Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Олимпиада үткәрү – үзе үк җиңү

    Бүген Сочида 22 нче кышкы Олимпиада башлана.

    Олимпия уеннары 17 көн дәвам итә. 23 февральдә Олимпиаданы ябу тантанасы булачак. Уеннарда спортның 15 төрендә (биатлон, бобслей, тау чаңгысы спорты, керлинг, тимераякта шуу, чаңгыда двоеборье, чаңгыда узышу, трамплиннан сикерү, чана спорты, скелетон, сноуборд, фигуралы шуу, фристайл, хоккей, шорт-трек) 98 комплект медальләр өчен көрәш барачак.

    Сочига 105 илдән 2800 спортчы, миллионнан артык турист килә. Уеннар вакытында шәһәрдә 25 мең волонтер эшләячәк.

    Бүген кышкы Уеннарны ачу тантанасына Олимпиада уты да килеп җитәчәк. Олимпиада уты эстафетасы узган елның 7 октябрендә Мәскәүдән башланган иде. 123 көн эчендә ул бөтен Россияне узды. 30-31 декабрьдә Олимпиада уты Татарстанда - Болгарда, Свияжскида, Казанда булды.

    Без барыбыз да Олимпия уеннарында Россия командасының җиңүе өчен җан атабыз. Хәер, күпләр, Россия инде болай да һичшиксез җиңүче, диләр. Чөнки Олимпиада үткәрү хокукын яулау - Россиянең халыкара аренада көчле уенчы булуын тану ул.


    Әлкилеләр бүген Сочида башланасы 22 нче кышкы Олимпия уеннарын карарга җыенамы? Күпләр әле 1980 елда Мәскәүдә булган 22 нче җәйге Олимпиаданы да хәтерлидер?

    Валентина Афанасьева, медицина хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе:
    -1980 елның җәендә Мәскәүдә узган Олимпиада бик исемдә. Эштән бушаган арада тизрәк телевизор каршына утырып Уеннарны тамаша кыла идек. Дөньякүләм спорт чарасының Мәскәүдә зур уңыш белән үтүенә ничек шатланганыбызны, илебез өчен нинди горурлык хисе биләвен белсәгез! Ә Олимпиада ябылу тантанасын, Александра Пахмутова җыры астында Олимпия аю баласының стадион өстеннән очып китүе күренешен күз яшьләре белән күзәттек. Гомер онытылмас дулкынландыргыч картина булды ул. Ә безнең район үзәк хастаханәсе табибы Ирина Красновекина республика туристлары составында Мәскәү Олимпиадасын үз күзләре белән күреп кайтты. Аның тәэсирләре әйтеп бетергесез иде. Мәскәүгә килгән һәр турист 1980 метр араны (Олимпиада узган ел санынча) йөгереп үтәргә тиеш булган. Мәскәүнең күз явын алырлык матурлыгын, андагы тәртип, чисталыкны, чит ил яшьләре белән якыннан аралашуларын, ярышларны тамаша кылуларын дулкынланып, сокланып сөйләде хезмәттәшебез.
    Билгеле, Сочида узачак Олимпиада белән дә бик кызыксынабыз. Мин үзем спортны яратам. Әле соңгы елларга кадәр рәхәтләнеп чаңгы шудым. Чаңгы ярышларын да, тимераякта фигуралы шууны да телевизордан һичшиксез карарга җыенам.

    Фәридә Таҗиева, хезмәт ветераны, Әхмәт авылы:
    -Минем туганнан туган энем Мансур Суфияров бик яшьли Мәскәүгә китеп урнашкан иде. Ул Мәскәүдә Олимпиада корылмаларын төзүдә дә катнашты. Ялга кайткан чакларында спорт чаралары үтәсе объектларның искиткеч матур да, ышанычлы да булачагын, Мәскәүнең нинди зур вакыйгага әзерләнүен, анда дөньяның барлык илләреннән спортчылар, туристлар киләсен безгә дә сөйли иде. Аннан соң менә күпме вакыт узып киткән. Хәзер Сочида буласы Олимпиада турында газеталардан укып, телевизордан күреп торабыз. Ярышларны да карарбыз, Алла боерса. Ул чаңгы, хоккей өчен бигрәк тә безнең ир-атлар - ирем, улларым, оныкларым җан ата инде. Безнең теләк шул: үз спортчыларыбыз җиңүләрне күбрәк яуласын, Олимпиада хәвеф-хәтәрсез, исән-имин генә үтә күрсен!

    Владимир Афиногентов, Базарлы Матак авылы:
    -Кышкы Олимпия уеннары башлануын түземсезлек белән көтәм. Үткән елның җәендә хатыным, ике кызым белән Казанда Универсиада ачылу тантанасында булган идек. Ул искиткеч тамаша онытырлык түгел, шулкадәр тәэсирләнеп, бик матур кичерешләр белән кайттык. Универсиаданың волейбол, җиңел атлетика ярышларын да барып күрдем. Ә Олимпиаданың ачылу, ябылу тантаналарын да , барлык ярышларын да калдырмый карарга исәп. Без хатыным белән икебез дә биатлонны үлеп яратабыз. Мин үзем биатлон буенча Россиянең ир-атлар командасына зур өметләр баглыйм. Аларның эстафетада алтын медаль яуларга бөтен мөмкинлекләре дә бар. Ә индивидуаль узышта яраткан биатлончым Шипулин сынатмас дип өметләнәм. Әлбәттә инде, Олимпиаданың таҗы хоккей булачак. Финал матчы 23 февральдә - Уеннар ябылу көнендә уза. Анда Россия һәм Канада командалары очрашырдыр, мөгаен. Без, җанатарлар, үзебезнең хоккейчыларның бары алтын яулавын көтәбез. Рухи-ихтыяр көчләрен бер йодрыкка тупласалар, алар һичшиксез моңа ирешәчәк.

    Әнвәр Галимов, спорт ветераны, тренер:
    -Үземне белгәннән бирле чаңгыда, тимераякта шуам. Җиденче класстан башлап ел саен район чаңгы ярышларында беренчелекне беркемгә бирмәдем. Ә унынчы сыйныфта Болгарда узган зона бәйгесендә җиңеп чыктым. Мин армиядә спорт ротасында хезмәт иттем. Анда да 10-15 чакрымга чаңгы узышында дивизиядә җиңүче булып килдем. Гер күтәрү буенча спорт мастеры, чаңгы буенча спорт мастерлыгына кандидат булдым. Гомер буе спорттан аерылмадым. Хәзер "Алинә" спорт залында өлкән яшьтәгеләр белән дәвалау физкультурасы дәресләре алып барам. Әлбәттә, Сочидагы Олимпиаданың барлык ярышларын карап барачакмын. Узган кышкы Олимпиадада безнең ил командасы әллә ни әйбәт чыгыш ясамаган иде. Ә бу юлы уңышлары зуррак булыр дип өметләнәм. Россия җыелма командасы нигездә яшьләрдән тора. Белүемчә, Уеннарга җитди әзерлек алып барылды. Аннан соң, үз өеңдә диварлар да булыша, диләр бит.

    Галина Лыскова, Юхмачы урта мәктәбе укытучысы:
    -Безнең мәктәп хәзер Олимпиада рухы белән яши инде. Барлык сыйныфларда кышкы Олимпия уеннарына багышланган класс сәгатьләре булып узды. Берничә көн элек кенә мәктәбебездә бадминтон буенча район ярышы үтте. Олимпиада уңаеннан оештырылган әлеге бәйгедә безнең команда беренче урынны яулады. Бездә спортка мөкиббән укучылар бик күп. Биатлонны, чаңгы спортын нык яраталар. Сочида узасы Олимпиада башлануын да бик көтәләр. Кыскасы, Олимпиада җанатарлары бихисап мәктәбебездә. Ә мин үзем тимераякта фигуралы шууны карарга яратам. Евгений Плющенко алтын медаль яулар дип өметләнәм. Әлбәттә, үзебезнең уенчыларның, бигрәк тә Россия җыелма командасына кергән Татарстан спортчыларының уңышлы чыгыш ясауларын телим.
    Люция Низамиева сораштырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: