Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нахак гаеп тагып…

    Сәяси репрессияләр еллары - илебез тарихының иң шомлы, канлы, хурлыклы сәхифәләре ул. Совет хөкүмәтенең рәхимсез террор машинасы ул елларда бер гаепсез меңләгән, миллионлаган кешеләрне таптап-изеп үтә бит. Нахак гаеп тагылып, күпме халык атып үтерелә, төрмәләрдә, лагерьларда газап чигә, кимсетү-түбәнсетүләргә, хокуксызлыкка дучар ителә. Һәм "халык дошманы" ярлыгы тагып юк ителүчеләр нигездә...

    Ул салкын гыйнвар иртәсе Екатерина Васильевнаның хәтеренә мәңге онытылмаслык булып кереп калган. Өйгә бер төркем кешеләрнең бәреп керүе, тавыш, ыгы-зыгы, әтисе белән әнисен алып чыгып китүләре…Өч яшь ярымлык кызның әтисен шунда соңгы тапкыр күрүе була. Гаиләне бәхетсезлеккә дучар иткән әлеге фаҗигале вакыйганы аңлар яшьтә булмый әле ул, билгеле. Үсә төшкәч, әнисенең, туганнарының, авылдашларының сөйләвеннән генә әтисенең "халык дошманы" дип гаепләнеп кулга алынуын белә.
    Василий Казаков Татар Шәпкәсе авылының хәлле крестьяннарыннан берсе була. Ул күпләп терлек асрый, умарта кортлары тота, алты почмаклы өе, нык каралты-куралары, мунчасы була. Казаковларның хәлле яшәвенең сере, әлбәттә, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр тир түгеп хезмәт итүдә. Ишле гаиләдәге балалар да бераз үсә төшүгә әти-әниләренең кул арасына керәләр.
    Авылларда колхозлар төзелә башлау күп крестьяннарны катлаулы хәлгә куя. Гомер буе эшләп тапкан мал-мөлкәтен көннәрдән бер көнне уртак колхоз казанына илтеп салу кемгә ансат булсын?! Шул ук вакытта җигәргә аты да булмаган, ни эш рәте белмәгән бериш ярлы-ябагай да синең белән бер хокукта булсын. Моны гаделсезлек дип санаучылар, совет властеның бу яңа сәясәтен кабул итә алмаучылар байтак була авылда. Василий Кондратьевич та колхозга керергә ашыкмый.
    Мәгълүм булганча, андый аерым хуҗалыкларга тынычлык күрсәтмиләр, аларга зур-зур салымнар салалар, җае чыкса-чыкмаса да җәберләп торалар, хокукларын чиклиләр.
    1942 елның 12 гыйнварында исә Василий Казаков кулак, советка каршы элемент буларак кулга алына. Дөресрәге, аларны хатыны Матрена Васильевна белән икесен дә кулга алалар.Хатынның авырлы булуы аркасында гына берникадәр вакыттан соң азат итәләр.
    Ирле-хатынлы Казаковларны милиционерлар алып китү белән йортта мәхшәр башлана. Авыл активистлары өй эчендәге бөтен нәрсәне кырып-себереп алып чыгып китәләр. Бернинди җиһаз, савыт-саба, бер кыерчык икмәк калдырмыйлар. Ике амбар тулы иген, ике сыер, өч бозау, тае белән бергә ат, ике дистәгә якын оя умарта, арба, чана, тарантас - барысы да талана. Алты бала белән карчыкның кыш өстендә бернәрсәсез утырып калуы беркемне дә борчымый, күрәсең. Моның белән генә чикләнмичә, өйнең такта түбәсен, өйалдын, амбар һәм сарайларны, мунчаны сүтеп алалар. Казаковларның нык имән капка баганалары әле озак еллар колхоз фермасына хезмәт итә. Екатерина Васильевна сыер савучы булып эшләгәндә, әтисен сагынып, шул баганаларны кочаклап елый торган була…
    Шул китүдән әтиләре бүтән кайтмый инде. Берничә айдан соң туган төпчек сеңелләре әтисен бөтенләй белми үсә. Әниләре районга барып белешеп-юллап караса да, иренең язмышы хакында берни ачыклый алмый. Кыерсытылган-таланган гаилә күп еллар ачлык-мохтаҗлыкта көн күрә. Матрена Казакова колхозга керергә омтылып караса да, халык дошманы хатыны дип аны кабул итмиләр.
    -Яклаучыбыз булмагач, кыерсытуларны күрдек инде,-ди Екатерина Васильевна. -Бер апаны, яшен арттырып язып, Ярославльгә торф чыгарырга, берсен Тумба урманнарын кисәргә җибәрделәр.Барыбыз да 14-15 яшьтән колхозда иң авыр эшләрдә хезмәт куйдык.
    Илдә үзгәртеп корулар башлангач, Екатерина Васильевна балалары ярдәмендә әтисен эзләү, аның тоткынлыктагы язмышын ачыклау эшенә керешә. Республика прокуратурасына, архивларга хатлар яза алар. Һәм 2003 елның июнендә озак көтелгән хәбәр килеп төшә. Әйе, бик озак, 60 елдан артык тилмереп көтелгән, әтиләренең гаепсезлеге, исеме аклануы турындагы хәбәр.
    …Василий Казаков 1942 елның 24 июнендә НКВД ОС (Особое Совещание) тарафыннан 58-10 маддә буенча, ягъни Совет властен бәреп төшерүгә, нигезләрен какшатуга өндәүче пропаганда алып барганы өчен, гаепле дип табылган һәм 5 елга хезмәт белән төзәтү лагерьларына хөкем ителгән. 1989 елның 31 маенда реаблитацияләнгән.
    Екатерина Васильевна Муштакова бүген Чуаш Шәпкәсе авылында балалары тәрбиясендә яши. Ул гомергә колхоз-совхоз эшендә булган, ул-кызлар үстергән. Аның иң зур теләге - балалары, оныклары алар буыны татыган законсызлык, кешелексезлек азапларын күрмәсеннәр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: