Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы авыл җирлекләре арасында сөт хәзерләү күрсәткечләре шактый түбәннәре дә бар

    фото smi44.ru сайтыннан Вакыт бик тиз уза, менә инде елның яртысына нәтиҗәләр ясыйбыз. Шәхси хуҗалыклардан ел башыннан бирле 3214 тонна сөт хәзерләнде. Шунысы шатландыра: узган ел белән чагыштырганда 368 тоннага күбрәк сөт җыйганбыз. Районның барлык авылларында диярлек шәхси хуҗалыклардан сөт җыю яхшы оештырылган бүген. Күп кенә хуҗалар, үзләреннән арткан сөтне...

    фото smi44.ru сайтыннан

    Вакыт бик тиз уза, менә инде елның яртысына нәтиҗәләр ясыйбыз. Шәхси хуҗалыклардан ел башыннан бирле 3214 тонна сөт хәзерләнде. Шунысы шатландыра: узган ел белән чагыштырганда 368 тоннага күбрәк сөт җыйганбыз.

    Районның барлык авылларында диярлек шәхси хуҗалыклардан сөт җыю яхшы оештырылган бүген. Күп кенә хуҗалар, үзләреннән арткан сөтне сатып, гаилә бюджетын бөтәйттеләр. Ә гомумән алганда райондашларыбыз шушы чорда 52 миллион 369 мең сум акча эшләп алдылар. Бу шулай ук узган ел күрсәткечләреннән 17 миллион 922 мең сумга күбрәк.

    Авыл җирлекләре арасында сөт хәзерләүне элеккечә Салман, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Иске Алпар һәм Иске Чаллы җирлек советлары бик яхшы оештыра. Биредә шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыердан 1500-3700 килограммга чаклы кыйммәтле продукция хәзерләнгән. Район буенча әлеге күрсәткеч 1147 килограммга тигез.

    Әмма сөт хәзерләүне оештыруда файдаланырлык мөмкинлекләр әле дә бар. Сөтне кабул итү бәясе дә чагыштырмача әйбәт: узган елда ул сөт җыю пунктларында 12 сум 10 тиен тәшкил итсә, хәзер 16 сум 30 тиен.

    Авыл җирлекләре арасында сөт хәзерләү күрсәткечләре шактый түбәннәре дә бар. Сүз бер сыердан хәзерләнгән уртача күрсәткеч турында. Мисал өчен, Базарлы Матакта яшәүчеләр һәр сыердан 573 кг, Чуаш Борнаенда 671 кг, Түбән Кәчидә 719 кг, Иске Матакта 761 кг, Юхмачыда 762 кг сөт сатканнар. Әлеге авыл җирлекләре җитәкчеләренә һәм сөт җыючыларга эшне яхшырту турында уйларга һәм чаралар күрергә кирәк.

    Ә бит узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләрне шактый арттыручылар да бар. Әйтик, Борискино авыл җирлеге сөт хәзерләүчеләре узган елга караганда 73 процентка, Иске Хурадада 74 процентка күбрәк продукция җыйдылар. Район буенча үсеш 13 процент тәшкил итте.

    Җәй уртасы, явып үткән мул яңгырлар табигый болынлыклардагы үләннәрне үстереп, куертып җибәрде. Хәзер сыерларның иң күп һәм арзанлы сөт бирү чоры. Терлек асраучылар моннан ничек тә файдаланып калырга тырышалар. Бары шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны тиешенчә оештырырга гына кирәк. Җирлек башлыклары авыл халкына гаилә бюджетын ныгытуның бу мөмкинлегеннән файдаланып калу өчен шартларны тудыра алсыннар иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: