Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәр авылның үз “авырткан җире” бар. Иске Тумбада ул юл һәм күпер мәсьәләсе

    Апак авыл җирлеге җыеннары өч авылда да район хакимиятеннән һәм оешмаларыннан күп вәкилләр катнашында үтте. Җирлекне әле үткән елның сентябрендә генә җитәкләгән Илһамия Әбжәббаровага үзенә кадәрге чор өчен дә отчет тотарга туры килде. Аның әйтүенчә, ел дәвамында шактый эш эшләнгән: җирлек советына килүчеләрнең мөрәҗәгатьләре җавапсыз калдырылмаган, салымнар да тулысынча җыелган....

    Апак авыл җирлеге җыеннары өч авылда да район хакимиятеннән һәм оешмаларыннан күп вәкилләр катнашында үтте. Җирлекне әле үткән елның сентябрендә генә җитәкләгән Илһамия Әбжәббаровага үзенә кадәрге чор өчен дә отчет тотарга туры килде.

    Аның әйтүенчә, ел дәвамында шактый эш эшләнгән: җирлек советына килүчеләрнең мөрәҗәгатьләре җавапсыз калдырылмаган, салымнар да тулысынча җыелган. Барлыгы 246 җир кишәрлегенә, 171 күчемсез милеккә хокук теркәлгән. Өч авылда 636 кеше яши, мәктәпләрдә 32 бала укый. Кызганыч, биредә балалар бөтенләй аз, өч башлангыч мәктәптә нибары 12 бала белем ала бит. Каракүл халкы ике ел инде яңа туган сабый күргәне юк икән.

    Җирлектә сөт җыюны да җайга салганнар. Исаева Любовь, Сизова Надежда, Хафизова Румия һәм башкалар сөтне аеруча күп тапшырып, җыенда бүләк алдылар. Сыер асраучыларга 230 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән, 3 савым аппараты бушлай бирелгән.

    Урамнарны яктырту да ниһаять җайга салына: Каракүлгә 11 яктырткыч куйганнар, Апакта алар саны 39, ә Иске Тумбада бу арада керешәчәкләр. Җыенда катнашучылар авылга кайда һәм ничә лампа үзләре хәл итәчәкләрен әйттеләр. Тагын бер зур бәладан котылган Тумба халкы: биредә ниһаять башня куелып, өйләргә су килә башлаган. Монысы өчен Апак авылында туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Мансур ага Нотфуллинга рәхмәт әйттеләр, ул бик булышкан икән.

    Биредә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы төстә билгеләп үтәргә әзерләнәләр: ветераннарны шефлыкка алганнар, кирәкле ярдәмне вакытында оештыралар. Ә менә һәйкәлләрне тәртипкә китерү, стендлар ясау, бәйрәм чараларын үткәрү өчен матди ярдәм кирәк булачак. "Спонсорлар эзлисе булыр",-диде Илһамия Хасыйбулла кызы. Һәм өч авылда да 80-90 яшьләренә җиткән әби-бабайларга истәлекле бүләкләр өләште. Ә андыйлар аз түгел бу төбәктә. Мөгаен, урманлы якның һавасы шифалыдыр.

    Һәр авылның үз "авырткан җире" дә бар. Алар турында да сүз булды, билгеле. Иске Тумбада ул юл һәм күпер мәсьәләсе. Кешеләргә җавап итеп, район җитәкчесе Александр Никошин болай диде:

    -Бу проблеманы һич онытканыбыз юк. Менә респубоика җитәкчелегеннән җавап алдык: юл да, күпер дә булачак. Иң авыры Чирмешәннең язларын киңәеп ташуында. Сезне юллы-күперле итү өчен 150 миллион сум акча кирәк. Март башында Президентыбызга барам, ярдәм сораячакбыз. Сезгә дә киңәшем бар: бүген авыл җирендә үстерелгән яшелчәләрне, ит-сөтне бик теләп сатып алалар. Сездә бит буш бакчалар күп, иренеп тормагыз, бәрәңгк, кәбестә үстерегез. Сатуны авыл җирлекләре аша эшләргә була. Хәзерләүләр системасын да торгызачакбыз. Акча эшләү мөмкинлеге аяк астында, иренмәгез генә.

    Апакта күптәнге мәсьәлә - җир кишәрлекләренең хуҗалары кулында булмавы. Инде судлар да булды, гаеплеләр җәзасын да алды, әмма пай җирләренең файдасын әле дә күрми халык. Апакларга шулай ук Александр Федорович үзе мондый аңлатма бирде:

    -Сезнең эш судта каралды. Үткәннәрне киреп кайтарып, булмый. Сезгә хәзер һәрберебезгә судка гариза язарга кирәк. Һәр гариза аерым каралачак һәм карар чыгарылачак. Ул уңай булган очракта җир пае һичшиксез бүлеп биреләчәк. Әмма без сезгә бүген бүтән тәкъдим белән килдек. Аны тыңлап карагыз әле.

    -Шуннан соң дәүләт статистика бүлеге белгеч-эксперты Замир Зарипов апаклылар өчен бик тә перспективалы яңалыкны җиткерде. Бу авыл күптәннән инде үзле балчыгы белән дан тоткан. Хәзер шуны эшкәртеп, кирпеч ясауга керешмәкчеләр икән. Район җитәкчелеге өметле инвестор да тапкан. Балчыкка экспертиза ясалган, күләме билгеләнгән... Кыскасы, биредә тиздән югары сыйфатлы М150 маркалы кирпеч чыгарачак завод төзүгә керешәчәкләр. "Әгәр халык риза булса",- дип кабатладылар район җитәкчесе дә, Замир Зарипов та. Моңа җавап итеп халык гөрләтеп кул чапты. Шулай булмыйча, завод төзелгән хәлдә 120 эш урыны булачак бит.

    Сүзне тәмамлап шуны әйтергә кирәктер: Апак җирлегендәге җыеннарның өчесендә дә җирлек башкарма комитетын вакытлыча җитәкләгән Илһамия Әбҗәббаровага ышанычларын белдерделәр кешеләр. "Эшләсен генә, ә без булышырбыз," диделәр алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: