“Миңа да портфель бүләк иткәннәр иде”, дип искә алды Айрат Хәйруллин Әлки районында узган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә. Бу чарада 286 балага мәктәп кирәк-яраклары тулы букчалар тапшырылды (ФОТО)
Быел районда 262 бала беренче сыйныфка укырга керә. Әлеге сабыйлар өчен мәктәпкә әзерләнү бик дулкынландыргыч вакыйга. Тәүге тапкыр укырга баручы, шулай ук күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар өчен инде унынчы ел рәттән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә. 7 августта Базарлы Матакта узган әлеге чарада 286 балага...
Быел районда 262 бала беренче сыйныфка укырга керә. Әлеге сабыйлар өчен мәктәпкә әзерләнү бик дулкынландыргыч вакыйга. Тәүге тапкыр укырга баручы, шулай ук күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар өчен инде унынчы ел рәттән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә.
7 августта Базарлы Матакта узган әлеге чарада 286 балага мәктәп кирәк-яраклары тулы букчалар тапшырылды.
Балаларны мәктәпкә әзерләү күп кенә әти-әниләр өчен гаять авыр йөк. Аларга ярдәм итү йөзеннән республикабызда һәр елны хәйрия акциясе үткәрелә. Бу игелекле эштә Хәйруллин хәйрия фонды иң актив катнашучыларның берсе булып кала. Елның елында районыбызда йөзләгән балалар яңа уку елы алдыннан әлеге фондның бүләкләренә ия була.
Бу атнада район үзәгендә үткән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" чарасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин үзе дә катнашты.
Район мәдәният йортында беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшыру тантанасы алдыннан Айрат Хәйруллин журналистлар белән аралашып алырга вакыт тапты.
-Дистә ел элек республикабызда "Мәктәпкә җыенучыларга ярдәм ит!" дигән бик матур традиция башланып киткән иде. Аны бик күпләр хуплап күтәреп алды. Әлеге күркәм гадәт уңышлы гына дәвам итә. Менә бүген без беренче сыйныфка баручыларны шатландырачакбыз,-ди депутат.
-Сез мәктәп букчаларын "Кызыл Шәрык-Агро" системасында хезмәт куючыларның балаларына гына тапшырасызмы?
-Әти-әниләре кайда эшләүгә карамастан, без һәр балага ярдәм итбез. Минем өчен шунысы аеруча сөенечле: портфельләр тапшырылачак сабыйларның күбесенең әти-әниләре безнең "Кызыл Шәрык-Агро"да хезмәт куя.
-Ә сез беренче сыйныфка барган көнегезне хәтерлисезме?
-Бик яхшы хәтерлим. Ул елларда да зур завод-фабрикалар мәктәпләрне шефка алалар иде. Миңа да портфель бүләк иткәннәр иде. Әлеге беренче мәктәп букчасы миндә озак еллар сакланды. Бүген буласы тантана да балаларның хәтерендә калыр дип уйлыйм,-диде Айрат Хәйруллин.
Менә бәйрәмчә бизәлгән залда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе башланып китте. Башта сәхнәгә әкият геройлары чыкты. Балалар аларны сөенеп каршы алдылар, шунда ук аралаша, сорауларына җаваплар бирә башладылар. Хәтта утырган урыннарыннан торып биеп тә алдылар.
Аннан бәйрәмне алып баручылар балаларны сөендерергә килгән кунак абыйларны бер-бер артлы сәхнәгә чакырдылар. Иң элек сүз РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга бирелде.
-Кадерле балалар, сез тиздән укучылар булачаксыз,-дип сәламләде ул залда утыручы малайлар-кызларны. - Әти-әниләрегез өчен бала булып калсагыз да, сезнең өчен инде зур тормыш башлана. Мин дә 40 ел элек нәкъ сезнең кебек беренче сыйныфка укырга барган идем. Ул хатирәләр әле дә күңелем түрендә. Минем сезгә теләгем шул: мәктәпне, укытучыларыгызны яратыгыз, "дүртле" һәм "бишле" билгеләренә генә укыгыз!
Шуннан Айрат Хәйруллин ярдәмчеләре белән 231 балага мәктәп өчен бик күп кирәк-яраклар - ручкалар, карандашлар, линейкалар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар белән тулы букчаларны өләшеп чыкты.
Балаларга канцтоварлар тутырылган шундый ук матур букчалар Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев исеменнән дә тапшырылды.
Билгеле, бу игелекле акциядән район башлыгы Александр Никошин да читтә калмады. Ул күп балалы, аз керемле гаиләләрдә үсүче укучыларга мәктәп букчалары таратты.
-Бүген залда утыручы балаларның сөенече йөзләренә чыккан,-диде Александр Федорович. -Алардагы бәйрәм рухы әти-әниләргә дә күчә. Балалар, мәктәптә тырышып укып, тирән белем алып, һөнәрләр үзләштереп туган Әлки җирендә хезмәт итүегезгә өметләнеп калабыз.
Балалар, иганәче абыйларына рәхмәт әйтеп, аларга үз куллары белән ясалган күчтәнәчләрен тапшырдылар. Беренче сыйныфка баручы малайлар-кызлар исә рәхмәт сүзләрен матур итеп шигырь юллары белән ирештерделәр. "Мәктәптә бик яхшы укырбыз", дип ышандырырга да онытмадылар.
Әти-әниләр исеменнән Альбина Савинова сүз алды.
-Хөрмәтле депутатларыбыз, җитәкче-иганәчеләребез! Ата-аналарга балаларын мәктәпкә әзерләү зур чыгымнар сорый. Сез бүген әнә шул авырлыкны безнең белән бүлештегез. Рәхмәт сезгә. Эшләрегез уңышлы барсын, игелекле гамәлләрегез үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтсын,-диде ул.
Тиздән районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең чираттагы чарасы узачак. Анда учреждение-предприятиеләр вәкилләре, эшмәкәрләр, аерым кешеләр күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар-кызларга мәктәп букчалары тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев