Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Онытмасын уллары да, эшләгән коллективлары да

    1 октябрьне өлкән буын вәкилләренә багышлау турында карарны Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы 1990 елда кабул итә. Максат - игътибарны картаю проблемаларына юнәтү.

    Ләкин берничә ел үтүгә үк безнең илдә әлеге дата башлангыч мәгънәсен алып бетермичәрәк калды һәм матур бәйрәмгә әйләнеп китте. Дөрес, картаю проблемаларын өйрәнүче галимнәр кеше гомерен озайту өстендә баш ваталар анысы. Ә халыкның күпчелеге өчен 1 октябрь - өлкән яшькә җиткән әти-әниләрен, әби-бабайларыбызны, лаеклы ялга киткән хезмәттәшләрне олылау, ихтирам күрсәтү көне ул.
    Бу бәйрәмне кемнәр үзенеке дип атый ала соң? Гомуми билгеләмә пенсия яшенә җиткән, ягъни 55 яшьтән узган хатын-кызлар белән 60 яшен тутырган ир-атларны "картлар" категориясенә кертә. Әмма бүгенге шартларда бу дөреслеккә бик үк туры килеп тә бетми: рәсми пенсия яшенә җитеп тә яшьләрчә җитез, хәрәкәтчән, йөз матурлыгын, гәүдә төзлеген саклаган, энергиясе ташып торган кешене ничек инде карт-карчык дип әйтәсең?
    Шулай да берничә сан китереп үтик. Бүген егерме меңнән аз гына артык булган район халкының 4797 се картлык буенча пенсия яшендә. Алар арасында 19 Бөек Ватан сугышы ветераны бар, 33 әбекәй ирләрен сугышта яки аннан соң югалткан толлар, тагын 918 кеше тыл хезмәтчәне дигән исем йөртә. Һәм, билгеле инде, туган ягыбыз белән аерылмыйча, үзенең хезмәтен, тырышлыгын районны үстерүгә биргән, шушы җирдә гаилә корып, балалар үстергән (берне-икене генә түгел, өй тутырып, күп итеп!) өлкән яшьтәге якташларыбыз.
    1 октябрьне бер көндә генә бәйрәм итеп бетереп булмас дип, сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмалары район советы аны быел да декада рәвешендә үткәрергә тәкъдим итә. "Бер генә өлкән кеше дә игътибардан читтә калмасын, бер генә әби я бабай да мине онытканнар икән дип рәнҗемәсен. Ул эшләп киткән коллективта бүген хезмәт куючылар өлкән яшьтәге коллегаларының хәлен белсен, сөйләшеп утырырга чакырсын иде,"-ди совет рәисе Фаиз ага Шакиров.
    Шулай булсын өчен 1 октябрьгә әзерлек инде күптәннән бара: өлкәннәрнең исемлекләре төзелә, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре белән киңәшмәләрдә әлеге мәсьәлә шулай ук телгә алына. Эш шунда: совет чорында гамәлдә булга күп кенә оешма-предприятеләр, шул исәптән колхоз-совхозлар таркалды, ә аларда эшләп пенсиягә киткән өлкәннәребезнең монда бернинди гаебе юк бит. Шуның өстенә олыгайгач, чит ят җирләрдән туган җиренә кайтып төпләнүчеләр, хәтта элеккеге совет республикаларыннан безгә кайтып урнашучылар да аз түгел. Менә шуңа күрә исемлекләр төзелә, әби-бабайларыбыз үзләрен бәйрәм көннәрендә онытылган итеп хис итмәсеннәр өчен аларның исемнәре җитәкчеләргә җиткерелә.
    Әмма шунысын да онытмыйк, җәмәгать: Өлкәннәр көне - безнең кадерле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме ул. Алар беренче чиратта үзләре үстергән улларыннан, кызларыннан, сөекле оныкларыннан җылы сүз, игътибар көтәләр. Бу көннәрдә сөендерик әле үзләрен, өлкән яшькәчә җитеп тә шулай кадерле, кирәкле булуларын тоеп, шатланып куйсыннар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: