Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы үз биләмәләрен тулысы белән сугаруга күчте

    Фермер Юрий Тяминов соңгы елларда бәрәңге үстерүгә җитди алынды. Әмма 2010 елдан башланган корылыклы җәйләр аңа бу эшне сугаруларсыз гына дәвам итеп булмыйсын ныклап төшендерде. Бүген фермер 45 гектарлы бәрәңге басуын, 2-3 әр гектардагы кишер, кәбестә кишәрлекләрен тулысы белән сугарып үстерә. Юрий Анатольевичның кырлары Чуаш Борнае авылы яныннан агучы Борнай...

    Фермер Юрий Тяминов соңгы елларда бәрәңге үстерүгә җитди алынды. Әмма 2010 елдан башланган корылыклы җәйләр аңа бу эшне сугаруларсыз гына дәвам итеп булмыйсын ныклап төшендерде. Бүген фермер 45 гектарлы бәрәңге басуын, 2-3 әр гектардагы кишер, кәбестә кишәрлекләрен тулысы белән сугарып үстерә.

    Юрий Анатольевичның кырлары Чуаш Борнае авылы яныннан агучы Борнай елгасы аръягында. Басу елга буйлап җәелеп ята. Бәрәңге әле яңа гына тишелә башлаган. Ә менә кәбестәләре, күз тимәсен, хәйран көчле үсеп утыра. Юрий Тяминов механизатор Юрий Козырев белән сугару җайланмасы тирәсендә кайнашалар иде. Мин, дымлы кәбестә кишәрлегенә ишарәләп:

    -Яңа сиптердегезме?-дим.

    -Юк, кичә сиптергән идек. Өч көнгә бер сугарабыз. Җилле, бик эссе вакытларда көн аралаш та сиптерергә туры килә,-ди фермер.

    Арырак 7-8 хатын-кыз китмәннәр белән эшли - кәбестәне чүп үләннәрдән арындыралар. Дымлы җирдә чүп үләне дә күкрәп үсә шул.

    Юрий Анатольевич үзендә эшләүче хатын-кызлар хезмәтеннән бик канәгать күренә.

    -Менә шул апалар бөтен эшне башкарып торалар инде. Ярдәмгә өстәмә кешеләр дә чакыргалыйбыз - берәр көн буталып йөриләр дә югалалар. Монда җиң сызганып эшләргә кирәк шул. Яшелчәләрне утырту, әллә ничә кат чүп үләннән эшкәртү, аннан уңышны җыеп саклауга кую - барысы да алар кулыннан уза, алар көче белән башкарыла.

    Мин фермердан быел бәрәңге мәйданнарын алдагы еллардагыдан киметә төшүенең сәбәбе белән дә кызыксындым.

    -Минем бит бәрәңгене саклауга кую өчен складым бер генә. Анда күп дигәндә 400 тонна продукция сыя. Шуны тутырып салам. Калган бәрәңгене салкыннарга чаклы кая сатып, кая бушка өләшеп бетерәм. Кышкы айларда акча кирәк була башлый да, складтан әзрәген сатып җибәрәм. Тора-бара янә акчага ихтыяҗ туа. Шулай киметә торгач 45 гектарлык чәчүлегем калган.

    -Зуррак склад төзергә ниятлисездер инде?

    -Быел уңыш ничек булыр бит. Алга нәрсәдер планлаштырырга да куркыта. Һәр көнне ходайдан яңгыр сорыйм. Сугару бит ул продукциянең үзкыйммәтен арттыра.

    -Кәбестәге хәйран үсеп килә. Кайчан өлгерергә тиеш?

    -Беренче уңышны 20 июньдә ала башларбыздыр. Кәбестәне узган ел да утырткан идек. Былтыр аны үстергәндә җибәргән ялгышларны быел кабатламаска тырышабыз. Уңыш әйбәт булыр, насыйп булса.

    Бүген Тяминовның ике сугару җайланмасы эшли. Суга кытлык юк - узган ел Борнай елгасы республика программасы нигезендә сусаклагыч буларак төзелде. Смета бәясе 14 миллион сум торган әлеге эшне Әлки "Мелиорация" ПМК бөтен шартларына китереп башкарган.

    Сусаклагычка Чуаш Борнае халкы да шатланып туя алмый. Зур сулык бит авылга орынып диярлек тора. Бала-чага су коена, кош-корт, мал-туар шунда рәхәт чигә. Ә инде Юрий Анатольевич шул сусаклагыч төзелгәч кенә җиңел сулап куя. Хәзер инде сугару белән үстереп нинди дә булса уңышка өметләнергә була, ди. Югыйсә елның елында иң кирәк вакытта яңгыр болытлары безнең якларны читләтеп үтә.

    Кәбестә кишәрлекләрендә чүп утаучы хатын-кызлар белән дә аралашып алдык. Алар умарта караучылар кебек ак күлмәкләрдән, челтәрле баш киемнәреннән иде. Вак чебен бик күп икән. Дөрес, фотога төшерә башлагач, ул киемнәрен тиз генә салып та куйдылар.

    -Без бу кәбестәне бала тәрбияләгән кебек карыйбыз. 27 мартта орлык чәчеп теплицада үстердек. Көннәрнең җылынганын көтеп 28 апрель җитте. Кәбестә үсентеләре зурайды. Шуңа аларны махсус машина белән утырта алмадык, кул белән берәмтекләп утыртып чыктык,- ди Дина…

    -Бу кырда өч сортлы кәбестә. Кайсы яхшырак уңыш бирә, халык яратып ала, шунысын киләсе елга күбрәк утыртачакбыз,-дип сүзгә кушыла… . -Егетләребез суны җәлләми сибәләр. Аякларыбыз чак батмый кырда. Безнең елганың бит суы да шифалы. Колонка суыннан җир катып китә, ә монда туфрак күпереп тора.

    Республика җитәкчелеге 2010 елгы корылыктан соң сугару эшенә җитди алынды. Сугару агрегатларын торгызу программасы эшли башлагач, Юрий Анатольевич ике насос һәм дүрт сиптерү барабанын ташламалы шартларда сатып алган.

    Хәзер мелиорация буенча федераль программа да кабул ителде. "Хузангай" кооперативы шул программа нигезендә насослар, алты сиптерү барабаны сатып алды. Алар кукурузны сугару юлы белән үстерергә ниятлиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: