Рәхим абыйны район җитәкчеләре котлады
Түбән Әлки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галиуллин Рәхим Хәлиулла улына бу көннәрдә 90 яшь тула. Хөрмәтле ветераныбызны олуг юбилее белән район җитәкчеләре тәбрикләде.
Рәхим абыйны юбилее белән котларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин һәм аның урынбасары Мария Платонова килделәр. Фердинат Мидхәтович Рәхим абыйга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Ул ветеранны район җитәкчелеге исеменнән дә бик җылы тәбрикләде, сугыш кырларында һәм тыныч тормыштагы фидакарьлеге, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, имин тормыш теләде, бүләк тапшырды.
Мондый олы игътибар һәм хөрмәтләүгә Рәхим абыйның бик күңеле булды, сөенде. Тугызынчы дистәне йомгакласа да, бабай әле картлыкка бирешми. Ул өй тирәсендә йөреп тора, зиһене ачык, хәтере яхшы. Кунаклар белән үткән гомер еллары хакында сөйләшеп утырды, сугыш чорын әрнү белән искә алды.
Рәхим Галиуллин 19 яшендә фронтка китә. Ул укчы дивизиясендә хезмәт итә, 1943 елда каты яралана, госпитальдә ята. 1944 елдан сугыш ахырынача кыр госпиталендә санитар була, 1946 елда гына демобилизацияләнеп туган авылына кайта. Сугышчан бүләкләре дә байтак аның.
Рәхим абый гомере буе туган авылында колхозда хезмәт куйды. Ул төрле эшләрдә эшләде, зоотехник та, бригадир да булды. Җәмәгате Әминә апа белән алар 65 елга якын инде тигезлектә матур гомер кичерәләр. Алты бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген балаларының игелеген, хөрмәтен тоеп яшиләр. Бигрәк тә авылда торучы улы белән кызы бик карый, тәрбияли аларны. Гомумән, Галиуллиннар һәрчак авылда хөрмәтле, абруйлы гаилә булды.
Түбән Әлки авыл җирлегендә бүген сигез Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы нигезендә алар барысы да фатирлар алдылар, һәрдаим дәүләтебезнең зур кайгыртуын тоеп яшиләр. Ходай саулык-сәламәтлек бирсен аларга, үзләре яулап алган тыныч тормышыбызның рәхәтен күреп иминлектә озак яшәсеннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 10:47Әлки район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” фестиваленең гала-концерты булды Район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2022” балалар һәм яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты булды.7900
-
21 май 2022 - 09:44Газета хезмәткәрләре Рафик Шәйхетдиновны олы хөрмәт белән искә ала “Әлки хәбәрләре” район газетасы тарихында үткен каләмле, үз хезмәтләренең чын осталары булган шәхесләр тирән эз калдырды.8200
-
19 май 2022 - 15:41Гөлнур Сәгыйтова: Йөртүчеләр үзләре генә түгел, пассажирлар да зыян күрде Уку елы ахырына якынлаша. Тугыз ай буе тырышып укыган кызларны-малайларны алда озын яллар көтә.21500
-
19 май 2022 - 15:3819 май – Татарстан матбугаты көне Хөрмәтле “Әлки хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Матбугат көне белән котлыйм.18900
-
19 май 2022 - 14:12Чуаш Кичүе мәктәбенең волейбол командасы “Мәктәп волейбол лигасы”нда өченче урын алды 14-15 май көннәрендә Казандагы Волейбол үзәгендә “Мәктәп волейбол лигасы” ярышлары үткәрелде.20500
-
19 май 2022 - 14:13Чуаш Кичүе мәктәбенең волейбол командасы “Мәктәп волейбол лигасы”нда өченче урын алды
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
20 май 2022 - 07:43Рабигә Фәтхетдинова: «Буем кыска булганга, урман кистерми иделәр»Барлык документларга кул куелган, вак-төяк әйберләр җыелган, дуслары белән дә хушлашып өлгерде инде. Барысы да әйбәт кебек. Тик менә Суслонгердан китәргә җыенып йөргәндә күргән төше генә егеткә тынгы бирми...22800
-
19 май 2022 - 15:40Әлки районында Сабантуе 11 июньдә үткәреләчәкХалкыбызның яратып һәм көтеп алган бәйрәме Сабантуй быел 11 июньдә, шимбә көнне үткәреләчәк.20800
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккәнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.62100
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.23200
-
20 май 2022 - 07:43Рабигә Фәтхетдинова: «Буем кыска булганга, урман кистерми иделәр» Барлык документларга кул куелган, вак-төяк әйберләр җыелган, дуслары белән дә хушлашып өлгерде инде. Барысы да әйбәт кебек. Тик менә Суслонгердан китәргә җыенып йөргәндә күргән төше генә егеткә тынгы бирми...22800
-
18 май 2022 - 07:54Әлки районында авылларның Хәтер китабы төзелә Хәзерге вакытта Россия авыллары һәм муниципаль берәмлекләренең электрон Хәтер китапларын төзү буенча эш алып барыла.21900
-
19 май 2022 - 15:41Гөлнур Сәгыйтова: Йөртүчеләр үзләре генә түгел, пассажирлар да зыян күрде Уку елы ахырына якынлаша. Тугыз ай буе тырышып укыган кызларны-малайларны алда озын яллар көтә.21500
-
19 май 2022 - 15:40Әлки районында Сабантуе 11 июньдә үткәреләчәк Халкыбызның яратып һәм көтеп алган бәйрәме Сабантуй быел 11 июньдә, шимбә көнне үткәреләчәк.20800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика