Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәскәү фаҗигасе сабаклары: безнең мәктәпләрдә иминлекне ничек саклыйлар?

    Мәскәү мәктәпләренең берсендә 10 нчы сыйныф укучысының укытучысын һәм полиция хезмәткәрен атып үтерүе турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ә безнең мәктәпләргә теләсә кем корал тотып үтә аламы? Ул-бу була калса саклану чаралары ничек үтәлә? Табигый ки, Мәскәү фаҗигасеннән соң һәр җирдә әнә шул сораулар калкып чыкты. Мәктәпләргә...

    Мәскәү мәктәпләренең берсендә 10 нчы сыйныф укучысының укытучысын һәм полиция хезмәткәрен атып үтерүе турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ә безнең мәктәпләргә теләсә кем корал тотып үтә аламы? Ул-бу була калса саклану чаралары ничек үтәлә?

    Табигый ки, Мәскәү фаҗигасеннән соң һәр җирдә әнә шул сораулар калкып чыкты. Мәктәпләргә тикшерүләр үткәрү өчен төрле комиссияләр юллана, тәртип саклау хезмәтләре дә үз эшләрен җанландыра.

    Хәзер мәктәпләр тормышы 70-80 нче еллар белән чагыштырганда бөтенләй үзгә. Кайвакыт укытучылар балаларның кыланмышларын сөйләгәндә:

    -Нигә соң сез аларны ныклап кына акылга утыртмыйсыз? -дип ычкындырсаң:

    -Акылга утыртып кара син ул мәктәп баласын. Катырак шелтәләргә дә ярамый аларны. Үзеңне гаепле итеп калдырырга да күп сорамаслар,-дип кенә куялар.

    Ирексездән уйлап куясың: мәктәпнең бит, белем бирүдән тыш, тәрбияләү вазыйфасы да бар. Әллә соңгы елларда ДИА, БДИ ләргә әзерләнә-әзерләнә тәрбия мәсьәләсе бөтенләй икенче планга күчтеме? Җеп нәзек урыннан өзелә диләр бит. Тәрбия игътибардан читтә калса, бәлане көт тә тор. Мәскәү фаҗигасе шуның ачык мисалы.

    Башкалада булган әлеге көенечле вакыйга уңаеннан республиканың гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы үткәрелде. Аның эше белән хөкүмәт рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелек итте. Ул республика Фән һәм мәгариф министрлыгына мәктәпләрдә куркынычсызлык чараларын көчәйтү, уку йортларына керү-чыгуны ныклы күзәтү астына алу бурычын куйды.

    Дүшәмбе көнне районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында да әлеге мәьәлә беренчеләрдән булып тикшерелде.

    Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов белдерүенчә, соңгы тикшерүләр шуны күрсәткән: мәктәпләргә чит кешеләрне бары тик махсус журналларга теркәп, ныклы контрольгә алгач кына үткәрү тәртибе саклана. Ишек янында торучы каравыл һәм вахта хезмәте һәр җирдә булдырылган. Дөрес, әле барлык мәктәпләрдә дә хәвефле хәлләрдә сигнал бирү кнопкалары (КТС) куелмаган. Кайберләрендә ул КТС лар куелып та эшләми. Шулай ук алга таба мәктәпләрнең һәркайсына видеокүзәтү җайланмалары куйдыру зарурлыгы бар. Беренче чиратта әлеге җиһазлар зур мәктәпләргә һәм олы юлдан ерак урнашмаганнарына куелырга тиеш.

    Сергей Ерыганов шулай ук соңгы вакытта аучыларның һәм ату кораллары тотучыларның документларын янә тикшереп чыгуларын, коралларның дөрес сакланышын ныклы контрольгә алуларын да җиткерде. Өйдәге корал стенага ныклап беркетелгән махсус тимер шкафта (сейфта) сакланырга тиеш. Аның ачкычы бары тик хуҗасына гына билнеле булу мәҗбүри. Менә шул таләпләрне үтәмәгән берничә кешенең коралын полицейскийлар тартып алырга мәҗбүр булган. Полиция хезмәткәрләре буш торган корылмаларны, өйләрне дә күзәтү астына алганнар. Соңгы вакытта иясез йортларның шактые сүтелгән. Әмма районда кеше яшәми торган 273 йорт бар икән әле.

    Район янгын сүндерү часте җитәкчесе Вячеслав Шалдымов мәктәп биналарының чорма һәм подвалларын даими күзәтеп-тикшереп торуны оештыру бурычын куйды. Балалар көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен әйбәт белергә тиешләр. Вячеслав Шалдымов моны даими аларның исенә төшереп тору зарурлыгына басым ясады.

    -Мәскәүдәге вакыйгадан соң без мәктәпләрдә хәвефсезлек кагайдәләрен үтәүгә таләпләрне тагын да арттырдык,-ди район мәгариф идарәсе җитәкчсе Айдар Хәлиуллин. -Чит кешеләр мәктәпкә махсус рөхсәт белән генә үтә ала. Һәр көнне подвал-чардаклар тикшерелә. Укытучыларга һәм балаларга бәла-каза килеп чыкканда үзләрен ничек тоту кагыйдәләре кат-кат өйрәтелә. Мәктәпләрдә укучыларны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр дә оештырабыз.

    Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин мәгариф бүлеге җитәкчелегенә кичекмәстән мәктәпләрдәге сигнал бирү җиһазларының төзеклеген тикшерү, әлегә булмаган җирләрдә аларны куйдыру бурычын йөкләде. Шулай ук мәктәпләрдә балаларны эвакуацияләү буенча өйрәнүләрне гадәткә кертү, район үзәгендәге кунакханәләрдә видеокүзәтү оештыру кирәклеген ассызыклады район башлыгы.

    Авыл җирендә бар нәрсә күз алдында. Чит кешеләр, ят автомобильләр дә шундук күзгә ташлана. Монда һәркемнән уяулык сорала. Шунысы да бар: моңа кадәр без читтән килгән хәвефтән саклану чараларын күрергә тырыштык. Ә Мәскәү фаҗигасе мәктәпнең үз эчендә дә куркыныч булу ихтималын күрсәтте. Димәк, безгә хәвефсезлек чараларын тагын да камилләштерергә кирәк. Башкала мәктәбендәге һәлакәт очрагыннан һәркайсыбызга сабак аласы иде.


    Сез мәктәптә укучы балаларыгызның иминлеге өчен борчылмыйсызмы?

    Гөлчәчәк Зиннәтуллина, Базарлы Матак авылы:

    -Кызым Алинә Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә белем ала. Әле кечкенә - алтынчы сыйныфта гына укый. Кышын иртән караңгыда чыгып китә. Укырга барып җиткәч үк шылтырата. Ара бик ерак, ничек барып җитте икән, дип тә борчылабыз. Гимназия укытучылары белән атнага бер сөйләшеп, андагы хәлләр, баламның укуы белән кызыксынам. Бәланең бер көтмәгән җирдән чыгуы бар шул. Мәскәү хәлләре безне бик сагайтты. Балаларны гел кайгыртып торырга, уяу булырга кирәк.

    Нәгыйм Мәрдегалләмов, Үргәгар авылы:

    -Минем бер оныгым Рузилә Базарлы Матак гимназиясенә йөреп укый, икенчесе Инзирә авылда өченче сыйныфта. Мәскәүдә мәктәптә булган фаҗигане ишетеп тетрәндек. Безнең якта бар да, аллага шөкер, тыныч. Гимназиягә автобус алып китә, кайтара. Юлда йөргәндә укытучыбыз гел яныбызда була, ди оныгым. Шуңа бала өчен күңелебез тыныч.

    Нина Иштукова, Иске Матак авылы:

    -Минем кызларымның дүрт баласы, икесе мәктәптә укый. Кириллга 6 гына яшь, ул әзерлек сыйныфына йөри, Аня 5 сыйныфта. Әнисе эшкә киткәндә аны …? алып китә, алып кайтырга үзем барам. Безнең мәктәптә бит зур ремонт булды, барысы да яңа, матур. Ишек төбендә дежур торалар, чит кешеләрне кертмиләр. Бик тәртип саклыйлар инде. Мин оныкларымнан да сорашып торам мәктәп тормышын. Гел мактап сөйлиләр. Шуңа без тыныч алар өчен. Дөньяда хәвефле хәлләр бик күп шул. Исән-имин генә йөрсеннәр балалар - гел шуны теләп яшим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: