Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рәмзилнең үз эшен башлап җибәрүенә өч ел вакыт узып та киткән

    Авылларда гаилә фермалары төзүгә Татарстан хөкүмәте зур игътибар бирә. Бу эшкә алынучыларга акчалата ярдәм дә күрсәтелә. Шунысы әһәмиятле, әлеге матди ярдәм - субсидияне кире кайтарырга кирәкми. Гаилә фермалары хакында без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов белән сөйләштек. Хөкүмәтебезнең авыллар үсешенә, аларны саклап калуга, яшьләрне...

    Авылларда гаилә фермалары төзүгә Татарстан хөкүмәте зур игътибар бирә. Бу эшкә алынучыларга акчалата ярдәм дә күрсәтелә. Шунысы әһәмиятле, әлеге матди ярдәм - субсидияне кире кайтарырга кирәкми.

    Гаилә фермалары хакында без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов белән сөйләштек. Хөкүмәтебезнең авыллар үсешенә, аларны саклап калуга, яшьләрне эшле итүгә юнәлтелгән иң отышлы программаларыннан берсе бу,-ди Идрис Габдрахманович. Бүген районда уңышлы гына 28 гаилә фермасы эшләп килә. Шуларның дүртесе дуңгыз үстерү, унысы - сөт җитештерү, бишесе - мөгезле эре терлек симертү, дүртесе - кәҗә һәм сарык асрау, икесе - атлар үрчетү, берсе - балыкчылык, икесе кошлар үрчетү белән мәшгуль. Тагын 4 гаилә фермасы төзелеп бетү алдында.

    Гаилә фермасы бизнесы җитештерүчеләрнең үзләре өчен дә, сыйфатлы продукция алучы кулланучыга да файдалы. Шуның өстенә, гаилә фермалары булдырылгач авылларда дистәләгән яңа эш урыннары барлыкка килде.

    Тәвәккәлләп әлеге зур эшкә районда иң беренчеләрдән алынучыларның берсе - Ташбилгедән Рәмзил Әхмәдиев Бу көннәрдә без аның янында булып, хәлләрен белешеп кайттык.

    -Әлеге программа гамәлгә кергәнче үк, зур гына бер ферма салып күпләп сыер асрау минем күптәнге хыялым иде,-ди Рәмзил. -Көтүгә 9 баш тана, 5 баш сыер куа идек ул елларны. 2011 елда гаилә фермасы төзелешенә субсидия бирелә башлагач, баштан-аяк шушы эшкә чумдым.

    Иң элек аңа бу программага эләгү өчен 24 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән бина проекты, бизнес-план булдырырга кирәк була. Әлеге эшләрдә Рәмзилгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәм итә.

    Бинаны тиз арада төзеп бетереп, файдалана да башлыйлар. Район башлыгы ярдәме белән ферма бинасына чаклы электр линиясе сузыла, тирес чыгару җайланмасы урнаштырыла.

    Маллар абзары төзелешенә киткән чыгымнарның 30 процентын, ягъни 550 мең сумын дәүләт Рәмзилгә кире кайтара.

    Рәмзилнең үз эшен башлап җибәрүенә өч ел вакыт узып та киткән. Шушы чорда шактый күләмле эш башкарылган фермер хуҗалыгында. Үз көчләре белән өр-яңа бөртек саклау склады сафка бастырганнар, аның янәшәсендә генә тагын бер ферма салып куйганнар. Соңгысы тулысы белән әзер. Анда Рәмзил сыерларын күчергән. Искесендә таналарны калдырган Бу җәйдә фермага чаклы 400 метрга якын озынлыктагы юлга битум салынган. Гаилә фермалары өчен бу эш район хисабына башкарыла.

    Рәмзилдән эшенең ничек баруы хакында сорашам.

    -Хәзер фермада 32 баш сыер, 10 бозау тана, калганнары бозаулар. Һәр көн саен 250 килограмм сөт савып тапшырабыз. Хәзер бит сөтнең кимегән чагы. Озакламый сыерлар бозауларга тиеш, сөт тә артачак. Тәүлеклек савым 350-380 килограммга җитәчәк,-ди яшь фермер.

    -Гаилә фермасы эше мәшәкатьле. Моның чаклы хуҗалыкны алып баруы ансат түгелдер? - дим Рәмзилгә.

    -Әтием Фәргать бик булыша. Терлекләрне карарга ике авылдашыбызны ялладык, ярдәмгә сыер свучыбыз да бар. Шунсыз җиңеп булмый,-ди ул.

    -Табыш дигәннәре чыгымнарны капларга җитәме соң?

    -Зур табыш китермәсә дә, тормышыбызны алып барырга җитә. Мин ай саен шактый кредит та түлим бит әле.

    Бу җәйдә Рәмзил бер сенаж базын да тутырып куйган.

    -Сыйфатлы сөт алыйм дисәң, коры печән генә җитми, сусыл азык та кирәк,-ди фермер.

    Киләсе ел уңышын кайгыртып, 100 гектар җиренең 55 гектарына уҗым бодае чәчеп калдырган.

    -Гаилә фермасы хезмәтенә алынуыма шатланып туя алмыйм,-дип сөйли Рәмзил. -Әле өч ел элек, эшне башлап җибәргәндә, бераз курку хисе бар иде. Хәзер менә, үзегез күреп торасыз, матур гына эшләп ятабыз. Сүзем шул: нияте булган кешеләр икеләнеп тормасын. Бик ышанычлы программа бу.

    Миңа да бер бәхет елмаер әле, дип бер урында көтеп утырсаң яшәүләре читенрәк шул. Эшләсәң, тырышсаң гына барысы да була, -ди Рәмзил Әхмәдиев.


    Район гаилә фермаларында мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 494 башка җитте. Шуның 200е - савым сыерлары. Быелның 10 аенда гаилә фермалары 497 тонна сөт саткан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: