Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Ни кылсам, нәрсә эшләсәм дә, әнине уйлап эшлим»

    Районыбызда үсеп канат чыгарган, бүген милли сәнгатебезгә хезмәт итүче талантлы якташларыбыз - безнең мактанычыбыз. Татарстанның атказанган артисты, Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин әнә шундый сәхнә йолдызларыбызның берсе. Туган авылы Иске Салманда да күренекле авылдашлары белән горурланып, ул үскән гаилә, әнисе Айсылу апа турында хөрмәт белән,...

    Районыбызда үсеп канат чыгарган, бүген милли сәнгатебезгә хезмәт итүче талантлы якташларыбыз - безнең мактанычыбыз. Татарстанның атказанган артисты, Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин әнә шундый сәхнә йолдызларыбызның берсе.
    Туган авылы Иске Салманда да күренекле авылдашлары белән горурланып, ул үскән гаилә, әнисе Айсылу апа турында хөрмәт белән, олылап сөйлиләр. Айсылу апа бүген төп йортта улы Фазыл һәм килене Гөлсинә белән яши икән. Аларның зур, иркен-матур өйләренә килеп керүгә, иң беренче түр диварда артист Фәнис Кәлимуллин афишасына күз төшә. "Галиябану" спектакле, Фәнис анда - төп рольдә. Артистларның сирәге генә башкара ала торган җырлы роль бу. Ә Фәнис Кәлимуллин - сәхнә өчен туган зат инде ул. Бөтен килеш-килбәтеннән бөркелеп торган затлылык, образны ача белү осталыгы, моңлы матур тавыш, инде дә килеп, коеп куйгандай буй-сын, чибәрлек…
    Улы турындагы сокланулы сүзләребезне Айсылу апа сабыр гына тыңлый.
    -Бик кечкенәдән артистлык чалымнары бар иде аңарда,-дип сөйли башлый аннан, сораштыруларыбызга җавап итеп. - Дүрт-биш яшеннән үзебез белән мәҗлесләргә, кич утыруларга ияреп йөрде. Барган бер җирдә "Җырчы малаегыз килдеме?" дип кенә торалар, һичшиксез җырлаталар иде үзен. Бик оялчан булды, чаршау артына качып кына җырлар иде. Авылдамы, райондамы - клубтагы бер генә чара да Фәнистән башка узмады. Үзе гел "артист булам!" дип хыялланды. Мәрхүм әтисе дә бик сөенә иде төпчегебезгә карап, артист булып сәхнәгә чыкканын күрә генә алмады…
    Айсылу апаны язмыш иркәләмәгән. Ул бит сугыш елы баласы - ә аларга тормыш авырлыкларын ай-һай күп татырга туры килә.
    Үсеп буйга җитүгә фермада эшли башлаган, аннан 18 ел балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булган. Ире Хафиз белән ике кыз, ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Тик балалары өчен сөенеп тигезлектә олыгаерга насыйп булмый шул. 40 ел тракторчы булып эшләгән ире, пенсия яшенә дә җитмичә, өч кенә көн авырып вафат булган. Бу кайгыдан тернәкләнеп кенә килгәндә дүрт бала анасын тагын бер ачы сынау көткән икән. 13 ел элек ул бик каты авырып китә.
    -Казан хастаханәсендә операция өстенә операция кичердем. Аннан инфаркт китереп бәрде. Яшәү белән үлем арасындагы ул көннәрне искә төшерү дә авыр,-ди Айсылу апа. -Бөтенләй өметем киселгән чаклар да булды. Әмма өмет-ышанычны беркайчан да җуярга ярамый икән. Ходайның рәхмәте белән терелеп аякка бастым. Авыр чирдән соң сәламәтлеге инде какшабрак калса да, Айсылу апа тик торуны белми, кулыннан эш төшми. Өйдәгеләр эштән кайтуга аш-суын да әзерләп тора, йорттагы вак-төяк эшләрне дә башкарып куя.
    -Безнең әни бик тә урман ярата,-дип сөйләгән иде Фәнис. -Әле без бала вакытта тиз-тиз генә җыена, кирәк-яракны ала да: "Әйдәгез әле, урманга барып кайтыйк, берәр нәрсә очрамый калмас", дип безне ияртеп китә иде. Урманның хисапсыз байлыклары, кешене туендыручы булуы хакында күпме хикәятләр ишеттек без аңардан, үләннәрне, гөмбәләрне танырга өйрәндек. Урманнан бер дә буш кайтмый идек. Я җиләк җыябыз, я булмаса гөмбә, балан… Әни баланны бигрәк тә ярата инде. Ул пешергән балан бәлешләренең тәме гел авызда.
    Фәнис үзе дә бик ана җанлы, әнисен хөрмәтләп, кайгыртып яшәүче игелекле бала икән. Бу хакта Айсылу апа эчке бер горурлык һәм сөенеч белән сөйли.
    -Фәнисем кечкенәдән мине кызгана, авырсам янымнан китми, гел булышырга тырыша иде. Кер юа башласам, тазның икенче башына ул килеп тотына, ялт иттереп идәннәрне юып чыгара. Йон да эрли, токмач та кисә белде. Әтәчне суеп, йолкып-чистартып, эштән кайтышыма аш та куеп җибәргән иде берсендә. Балачактан чисталыкны яратты, киемнәрен гел пөхтә йөртте, укуда да, тәртибе белән дә үрнәк булды, миңа бернинди проблема тудырмады. Авырып хастаханәдә ятканда көн саен хәлемне белергә килеп йөрде. Хәзер дә тикшерелергә барырга кирәк булганда машинасы белән кайтып ала, табибларга йөртә, хөрмәтләп кайтарып куя… Фәнисемнең кеше арасында шундый дәрәҗәгә ирешүенә шатланып бетә алмыйм. Тормышта һәммәсенә дә бары үз сәләте, тырышлыгы белән иреште бит ул. Башта театр училищесы, аннан университет тәмамлады. Хәзер сәхнәдә дә уйный, театр училищесында студентлар да укыта. Хатыны Алия белән кыз һәм ул үстерәләр. Миңа күрсәткән игелекләре үзләренә бише белән кайтсын иде, дип телим.
    Язмабызны Фәниснең үз сүзләре белән тәмамлыйк:
    -Бөтен кешегә дә үз әнисеннән дә яхшырак әни юктыр инде ул. Минем әни тормышымның иң матур мизгелләрен бүләк итүче, миңа юл күрсәтүче иң якты маяк. Мин ни кылсам, нәрсә эшләсәм дә, әнине уйлап эшлим. Бу гамәлем аңа ничек барып җитәр, ул нәрсә уйлар дип. Бу аңардан курку түгел, аны хөрмәт итү, билгеле. Бүгенгесе көндә мин иң бәхетле кеше. Аллага шөкер, минем әнием исән-сау! Аңа алга таба да сәламәтлек, озын гомер телим. Мине дөньяга китерүенә, яхшы тәрбия биреп, белемле итүенә, кеше арасында чын мәгънәсендә кеше итү өчен бар көчен куюына бик рәхмәтлемен. Мин яратам сине, әнием!
    «Без беркайчан эти-әни сүзеннән чыкмадык»
    Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры, бөтен республикага танылган иганәче Фоат Вәлиевнең әнисе Минҗиһан апага бу көздә 90 яшь тулды.
    Кызганыч, бу олы юбилейны карты белән тигезлектә каршылый алмадылар. Алтмыш елдан артык бергә гомер иткән ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәммәтвәли ага берничә ел элек вафат булды. Шөкер, балалары исән-саулар. Ә Вәлиевләрнең биш балалары да әти-әниләре генә түгел, ил горурланырлык кыз-уллар. Фоатлары - Татарстанның атказанган төзүчесе, депутат, Шәүкәтләре - районыбыз электр челтәренең иң беренче җитәкчесе, "Сельэнерго" директоры булган кеше, озак еллар Казанда "Татагропром-
    энерго" оешмасында баш инженер булып эшләгән, 50 яшеннән арбитраж идарәчесе. Әхәт, Рәфкатъ, Розалияләре дә республиканың төрле тармакларында җаваплы вазыйфалар башкарып танылган затлар.
    Без Каргага Минҗиһан апа янына барганда Шәүкәт абый да анда иде. "Әнинең яше олы бит инде, хәзер колагы да бик начар ишетә, шуңа бер дә ялгызын калдырмыйбыз. Күбесенчә әни янында энебез Әхәт тора, ул эшләре белән Казанга киткәч мин кайттым менә,-ди Шәүкәт абый. - Барыбыздан да бигрәк әнине җәмәгате белән Фоат карый инде. Төп йортны матурлап ремонтлап, әнигә бик әйбәт шартлар тудыручы, бик яхшы тәрбия күрсәтүче - алар. Чит илдән әйбәт колак аппаратлары да кайтартып карадылар. Тик әллә ни ярдәме тимәде шул".
    Өйдә безне тәмле коймак исе каршылады. Минҗиһан апа иртүк торып пешереп куйган икән.
    - Ник алай мәшәкатьләнәсең, үзең бит коймак ашамыйсың да, дим. Менә ватылган йомыркалар бар иде, әрәм булмасын дип пешердем шул, ди. Ачлыкларны күп күргәнгәдер, әни ризык әрәм булганны, исрафчылыкны яратмый. Аннан соң, эшсез тора алмый ул. Таңнан торып йортка чыга, тавыкларны ашата, тегесен-монысын эшли. Гомер буе шулай булды. Беркайчан тик утырмады, кулыннан эш төшмәде,-дип әнисенә яратып карый инде үзе дә пенсия яшендә булган олы улы.
    Минҗиһан апа тормышында михнәтләрне бик күп күргән шул. Аның әтисе Гыйният Гафиятов Карга авылының гайрәтле, булдыклы кешесе була. Колхозлашу башлангач, кулак дип аның йортын, мал-мөлкәтен тартып алалар, үзен Казанга ТЭЦка эшкә куалар, гаиләсен төрле авылларга тараталар. Бөек Ватан сугышы башлангач, башка үсмер кызлар белән бергә Минжиһанны урман кисәргә җибәрәләр. Андагы газапларны, ачлыкны, 70-80 кеше бер землянкада яшәүләрен ул күз яшьләре белән искә ала. Кыз балаларга җидешәр кубометр урман кисәргә көнлек норма бирәләр. Норманы тутырмасаң, землянкага да кертмиләр, арттырып үтәсәң, 900 грамм ипи бирәләр. "Ул икмәкне чабата кипкәнче ашап бетерә идек инде", ди Минҗиһан апа. Чыдамаслык авыр булгач, качып та карыйлар, әмма этләр белән куып тоталар, авылга конвой белән килеп алалар.
    Сугыштан соң да совхозның иң тырыш эшчеләреннән була ул.
    - Әти байтак еллар авыл советы председателе булды, иртүк эшкә китеп, өйгә соң гына кайта иде. Йорттагы бөтен хезмәтне әни үз җилкәсендә тартты дисәм, һич арттыру булмас, - ди Шәүкәт абый. -Терлек тә карады, утынын да ярды, зур гаиләне дә пешереп-төшереп тәрбияләп торды. Ул елларда әтинең бертуган Зәйнәп апасы да безнең белән яшәде. (Зәйнәп Вәлиева - Ленин ордены кавалеры, ике чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, СССР халык казанышлары күргәзмәсе дипломанты. Озак еллар Карагада ферма мөдире була. Ред.) Әни белән алар бик тату тордылар. Апа гел хөрмәттә, урыны түрдә булды. Гомумән, әни бик сабыр кеше, беркайчан зарланмас, бүтәннәр белән сүзгә килмәс. Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә, диләр бит, әнинең тормыш принцибы шундый иде. Әти белән әни һәрвакыт безнең өчен иң абруйлы затлар булдылар. Без беркайчан алар сүзеннән чыкмадык.
    -Балаларыма тавыш күтәрү түгел, бервакытта, «инде» дип тә әйтмәдем,-дип сүзгә кушыла Минҗиһан апа. -Барысы да бик тыңлаучан булдылар. Фоат арада шук, тиктормас малай иде. Ул урамда дуслары белән ду килеп уйнап ятканда бер генә чыгып эндәшәм, шундук өйгә кайтып җитә иде. Баланы яхшылык белән җиңәргә, тәмле сүз белән генә тәрбияләргә кирәк дип беләм. Рәхмәт, берсе дә йөзебезгә кызыллык китермәделәр.
    Берничә ел элек Минҗиһан апа Вәлиева милләткә лаек асыл балалар тәрбияләп үстергән өчен Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.
    «Улларымның кешеләргә ярдәмле булуы - минем өчен зур куаныч»
    Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар - районыбызның иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләре. Аларның елдан-ел киңәя һәм куәтләнә барган шәхси предприятиеләрендә йөзләп кеше хезмәт куя.
    Шулкадәр райондашыбызга хезмәт урыннары булдырып, яхшы эш хакы белән тәэмин итү өстенә, алар иганәчелек белән дә бик актив шөгыльләнәләр. Авылларны төзекләндерүдә катнашу, мәчетләргә булышу, өлкән яшьтәгеләргә, ялгызларга ярдәм кулы сузу, авыл халкы өчен дини һәм дөньяви бәйрәмнәрне оештыру һ.б. - абыйлы-энеле Шәйхетдиновлар мондый игелекле гамәлләргә акча җәлләми. Бик күп райондашларыбыз аларга ихлас рәхмәтләрен юллый.
    Инде эшлекле һәм булдыклы, кешеләргә шәфкатьле бу егетләрнең әниләре белән танышыйк.
    Саҗидә Хасият кызы Татар Борнае авылында туып үскән. Авылдашы Әсхәт Шәйхетдинов белән шактый вакыт дуслашып йөреп, гаилә коралар алар. Бәхетләрен тулыландырып, уллары Альберт, берничә елдан Дамир дөньяга килә. Әмма туган авылларында төпләнеп яшәп китә алмыйлар. "Путь к коммунизму" колхозы рәисе урынбасары булып эшләгән гаилә башлыгын Колчуринога управляющий итеп күчерәләр. Берничә елдан - кабат Борнайга, аннан колхоз рәисе итеп Апакка, аннан Түбән Әлкигә. Бу авылны ошатып, шушында төпләнергә карар кылалар. Соңрак әтиләрен район үзәгенә җитәкче урынга күчерсәләр дә, гаилә инде Түбән Әлкидән кузгалмый.
    Ике күченү бер янгынга тиң диләрме әле? Бер җайга салынган тормышыңны, йорт-җирне, эшеңне калдырып китеп, яңа урынга килеп урнашу җиңел булмый, билгеле. Әмма ачык күңелле, аралашучан, үткен-җитез Саҗидә һәр яңа авылга тиз ияләшә, кешеләр белән уртак тел таба.
    -Кая гына яшәсәк тә, өйдә утырмадым, эшкә чыктым. Авыл хатыннары белән беррәттән гектарлап чөгендер дә эшкәрттем, ындыр табагында да эшләдем,- ди ул. -Әсхәт әйтә иде, председатель хатыны беренче булып эшкә керешергә тиеш, син чөгендергә чыкмасаң, башкаларны мин ничек кушыйм, ди иде. Эш-мәшәкатьләр бихисап, җитәкченең тормышы тынгысыз булса да, бик күңелле, кызык яшәдек. Апакта язгы кыр эшләрен төгәлләгәч үткәрә торган шомырт бәйрәмнәре әле дә сагындырып, хатирәләре күңелне җылытып тора.
    Саҗидә ханымнан улларын ничек шулай булдыклы, тырыш итеп тәрбияләүләре белән кызыксынабыз.
    -Эшләп үстеләр,-ди ул. -Басуда чөгендер сирәкләү, утауда гел минем белән рәттән эшләделәр. Без гомергә йорт тулы терлек - сыер, үгезләр, каз-үрдәкләр асрадык. Мал-туарны карау гел малайлар өстендә булды. Мәктәптән кайталар да фермадан ат алып, аны үзләре җигеп тирес түгәләр, су ташыйлар иде. Яхшы укыдылар, тәртип бозалар дигәнне беркайчан ишетмәдек. Чисталыкны, пөхтәлекне, төгәллекне яраттылар. Мин өлгермәгәндә савыт-сабаны да юып куялар, идәнне дә сөртеп алалар иде. Бакчада да әйткәнне көтми эшләделәр.
    -Әни без үскәндә бик таләпчән булды,-дип сөйли Дамир. -Ул безгә, әтиегезгә әйтәм, дип кисәтсә дә, без әтидән бигрәк аңардан шүрли идек.
    Әниләре әйтүенчә, Альберт белән Дамир балачактан акчаның кадерен, аның җиңел табылмавын белеп үскәннәр. Альберт җиденче сыйныфтан соң җәй буе кырчы булып эшләгән, атка атланып, иген басуларын терлекләрдән саклаган. Аннары комбайнчы ярдәмчесе булган. Киләсе җәйне исә сыйныфташы Фәнис Сираҗев белән үзләре комбайн штурвалына утырганнар. Көн-төн эшләсәләр эшләгәннәр, әмма үз дигәннәрен иткәннәр - комбайнчылар арасында беренче урынга чыкканнар.
    -Алар бит бизнесларын да кечкенә генә эштән башлап җибәрделәр, -ди Саҗидә апа уллары турында. - Бары үз тырышлыклары, үҗәтлекләре, алны-ялны белми эшләүләре аркасында уңышка ирештеләр. Алар һәр көнне иртәнге сәгать биштән аяк өстендә. Көнне физзарядка белән башлап җибәрәләр, "Алинә" спорт комплексына йөриләр, кышын чаңгы шуалар. Тәмәке тартмыйлар, әтиләре белән минем алда рюмка тотмадылар. Әтиебез җиде ел авырды, аңа нинди генә дарулар кайтартмадылар, үзләре юындырдылар, хөрмәтләп карадылар. Ни кызганыч, Әсхәт бүген арабызда юк инде. Рәхмәт, улларым да, киленнәрем дә бик кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Бер ял күрми эшлиләр дип, кайчак жәлләп тә куям үзләрен. Ә тапкан акчаларының шактыен игелекле эшләргә тотуларына, кешеләргә ярдәмле, халык арасында дәрәҗәле булуларына бик нык сөенәм.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: