага белем бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
    -Инвалид бала белән эшләгәндә укытуның дистанцион формасын куллану яхшы нәтиҗә бирә, чөнки ул мондый укучыга тормышка уңышлы гына кереп китү мөмкинлеге тудыра,- диде ул.
    Яңа уку елының беренче көненнән үк Базарлы Матак һәм Борискино мәктәпләрендә инвалид балаларны дистанцион укыту мөмкин булачак. Балалар белән эшләү өчен ике педагог «ТИСБИ» Идарә академиясендә әзерлек үткән. Ә 2011-12 уку елы ахырында моның өчен кирәкле җиһазлар, методик кулланмалар кайтарылган. 2012-2013 уку елында районда 2 бала шушы юл белән белем нигезләрен үзләштерәчәк. Англиядә укып кайткан укытучы Галлия Сафина (Базарлы Матак мәктәбе), Иске Матак мәктәбенең физкультура укытучысы Михаил Леонтьев эш тәҗрибәләре, Югары Колчурино мәктәбе директоры Николай Хвостов үзләренең музейлары эшчәнлеге турында сөйләгәннән соң сүзне район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга бирделәр.
    -Педагогик коллективларның төп максаты - иң мөһим юнәлешләрдә көчле булу һәм бер-берсенә охшамаган, үзенчәлекле булу,-диде ул. Укытучы хезмәтенә югары бәя биреп, Фердинат Мидхәт улы сүзен дәвам итте: -Кеше мәктәптә формалаша. Әгәр конкурентлы тирәлек булса, бала һәрвакыт беренче булырга омтыла. Мәктәпләрне оптимальләштерүгә караш төрле, әмма ул бүгенге көн зарурлыгы. Бездә әйбәт юллар төзелде, җитәрлек кадәр автобуслар алынды, шуңа күрә моннан куркасы юк - база мәктәпләрендә укыту бөтен дөньяга хас күренеш ул. Ә өстәмә белем бирүгә мөнәсәбәт бик җитди булсын иде. Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов: «Мәктәп кичке сигез сәгатькә кадәр ачык булырга тиеш!»-дип әйтте бит. Түгәрәкләр, секцияләр, һәрвакыт эшләп торсын. Мәгариф системасы ныклы белем һәм үз иленең чын патриотын тәрбияләргә тиеш. Илнең киләчәктә ничек яшәячәген бүген сез билгелисез,-дип тәмамлады ул чыгышын.
    Пленар утырышның эшлекле өлешен ТР мәгариф министры урынбасары Гүзәлия Минкина чыгышы түгәрәкләде. Ул республикада мәгарифне үстерүгә зур игътибар һәм финанс чыгымнары тотылуын, мәктәпләрне ремонтлау һәм җиһазлау буенча программаларның эшләп килүен сөйләде, дәрестән соң мәктәпләрнең өстәмә белем белән шөгыльләнергә тиешлеген дәлилләде.
    -Мәктәпләр һөнәр училищелары функцияләрен дә үз өсләренә ала башларга тиеш. Кайбер һөнәр нигезләрен мәктәптә үк бирү өчен технология кабинетларын заманча итеп җиһазлыйбыз.
    Мәктәпне бетергәндә бала киләчәген нинди өлкә белән бәйләргә теләвен аңларга тиеш инде,-диде ул.
    Пленар утырышның икенче өлеше бик күңелле үтте, чөнки бик күп укытучыларга, тәрбиячеләргә, хезмәткәрләргә, коллективларга бүләкләр бирелде, мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Районның иң яхшы мәктәбе итеп 100 еллык тарихы булган Югары Колчурино мәктәбе танылды.
    Алда яңа уку елы. Район мәгариф учреждениеләре, барлык педагогларыбыз аны яхшы әзерлек белән каршы алсын һәм матур нәтиҗәләргә ирешеп эшләсеннәр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: