Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рифкать Миңнеханов: “Юлда беркемгә, шул исәптән минем туганнарыма да, яклау булырга тиеш түгел”

    21 сентябрьдә районыбызда Татарстан Республикасы ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов булып китте. Аны муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм ЮХИДИ ның район бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин озатып йөрделәр.

    Башта Рифкать Нургалиевич ОСТО (ДОСААФ) төзеткән автодром полигонын карады. Полигон белән әлеге оешма җитәкчесе Марат Хөснетдинов таныштырды. "Барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп төзелгән бу полигонда шоферлар әзерләүнең сыйфаты да югары булырга тиеш",-дип белдерде республика ЮХИДИ начальнигы.
    Аннары кунакны ЮХИДИ бүлекчәсенең административ бинасы, андагы эш шартлары белән таныштырдылар. Рифкать Нургалиевич автомобильләр өчен штраф тукталышының әзерлеге белән кызыксынды. Рәис Равилович: "Узган ел финанс ягыннан чыгымлы булу сәбәпле төзелешне төгәлли алмадык, тукталышны быел өлгертәбез", дип аңлатты.
    Шуннан соң Рифкать Миңнеханов, район газетасы аша алдан хәбәр ителгәнчә, шәхси мәсьәләләр белән әлкилеләрне кабул итте. Ахырдан ул район газетасы өчен берничә соравыбызга җавап бирде.
    -Рифкать Нургалиевич, сезнең күзлектән караганда Әлкидә юл хәрәкәте иминлеге буенча хәл ниндирәк дәрәҗәдә?
    -Сүземне шуннан башлыйм әле: сезнең районда 10 елдан артык булганым юк иде. Бик күп әйбәт үзгәрешләр булган икән. Сыйфатлы, яхшы никадәр юллар салынган. Транспорт чараларының саны, бөтен республикадагы кебек, сездә дә нык арткан. Бу, билгеле, ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә нагрузканы арттыра. Әйтергә кирәк, районда эшләүче егетләр хезмәтләрен зур җаваплылык белән башкарып киләләр. Дөрес, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата бераз йомшаклык күрсәтәләр әлегә. Ә андыйларга кырысрак булу кирәк. Юлларда иминлекне тәэмин итүдә мин полициянең участок уполномоченныйлары белән бергәләп эшләргә киңәш итәм. Әлегә сезнең районда видеофиксация юк. Ә бит аның ярдәме шактый. Районда юл-транспорт һәлакәтләрен, бигрәк тә кеше үлеменә китерүче аварияләр санын киметү гаять мөһим. Ә моның өчен районда мөмкинлекләр бар. ЮХИДИ хезмәткәрләренә нәтиҗәлерәк эшләргә генә кирәк. Моның беренче юлы - халык белән эшләү. Менә сез - матбугат чаралары белән тыгыз элемтәдә тору зарур. Мәктәпләрдә балаларга юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен җентекләбрәк аңлату мәслихәт.
    -Сез аварияләрне киметү, юлда кешеләр үлеменә юл куймау мәсьәләсенең бүген беренчел бурыч булуын ассызыклап үттегез инде. Ә бит бу максатта төрле чаралар күрелә - кагыйдә бозучыларга салына торган штрафлар күләме артып тора, юлларга видеофиксаторлар куелды. Юл һәлакәтләре исә кимеми. Бүген бөтен ил руль артында утыручыларның җаваплылын арттыру турында шаулый. Сезнеңчә, юлда иминлекне арттыру, кеше гомерләрен саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?
    -Моңа кадәр күрелгән чараларның, аерым алганда, штрафларны арттыруның да нәтиҗәсе бар, билгеле. Әйтик, 2004 ел белән чагыштырганда быел республикада юлларда үлем-җитемнәр саны ике тапкыр диярлек кимрәк. Сезнең районда 2004 елның 8 аенда юл һәлакәтләрендә 4 кеше үлгән булган, быел 5 кешенең гомере өзелгән. Бу әлеге чорда транспорт чаралары санының бермә-бер артуы белән дә бәйле. Аварияләрнең күбесе руль артына салмыш хәлдә утыручылар гаебе белән килеп чыга. Бүген исерек килеш юл һәлакәте ясап кеше үтергән шоферларга җәзаны бик күп тапкыр кырысландыру хакында сүз алып барыла. Әлбәттә, эчкән килеш рульгә утырып кеше гомерләрен куркыныч астына куйган бәндәләр гафу ителә алмый.Җәзаларны арттыру бер хәл, шул ук вакытта профилактика эшен дә бик нык көчәйтергә кирәк. Күпләрнең законнарны санга сукмавы, юлда кагыйдәләрне үтәмәве байтак фаҗигаләрнең юлбашы булып тора. Шоферлар да, җәяүлеләр дә элементар кагыйдәләргә буйсынсалар, бер-берен хөрмәт итсәләр, аварияләр дә күпкә кимер иде.
    -Ә менә шоферлар хәзерләүнең сыйфаты буенча сезнең дәгъваларыгыз юкмы?
    -Шоферлар төрле оешмаларда төрле дәрәҗәдә хәзерләнә. Мәктәпләр дә шулай бит - кайсында белемне көчлерәк, кайсында йомшаграк бирәләр. Әмма нормативлар да, имтихан алу таләпләре дә һәр җирдә бер. Автомобиль йөртергә өйрәтү буенча тиешле шартлар да тудырыла. Монда һәр кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Укыганда алган белем-күнекмәләрне тиешенчә куллана белергә, рульгә зур җаваплылык, үз-үзеңә таләпчәнлек хисе белән утырырга кирәк.
    -Рифкать Нургалиевич, республика Президентының бертуганы булу Сезгә эштә күпмедер уңайлык, җиңеллек тудырамы, әллә, киресенчә, җаваплылык өстиме?
    -Мин ЮХИДИ идарәсе башлыгы булып эшли башлаганда энекәш президент түгел иде әле, бер районда хезмәт куя иде. Ул президент булганчы мин инде шактый еллар идарә башлыгы булып эшләдем. Гомумән, туганымның республика җитәкчесе булуы миңа бернинди дә өстенлек бирми, үзегез әйткәнчә, җаваплылыкны гына арттыра. Әти-әни безне һәр эшне сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп башкарырга өйрәтәләр иде. Кем булуыңа, нинди вазыйфа алып баруыңа карамастан, үзеңә тапшырылган хезмәтне белеп, әйбәт итеп эшләргә кирәк. Мин республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы булып инде 15 ел эшлим. Һәм хезмәтемне мөмкин кадәр яхшырак башкарырга, мәрхүм әти рухы алдында, әни каршында кызарырга туры килмәслек эшләргә тырышам. Эшнең авырлыгына килгәндә, бу хакта сүз алып барасы да юк. Авыр икән, гариза яз да кит эшеңнән. Безнең нәселдә авыр дип зарлану һичкайчан булганы юк.
    -Сезнең якыннарыгыз, туганнарыгыз да руль артында йөридер. Кагыйдәләрне бозган очракта ЮХИДИ инспекторлары аларга алай каты бәрелмиләрдер, мөгаен…
    -Минем гаилә әгъзаларыма, туганнарыма юлда йөргәндә бернинди яклау, йомшаклык күрсәтү юк. Хатыным рульдә аз йөри анысы, ә менә улларым автомобиль белән "бик дус". Юлда һәркем бердәй хокукта. Кешенең үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең саулыгы, хәтта гомере хакында сүз барганда ничек таләпләрне киметү мөмкин булсын?! Һәрбер әти-әни кебек, мин дә балаларымның исән-имин йөрүләрен генә телим.
    -Рифкать Нургалиевич, юлда, руль артында йөрүче әлкилеләргә нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
    -Иң мөһиме - юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска. Бу һәркемгә кагыла торган беренче таләп. Икенчедән, әти-әниләр үзләре турында гына түгел балаларының сәламәтлеге һәм иминлеге хакында да кайгыртырга тиешләр. Татарстан күләмендә балалар катнашындагы юл фаҗигаләре гаять күп. Әлкидә быел балалар зыян күргән һәлакәтләр булмады, бу бик әйбәт. Әмма мондый аяныч хәлләр килеп чыгу ихтималы бар бит. Менә кичә генә Лаеш районының Столбище бистәсендә 15 яшьлек малай скутер белән КамАЗ машинасы астына барып керә. Без гел әйтеп киләбез: балаларга сутер алырга кирәкми. Авыл җирендә балалар скутерда күп йөриләр. Нәтиҗәдә кайберләре юл һәлакәтенә эләгә. Боларның үлем белән төгәлләнгәннәре дә бар, авыр тән җәрәхәтләре алу, гарипләнү очраклары да байтак. 12 яшькә кадәрге балаларның автомобильдә бары махсус утыргычларда гына йөрергә тиешлеген дә онытмасагыз иде. Ә машинага утыручы теләсә кемгә беренче чиратта иминлек каешларын эләктерү зарур. Мин әйткәннәрнең барысы да - элементар юл хәрәкәте кагыйдәләре. Шул таләпләрне үтәгәндә генә без аварияләр чыгу ихтималын киметә алабыз. Бер сүз белән әйткәндә, әлкилеләргә мин юлда тәртипле йөрүләрен теләр идем. Беркемнең дә сәфәре күз яшьләре, хәсрәт белән төгәлләнмәсен. Һәркайсыгызга саулык, х.езмәтегездә уңышлар телим.
    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рифкать Нургалиевич.

    Теги: ГИБДД
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: