Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Районда саранча күренә башлады

    Республиканың аграр белгечләре чаң суга: кайбер районнарда саранча күренә башлаган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шушы мәсьәлә буенча ашыгыч видеокиңәшмә уздырды. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 20 районда саранчага тап булганнар. Тикшерелгән 220 мең гектар җирнең 50 меңендә әлеге куркыныч бөҗәкләрнең барлыгы ачыкланган. Безнең районның кайбер басуларында да...

    Белгечләр бу хәлне көннәрнең кызу торуы аркасында дип аңлата. Мондый эсселек дәвам итсә, саранчалар тагын да артачак, диләр.
    -Галимнәрнең ел коры киләчәк дигән кисәтүе, кызганыч, акланды,-ди министр Марат Әхмәтов.-Корылык янәшәсенә тагын бер проблема өстәлде - саранчалар күренә башлады. Моңа кадәр алар Самара, Саратов, Оренбург өлкәләрендә күпләп үрчесә, быел безнең якларга да үтеп керде.
    Белгечләр әйтүенчә, саранча эшкәртелми торган җирләрдә - көтүлекләрдә, болынлыкларда үзенә "нигез" сала. Шуңа да мондый урыннарны тиз арада карап, тикшереп чыгарга киңәш ителде.
    -Районыбызда 42 гектар мәйданда тикшерү үткәрелде. "Кызыл Шәрык-Агро"ның Чуаш Борнае авыл җирлеге территориясендәге көтүлекләрендә саранча табылды,-дип хәбәр итте безгә "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Рафик Сафин.-Бу корткыч бөҗәкләр бер квадрат метр җирдә 3 данә табылган очракта әлеге урынны химик саклау чаралары һәм пестицидлар белән эшкәртү зарур. Без саранча табылган көтүлекләрне самолетлар ярдәмендә эшкәртә башлыйбыз. Хәзер районыбызның Ульяновск өлкәсе белән чиктәш һәм Самара өлкәсенә якын урнашкан җирләрен кичекмәстән тикшерә башларга кирәк.
    1998-1999 һәм 2010-2012 еллардагы эссе һәм коры һава торышы республикада саранчаларның саны нык артуга китерде. Гадәти елларда саранчалар болыннарда, көтүлекләрдә һәм күпьеллык үлән басуларында яшиләр. Аларның күпләп үрчүе өчен шартлар туган корылык елларында әлеге корткычлар барлык культураларны сыра. Алар бөртеклеләргә, техник һәм яшелчә культураларына бик зур зыян китерә. Россия территориясендә саранча ел дәвамында бер буында үсә. Ана бөҗәкләр көзен җиргә йомырка салалар, күбекле матдә бүлеп чыгарып, йомырканы җиргә ябыштыралар һәм туфрак белән бергә кубышка хасил итәләр. Күчмә саранчаның бер кубышкасында 100 гә якын йомырка була, ә итальян прусының - 70кә кадәр. Язын әлеге йомыркалардан личинкалар чыга, алар 30-40 көндә үсеп җитә. Саранча 60-100 көн һәм аннан да озаграк яши.
    Күпләп үрчегән елларда саранча көтүләре, үз юлларында барлык үсентеләрне юк итеп, 300 чакрым һәм аннан да зуррак ераклыкка очып барырга сәләтле. Саранча сәгатенә 8-10 чакрым ара очып китә. Алар җил уңаена яисә җиргә азрак борылыш белән 100-200 метр биеклектә очалар.
    Саранча туя белмәс бөҗәк. Ул көненә яшел үсентеләрне үз авырлыгыннан 2-3 мәртәбә күбрәк ашый. Һәр бөҗәк үз гомерендә 50-100 грамм яшел масса ашый. Тик ашаганының 5 проценты гына үзләштерелә, шуңа саранча һәрчак ач.
    Саранчага юлыккан очракта авыл халкына бу хакта кичекмәстән авыл җирлеге советына яисә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә шылтыратып хәбәр итәргә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: