Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нәтиҗәле аралашу ике якка да кирәк

    Һәр атнаның сишәмбесендә республикадагы төрле дәрәҗә хакимият органнары халыкны кабул итә. Шәһәрләрдә дә, районнарда да бу көнне кешеләр үзләрен борчыган сорау-мәсьәләләр белән башкарма, закон чыгару һәм вәкаләтле органнарга киләләр, тормыш-көнкүрешне яхшыртуга кагылышлы проблемаларны күтәрәләр, тәкъдимнәрен җиткерәләр. Җирле советларга һәм Дәүләт Советына, Россия Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясеннән сайланган депутатлар өчен...

    Һәр атнаның сишәмбесендә республикадагы төрле дәрәҗә хакимият органнары халыкны кабул итә. Шәһәрләрдә дә, районнарда да бу көнне кешеләр үзләрен борчыган сорау-мәсьәләләр белән башкарма, закон чыгару һәм вәкаләтле органнарга киләләр, тормыш-көнкүрешне яхшыртуга кагылышлы проблемаларны күтәрәләр, тәкъдимнәрен җиткерәләр.
    Җирле советларга һәм Дәүләт Советына, Россия Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясеннән сайланган депутатлар өчен дә халык вәкилләре белән очрашып, аларның фикерен ишетү, депутат һәм сайлаучы арасындагы элемтәләрне ныгыту көне бу.
    Кара-каршы сөйләшү ышанычны ныгыта
    Район хакимияте һәм башкарма комитетына әлкилеләрнең дә йомышы төшми тормый, билгеле. Һәр сишәмбедә хакимият бинасы коридорларында җитәкчеләрнең кабул иткәнен көтеп торучылар шактый җыела. Тормыш бит, кайчак шундый читен, катлаулы эш-мәшәкатьләр килеп чыга ки, аларны кеше үзе генә дә, дус-туганнары ярдәме белән дә хәл итә алмый. Мондый очракта, билгеле инде, хакимияткә мөрәҗәгать итә ул, өмет-ышаныч белән җитәкче каршына килә.
    Инде берничә генә санга күз салып үтик. Узган елда район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Никошин 56 тапкыр кабул итү уздырган. Аның каршына төрле мәсьәләләр белән 212 кеше килгән! Район һәм авыл җирлекләре советлары депутатлары да (биредә сүз "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары турында бара) сайлаучылары белән элемтәдә торып эшләгәннәр - алар белән очрашуда 144 кеше булган. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин сайлаучыларны 3 тапкыр, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев 2 тапкыр кабул итеп, аларның үтенеч-зарларын тыңлап, төрлечә ярдәм иткәннәр. Депутатларыбыз инде быел да берәр очрашу үткәрергә өлгергәннәр. Узган елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева да безнең районда еш булып, төрле чараларда катнашты, авыл җыеннарында кешеләр белән очрашып сөйләште. Шуның өстенә ул биш тапкыр сайлаучыларны кабул итеп, аларның тәкъдимнәрен тыңлады, төрлечә ярдәм итәргә тырышты.
    Инде шундый мөрәҗәгатьләрнең берничәсен генә булса да атап үтик. Март башында һәвәскәр тарихчы Дамир Галимҗанов район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Чуаш Кичүе авылында Муса Җәлил истәлеген мемориал такта урнаштырып мәңгеләштерү тәкъдимен җиткергән. Билгеле инде, аның тәкъдиме хупланган. Нәтиҗәдә авыл мәктәбе стенасына истәлек тактасын элү югары дәрәҗәдә үтте, матур бәйрәмгә әйләнде.
    Дина Мурадова вакытлыча прописка рәсмиләштерүдә, Гөлфирә Әсәдуллина кызын укырга кертүдә, Таисия Зарипова торак шартларын яхшыртуда, Надежда Приткова Базарлы Матакның бер урамында суүткәргечләрне төзекләндерүдә, Энҗе Холщевникова хезмәт хакы буенча бурычларны кайтарып алуда ярдәм сорап киләләр җитәкчеләр каршына. Һәм уңай җавап алалар. Билгеле, бу исемлек гамәлдә булганның бик аз гына бер өлеше.
    Зарларны интернет та җиткерә
    Үз сүзеңне "өстәгеләргә" җиткерүнең тагын бер, заманча юлы бар, һәм аның турында әлкилеләр әйбәт беләләр, актив файдаланалар. Сүз - дәүләт хезмәтләре порталында булдырылган махсус мәгълүмати система. Татарстанда яшәүче һәркем әлеге система аша сорау я шикаять җибәрә һәм он-лайн режимда аның ничек хәл ителүен күзәтеп тора ала. Сайт инде дүртенче ел эшли, шушы вакыт эчендә аңа 78 меңләп мөрәҗәгать кергән, аларның 61 меңе хәл ителгән. Меңләгән татарстанлы өйдән торып кына республика җитәкчеләренә - министрларга һәм депутатларга, хәтта Президентыбызга да мөрәҗәгать итә ала. Иң мөһиме - сайтта бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый - аңа тиз арада җавап бирәләр һәм ярдәм итәргә тырышалар.
    Моны безнең район мисалында да күрергә була. 2012 елдан бирле сайт аша республика җитәкчеләренә егермедән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Хәбәр итүчеләр үз сүзләрен дәлилләп фоторәсем урнаштыралар, проблеманың асылын кыскача аңлаталар. Исемен күрсәтергә теләмәүчеләрдән дә кабул ителә шикаять. Ул тиз арада җаваплы органга я оешма, учреждениегә җибәрелә, үтәлеше контрольгә алына. Әйтик, быел үзен "Гөлфирә Ф. дип атаган берәү сайтка мондый хәбәр куйган:
    "Базарлы Матакның үзәгендәге Крайнов урамында урнашкан "Альянс" кибете каршында юлны аркылы узып булмый, җәяүле кичүе бөтенләй күренми…" Хәбәр 30 июньдә куелган, ә 13 июльдә инде "тиешле эш башкарылды" дип җавап та бирелгән аңа.
    Инде хәл ителгән шикаятьләр арасында Карамалы һәм Иске Әнҗерә арасындагы юлның начар булуын, Базарлы Матакта Актай аша салынган күпергә ремонт кирәклеге, кышын Бакча урамының, Иске Әнҗерә авылының кардан чистартылмавы, Яңа Үргәгарда урам утларының янмавы кебекләр бар. Ә кайберләренә кайчан җайга салыначагын әйтеп статус куйганнар. Бу хәбәрләрнең үтәлеше, әйтүемчә, район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан даими тикшерелеп тора. Һәм моны белеп алган кешеләр "Халык контроле"нә активрак мөрәҗәгать итә хәзер.
    Шулай итеп, республиканың төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары, депутатлар, җирле үзидарәләр белән татарстанлылар, шул исәптән әлкилеләр дә арасында элемтәне җайландыруның яңадан-яңа ысуллары эшкә җигелә. Бу ике як өчен дә файдалы, чөнки халык белән даими очрашу, аралашу бик күп проблемаларны тиз арада һәм нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә бит.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: