Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нәселле сарыклар санын 100 башка җиткерергә исәпли Әсадуллиннар

    Районыбызда бүген 23 гаилә фермасы эшли. Шуларның 17 се сөт җитештерү белән, берсе - ат үрчетү, өчесе - дуңгызчылык, икесе кәҗә һәм сарык асрау белән шөгыльләнә. Тагын 9 гаилә ферма төзү белән мәшгуль. Татар Мулла авылында яшәүче Рәфис Әсәдуллин армия сафларына киткәнче үк "Алпар" хуҗалыгында комбайнчы булып эшли. Хәрби хезмәтне...

    Районыбызда бүген 23 гаилә фермасы эшли. Шуларның 17 се сөт җитештерү белән, берсе - ат үрчетү, өчесе - дуңгызчылык, икесе кәҗә һәм сарык асрау белән шөгыльләнә. Тагын 9 гаилә ферма төзү белән мәшгуль.

    Татар Мулла авылында яшәүче Рәфис Әсәдуллин армия сафларына киткәнче үк "Алпар" хуҗалыгында комбайнчы булып эшли. Хәрби хезмәтне тәмамлап кайткач та җир эшкәртә, слесарь, тимерче профессияләрен үзләштерә. Ә аннары фермер булып китә.

    - Фермерлыкка ничек тәвәккәлләдегез соң?-дим.

    - Вакыты, дөньясы шулай кушты-ди Рәфис. - Балалар да бит күбәү минем - бер малай, биш кыз. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Совхозда хезмәт хакы аз, юк дәрәҗәсендә иде. Ә бит кешечә яшисе, авыл җирендә торгач, җирдә нәрсәдер үстерәсе, мал асрыйсы килә. Шәхси "Белорусь" тракторым үзе бер зур ярдәм булды. Әбекәйнең 6 гектар җир паен эшкәртеп, печән чәчүдән башларга тәвәккәлләдем. Күктән бәхет төшкәндәй, дәүләт тә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә акча бирә башлады. 2009 елда җәмәгатем Гөлфирә белән үз эшебезне ачарга 58 мең сум акча алдык. Үзебезнекеләргә өстәп тагын өч баш үгез сатып алдык.

    Хәзер Әсәдуллиннар хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек, шуларның дүртесе - сыерлар. Үткән елны дәүләткә 8 тонна сөт сатканнар, шуннан 100 мең сум акча эшләп алганнар. Үз җирләренә өстәп, 6 гектар җирне арендага алып та эшкәртә Рәфис. Тракторыннан тыш чәчкечен, чапкычын, печән җыйгычын, арбасын, тырмасын да булдырып өлгергән ул.

    Республикада гаилә фермалары төзүчеләргә ярдәм күрсәтү программасы эшли башлагач, Рәфискә район җитәкчелеге бу эштә үзен сынап карарга тәкъдим итә. Җир эше белән таныш булган, тәҗрибәсен шактый туплаган Рәфис Әсәдуллин шунда ук ризалык бирә. Гаиләсендә киңәшеп, сарык үрчетү белән шөгыльләнергә карар кылалар алар. 2012 елның май аеннан ферма төзергә керешәләр. Тиешле 500 мең сум субсидия акчаларын да тулысынча алалар.

    2013 елның җәендә 10х30 метр зурлыктагы агач бурадан ферма өлгереп җитә. Җәй ахырында Яңа Чишмә районының «Архангельск» хуҗалыгыннан токымлы 10 баш сарыкны алып та кайта Рәфис.

    - Әлеге сарыкларның бездәгеләрдән аермасы шактый,- ди ул. - 90 килограммга чаклы үсәргә сәләтле алар. Итнең чыгышы 55 процентка җитә. Ите дә тәм ягыннан аерыла, майсыз. Йоннарын исә җиңел промышленностьта тукымалар җитештерүдә кулланалар - нәзек йонлы, итле токым сарыклар бу.

    Әлегә Әсәдуллиннарның гаилә фермасында ана сарыклар 20 баш кына. Алга таба аларны 100 башка җиткерергә уйлыйлар. Азык запасы шактый - үткән җәйдә 120 төргәк печән, шуңа өстәп яфрак азыкны мулдан әзерләгәннәр.

    - Малларны да күп асрыйсың, гаиләгез дә зур, авырлыклар да шактыйдыр?-дигән соравыма:

    -Нишлисең, мәшәкать күп инде. Әмма кемгә җиңел соң. Без бит авыл балалары, җирнең тәмен тоеп, эшләп үскән халык. Читкә китеп бәхет, акча эзләргә бер дә теләгем юк, без шушы җиргә береккән инде. Җир эше күп тырышлык сорый, ялкауларны яратмый ул,-дип җавап кайтарды Рәфис.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: