Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Питрауга кадәр хәзерләү кулай

    Авылда күпләр бүген мунча себеркесе хәзерләп калырга тырыша. Хуш исле себеркесез мунчаны күз алдына да китереп булмый шул. Чабыну чынлап та сихәт китерсен, себерке уңайлы булсын өчен аны ничек дөрес җыярга һәм бәйләргә? Бу эшнең серләре белән уртаклашуын сорап Иске Матак авылында яшәүче Николай Лычниковка мөрәҗәгать иттек. Николай Сергеевич ясаган...

    Авылда күпләр бүген мунча себеркесе хәзерләп калырга тырыша. Хуш исле себеркесез мунчаны күз алдына да китереп булмый шул. Чабыну чынлап та сихәт китерсен, себерке уңайлы булсын өчен аны ничек дөрес җыярга һәм бәйләргә? Бу эшнең серләре белән уртаклашуын сорап Иске Матак авылында яшәүче Николай Лычниковка мөрәҗәгать иттек.
    Николай Сергеевич ясаган себеркеләр бөтен тирә-юньгә данлыклы. Аның "фирменный" себеркеләрен сорап районнан гына түгел, күрше өлкәләрдән, шәһәрләрдән дә киләләр, алдан заказ биреп куялар.
    -Мунча себеркесен Троица бәйрәменнән башлап Питрауга кадәр хәзерләү кулай,-ди Николай Сергеевич. -Бу үсемлекләрнең иң сихәтле, хуш исле чагы. Сүз уңаеннан, дару үләннәрен дә шушы чорда, нәкъ чәчәк ата башлаган вакытын туры китереп җыярга кирәк. Июльнең 12 сендә билгеләп үтелүче Питрау бәйрәменнән соң табигатьтә инде көзгә авышу билгеләре күренә башлый. "Питрау үтте - җәй бетте, Питраудан соң кошлар да сайрамый", диләр бит халыкта. Дөрес, дини бәйрәмнәр ел да календарьнең төрле көннәренә туры килгәнлектән, дару үләннәре һәм мунча себеркесе җыю вакыты да бераз үзгәрергә мөмкин. Шуңа табигатькә, үсемлекләргә бик игътибарлы булырга кирәк. Вакытыннан алда җыелган себеркенең яфраклары тиз коелучан була, ә соңга калсаң нәфислеген югалта, тупасланып китә.
    Николай Сергеевич себерке хәзерләүне автомобиль юлларыннан читтә башкарырга кирәклегенә аеруча басым ясый.
    -Мин авылдан 15-20 шәр чакрым ераклыктагы урманнан җыям себеркене,-ди ул. -Теләсә кайсы дару үләне җыйгандагы кебек, себеркене дә коры аяз көнне, иртән чык кипкәннән соң хәзерләү яхшы. Мунча себеркесен каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән, карлыганнан, чиядән, гомумән, бик күп агачлардан ясарга була. Ә мин үзем каен себеркесенә өстенлек бирәм, нигездә шуны хәзерлим. Мондый миннек мускуллар, буыннар өчен файдалы, бронхларны, тәнне чистарта, яраларны төзәтә. Аның суы да шифалы. Себеркегә мелиса, бөтнек, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, кайсына әрем кушып җибәрәм. Мондый себеркене парлагач, мунчада шундый хуш ис тарала! Җәйге болын шунда күчкәндәй була. Ул күңелне күтәрә, җанга да, тәнгә дә сихәт бирә.
    Шул ук вакытта Николай Лычников табигатькә зыян салырга ярамаганлыгын да искәртә.
    -Кайчагында урманда себерке хәзерләүчеләр аударган, сындырган агачларга тап булам да, йөрәгем әрни,-ди өлкән яшьтәге ветеран. -Мин үзем буем җиткән кадәр, агачларның аскы ботакларын гына кисәм. Болай сирәкләү агачка файдалы да әле, ул калган ботакларга иркенләп үсәргә мөмкинлек бирә. Себерке өчен ботаклары сыгылмалы булган яшь агачлар әйбәт. Ботакларның нәзек, озын, турыларын сайлыйм. Аларны кискәч берникадәр вакыт караңгырак урында тотып шиңдерергә кирәк. Себерке бәйләгәндә калынрак ботакларны уртага, нәзегрәкләрен тышкы якка туры китерәм. Болай миннек тыгыз була, берничә чабынырга җитә. Себеркеләрне салкынча, күләгәле, җилләтелә торган урында элеп киптерергә, караңгыда сакларга кирәк, кояшка күрсәтергә ярамый.
    Шартына китереп, күңел җылысын салып хәзерләгән мунча себеркеләре һәркемгә сихәт бирсен!
    Люция Низамиева әзерләде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: