Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Су һәр өйгә һәм һәрчак кирәк

    Редакциянең "Кайнар линия"сенә авылыбызда су юк, урамыбызга, өебезгә су килми, дип шылтыратучылар аз түгел. Татар Борнае авылыннан бик борчылып бер хатын-кыз болай диде: -Югары очка су килеп җитми, өч урам халкы сусыз яшибез. Ә бит мәсьәләне хәл итәргә дип бездән 300әр сум акча җыйдылар, ай саен шулай ук су өчен...

    Редакциянең "Кайнар линия"сенә авылыбызда су юк, урамыбызга, өебезгә су килми, дип шылтыратучылар аз түгел. Татар Борнае авылыннан бик борчылып бер хатын-кыз болай диде:

    -Югары очка су килеп җитми, өч урам халкы сусыз яшибез. Ә бит мәсьәләне хәл итәргә дип бездән 300әр сум акча җыйдылар, ай саен шулай ук су өчен тиешле акчаны түләп торабыз. Су булмагач, нәрсә өчен түләтәләр соң безне? Сусыз ничек яшәргә ди?

    Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгыннан мондый җавап алдык:

    -Чынлап та, кызу көннәрдә халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр була. Мәсьәләне хәл итү өчен башняны чистартырга дип, акча җыйган идек, әлегә ул акчаларга тотынмадык. Чөнки "Чиста су" программасы буенча эш башладык: яңа скважина борауланды, башня куелды. Тнде суүткәргечләр сузыла. Шулай итеп, авылның Яшьләр, Югары, Мәктәп урамнарында тиздән яңа су системасы булачак. Моңа 4 млн. сум тирәсе акча бирелде. Ә җыелган акчага килгәндә, әгәр бик кирәк булмаса, аны халыкка кире таратырбыз.

    Түбән Колчуриноның югары очына да су барып җитми икән. Исемен әйтергә теләмәгән бер ир-ат (күрәсең, җирле хакимияттән кешеләр нык кына шүрли, зарларын безгә җиткерәләр, әмма исем-фамилияләрен әйтмиләр):

    -Элек су башнясын Валентин Льдинов карап тора иде. Электрик ул, эшнең җаен белә, ватылганны төзәтеп тә куя. Әмма олыгайды инде, хәзер бу эшне башка кешегә йөкләделәр. Ул киткәннән бирле суга тилмерәбез,-диде. Аңа җавапны Югары Колчурино җирлеге башлыгы Елена Красновадан алдык.

    -Башняны кем эшләтүе мөһим түгел, бик күпләр суны бәрәңге бакчаларына агыза, шунлыктан кызу көннәрдә су бөтен өйләргә дә барып җитми шул. Менә «Чиста су» программасында катнашып, Кыр урамында скважина бораулатабыз. Аннары инде су проблемасы хәл ителер. Ә хәзер, яңгырлар явып торганда, су һәркемгә җитә,-диде җитәкче.

    Ташбилгедә су проблемасының хәл ителүе турында берничә гаилә хат язган иде безгә. Хат газетада басылып чыккач, шунысы мәгълүм булды: бу зур авылны сулы итү өчен бик күп көч куелган, чыгымнар тотылган. Елга аша үткәреп, кышын да туңмаслык итеп, 373 метр суүткәргеч салганнар, шулай итеп, авылны су белән тәэмин итү системасы бер боҗра итеп тотыштырылгын.

    -Бу эшнең күпчелек өлешен Әлки коммуналь челтәрләре җәмгыяте башкарды. Предприятие җитәкчесе Сафин Искәндәр үзе контрольдә тотты. Егетләр көне-төне диярлек эшләделәр. Билгеле, район җитәкчеләре дә һәрьяклап булышты, халык та читтә калмады,-дип аңлатма бирде Ташбилге җирлеге башлыгы Хәртрә Әхмәдиева.

    Ниһаять, күптән көтелгән яңгырлар да килде. Мөгаен, бәрәңге бакчаларына су сибүдән туктарлар аларның хуҗалары. Яшелчәләр дә яңгыр суларын җитәрлек «эчеп» калырлар. Әмма халыкны чиста су белән тәэмин итүдә өзеклек булмасын өчен авыл җирлекләрендә эшне дәвам иттерергә кирәклеге аңлашыла. Яңгырлы көннәр вакытлыча җиңеллек кенә бит. Ә су гел кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: