Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ришвәтчелек турында хәбәр итәргә батырлык җитәме?

    Ришвәтчелек - дәүләт нигезен какшатырга, җәмгыятьне эчтән таркатырга сәләтле куркыныч чир ул.

    Шуңа да ришвәтчелеккә каршы көрәш дәүләт сәясәтенең бер өлешен били.
    Татарстанда яшәүчеләрнең коррупциягә каршы карашлары нинди? Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең кайсы юлларын алар нәтиҗәлерәк дип саный? Республика хакимиятенең бу юнәлештәге эшчәнлеген халык ничек бәяли? Әлеге һәм башка кайбер сорауларга Татарстанда яшәүчеләр беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча үткәрелгән сораштыру барышында җавап бирделәр.
    Кешеләрне төрле оешма вәкилләренә ришвәт тәкъдим итәргә, бирергә нәрсә этәрә соң? Сораштыруда катнашучыларның 37 проценты моны проблеманы хәл итү өчен вакытлары булмау, законлы юлларын тапмау белән аңлата. Тагын шактый зур өлеше - 28 проценты "бөтен кеше шулай итә бит" дип ышана. Ә менә 1 процентка якыны гына "ул үзе ришвәт таләп итте" дип гаепне каршы якка аудара.
    Татарстанлылар фикере буенча республикада ришвәтчелек шактый кимегән, аның иң киң таралган чоры 2013 елга туры килә, дип исәпли алар. Коррупциягә иң нык бирелгән оешма-учреждениеләр исемлегенә сораштыруда катнашучылар ЮХИДИ (50,6 %) хезмәткәрләрен, табиб һәм медицина хезмәткәрләрен (45 %), югары уку йорты укучыларын (41,5 %), хәрби комиссариатларны һәм башкаларны саный. Шул ук вакытта бу тармакларда ришвәтчелек кимүгә таба бара дип уйлаучылар саны да арткан.
    Ришвәтчелектә гаеплеләргә каршы нинди чаралар күрергә кирәк, дигән сорауга кешеләр шактый кырыс тәкъдимнәр кертә: сораштыручыларның 57 проценты эшеннән куарга, 45 проценты судка бирергә, 26 проценты чиновник-лар керемнәре һәм чыгымнары өстеннән ныклы контроль булдырырга, 25 проценты коррупциягә каршы законнар кабул итәргә кирәк, дигән. Матбугат чараларында ришвәтчелеккә каршы үгетләүнең нәтиҗә бирәсенә ышанучылар да сораштырылган халыкның яртысыннан артып киткән.
    Тик менә бу яман күренешкә каршы шәхсән үзләре көрәшергә әзер булучылар бик аз икән! Ришвәтчелек акты турында белсәк тә, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә җыенучылар сораштырылганнарның нибары 8,5 процентын тәшкил итә. Аларның 40,2 проценты моны кирәкми дип саный, 30,8 проценты файдасы юк, чаралар күрелмәячәк, 22,9 проценты үзе һәм якыннары өчен куркыныч дип саный. Ә бит җәмәгатьчелек бердәм булып каршы чыкса гына әлеге яман чирне дәвалап булачагын һәркем аңларга тиеш. Юк шул, кешеләр моның белән махсус органнар шөгыльләнергә тиеш, минем катнашуым нәтиҗә бирмәячәк, дип саныйлар.
    Моннан берничә ел элек сораштыруларда катнашучылар илдә коррупция проблемасын мөһимлеге буенча беренче урыннарга куйса, быелгы нәтиҗәләр аны 13 нче урынга гына калдырган. Дәүләт дәрәҗәсенә куелган коррупциягә каршы эшчәнлек уңай нәтиҗәләр бирә дип уйларга кирәктер моны.
    Сүзне йомгаклап, әлкилеләрнең исенә төшерәсем килә. Муниципаль районның рәсми сайтында "Коррупциягә каршы тору" (Противодействие коррупции)дигән бүлек бар. Һәркем анда кереп районда ришвәтчелеккә каршы нинди чаралар күрелүе турында укып белә, үзен борчыган сорауларны бирә ала. Шулай ук ришвәтчелек фактлары хакындагы хәбәрләр дә кабул ителә сайтта.
    Олеся Локтева,
    район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: