Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мөмкинлекләр чикләнгән тормыш

    Тормыш болай да ансат түгел, әмма кайберәүләрне ул аеруча каты сыный. Кемдер туганда ук яисә гомеренең беренче көннәреннән алып дәвалап булмаслык каты авыруга дучар. Ә кемдер яшәү һәм эшләү дәверендә сәламәтлеген югалта, юл фаҗигаләренә юлыгып гарипләнә... Нәтиҗәдә кеше инвалидка әйләнә һәм аның һәр көне, һәр сәгате яшәү өчен көрәштә үтә....

    Теләсә кемнән сора, иң зур байлык - исәнлек ул, дип җавап бирәчәк. Бәхәссез хакыйкать. Ләкин, дөньяга килгәнсең икән инде, андый байлыкка ия булмасаң да, яшәргә, тырмашырга кирәк. Бигрәк тә балачактан инвалидларга авыр: сабый бит язмыш, түземле булырга кирәк, дигән төшенчәләрне белми дә, кабул итәргә дә теләми. Аның иптәшләре кебек буласы, алардан калышмыйча йөгерәсе, уйныйсы килә. Башкалар белән бергә мәктәпкә бару, уку, дуслар табып, аралашу турында хыяллана. Әмма бала болардан мәхрүм. Мондый балаларның әти-әнисенә дә, туганнарына да авыр, билгеле. Безнең районда төрле авырулардан интегүче 98 бала яши. Билгеле, аларның күпчелеге, бәхеткә каршы, иптәшләре белән аралашып, мәктәптә белем ала. Әмма урын-җирдә ятучылары, коляскада гына хәрәкәтләнә алучылар, һәрдаим ярдәмгә мохтаҗлар да бар.
    Хезмәткә яраклы яшьтәге инвалидлар 654 кеше бездә, һәм аларның күпчелеге эшли, җәмгыятькә файдалы булырга тырыша. Рухлары көчле, ихтыярлары нык мондый якташларыбыз белән горурлана алабыз. Әле бит инвалидлар төп эш урыннарында үзләрен тырыш, булдыклы, уңган хезмәткәрләр итеп танытып кына калмыйлар, җәмгыятькә эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә, спортта да актив катнашалар. Район инвалидлар оешмасы "канаты" астында 20-25 кеше спорт белән даими шөгыльләнеп, республика дәрәҗәсендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар.
    Инвалидларга һәртөрле ярдәмне дәүләт гарантияли. Беренчедән, инвалидлык дәрәҗәсенә карап пенсия түләнә (район буенча уртача пенсия 6 мең сум); икенчедән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең (нормативлар кысаларында) яртысы субсидияләнә. Шулай ук реабилитация үзәкләренә, шифаханәләргә юлламалар бирү дә каралган. Дөрес, соңгысы теләгән дәрәҗәдә түгел, чөнки шифаханәдә ял итеп, сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр аз түгел, ә юлламаларны елына берничәне генә бүлеп бирәләр икән. Социаль яклау бүлеге инвалидларга авыр хәлгә юлыкканда елына бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә ала.
    Әмма, дәүләт органнары тарафыннан ярдәмнең нинди генә төрләре күрсәтелсә дә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешегә беренче чиратта якыннарына, янәшәсендәге туганнары һәм хезмәттәшләренә таянырга туры килә. 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне үткәрелү дә әнә шул турыда кисәтә. Сәламәтлекне югалтудан беркем дә гарантияләнмәгән. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ, физик мөмкинлекләре чикләнгән күршеләребез, дуслар һәм туганнарыбызга булышырга, ярдәм кулы сузарга онытмасак иде.

    Инвалидлар өчен уңайлы тирәлек булдыруга быел районда 6 миллион 323 мең сум акча тотылды. Хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен кайбер учреждениеләрдә пандуслар төзелде, начар күрүчеләр өчен махсус сукмаклар салынды; социаль яклау бүлеге һәм район хастаханәсендә санузеллар үзгәртеп корылды, төрле җиһазлар алынды һәм башка уңайлыклар тудырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: