Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Базарлы Матак авылында яшәүче Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән оештырылган кабул итү мәҗлесендә катнашудан тәэсирләре белән уртаклаштылар

    Соңгы елларда матур бер традиция урнашты:

    Республика көне алдыннан җөмһүриятебезнең иң күркәм гаиләләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән кабул итү мәҗлесенә чакырыла. Бу мәртәбәле тантанада быел районыбыздан Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар катнашты. Казанда булып кайткач без алар белән очрашып, хис-кичерешләре хакында сораштык.

    -Тантана искиткеч югары дәрәҗәдә узды. Без аннан гомер буе күңелдә сакланырлык тәэсирләр, истәлекләр белән кайттык,-ди Гыйльметдиновлар. -Билгеле, районыбызда мондый очрашуда катнашырга лаеклы, үрнәк гаиләләр бик күп. Алар арасыннан нәкъ менә безне сайлауларын үзебез өчен олы мәртәбә, бәхет дип кабул иттек.
    Кремльдә узган тантаналы кабул итүдә республиканың шәһәр һәм районнарыннан ихтирамга лаек 53 гаилә катнашты.
    -Президентыбыз бәйрәмгә килгән парларны татарча һәм русча бик җылы сәламләде. Ул гаиләнең әһәмияте турында күңелләргә үткәзерлек итеп сөйләде. Үзен бик гади тотуы, мөлаемлыгы, ихласлыгы белән Рөстәм Нургалиевич безне тәмам әсир итте. Алар Гөлсинә ханым белән бик матур пар булулары белән дә сокландырдылар,-дип тәэсирләрен уртаклашты әңгәмәдәшләребез.
    -Билгеле инде, бу истәлекле көндә һәркемнең Президент белән сурәткә төшәсе килде. Әмма илбашының вакыты санаулы, һәр минуты исәптә шул,-ди Рафаэль Имамович. -Алай да мин, җыйнаулап аны озатырга чыккач, җаен туры китереп: "Рөстәм Нургалиевич, без Әлкидән, сезнең белән фотога төшәргә мөмкин булмасмы?",-дидем. Ул елмаеп: "О-о, Әлкиләрме? Әйдәгез-әйдә, һичшиксез төшәбез!"-дип, безнең белән фотограф каршына басты.
    Президент исеменнән үткәрелгән бу тантаналы очрашуга бәхетле һәм матур яшәүче, акыллы, тәртипле балалар тәрбияләп үстерүче, үзләре яшәгән район һәм республика үсешенә зур өлеш кертүче абруйлы гаиләләр чакырылган иде. Рафаэль һәм Мәдинә Гыйльметдиновлар - нәкъ әнә шундый пар. Бөтен хезмәт эшчәнлекләрен, көч һәм белемнәрен, дәрт һәм энергияләрен туган төбәкләренә багышлаган фидакарьләр алар.
    "Яратып эшләдем"
    Рафаэль Имамович - районда иң абруйлы җитәкчеләрнең берсе. Бүген ул "Кызыл Шәрык-Агро"ның иң эреләрдән булган, йөзгә якын эшче-хезмәткәрне берләштергән "Үзәк Әлки" филиалы белән идарә итә. Берничә ел элек аның кул астындагы коллектив авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм реализацияләү буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Диплом белән бүләкләнде. Рафаэль Гыйльметдинов үзе "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә лаек булды.
    Агрофирмада аны югары бәялиләр. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да Рафаэль Имамовичның бай тәҗрибәсен, катлаулы тармак белән идарә итү, кешеләр белән эшли белү осталыгын, оештыру сәләтен ничәмә-ничә тапкырлар билгеләп үткәне бар. "Бүген ул безнең өчен алыштыргысыз кадр",-ди Айрат Нәҗипович аның хакында.
    Ә "Кызыл Шәрык-Агро"га чакырылганга кадәр Рафаэль Гыйльметдинов 30 ел гомерен балалар укыту һәм тәрбияләүгә, авыл хуҗалыгы өчен эшче кадрлар әзерләүгә багышлады. Профессиональ-техник училище ачылган көннән шунда эшләгән белгеч бу зур уку йортының директоры дәрәҗәсенә күтәрелде. Рафаэль Имамович җитәкчелек иткән ун ел училищеның иң уңышлы эшләү чоры булды дисәк тә һич ялгыш булмас. Бу вакытта уку йортының сөрү җирләре мең гектарга җитте. Анда бөртекле культуралардан, бәрәңгедән зур уңыш алдылар, төрледән-төрле яшелчәләр үстерделәр, умарталык тоттылар. Училище ашханәсен сыйфатлы продукция белән тәэмин итү белән бергә, балалар һәм өлкәннәр приютларына, ветераннарга, аз керемле, күп бала үстерүче гаиләләргә бик зур ярдәм күрсәттеләр. Эшчәнлекләренең һәр өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешеп, Базарлы Матак һөнәр училищесы 2005 елда республиканың башлангыч һөнәри белем учреждениеләре арасында лидер булып танылды. Рафаэль Имамович Россия Федерациясе һөнәри белем тармагының шәрәфле хезмәткәре, "Хезмәт ветераны" исемнәренә ия булды, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының күп санлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ул "2007 елның иң яхшы хәйриячесе" республика конкурсы җиңүчесе дә.
    Бу танылу, уңыш һәм дәрәҗәләргә киеренке тырыш хезмәт аша гына ирешелүен әйтеп торырга кирәк микән? Хезмәт юлын гади эшче булып башлаган, мәктәпне тәмамлагач фермада терлекче, армиядән соң район типографиясендә газета бусучы, аннан төзелеш оешмасында механик булган Рафаэль Имамович эш тәмен дә, хезмәт кешесенең кадерен дә бик әйбәт белә.
    Җаваплылык хисен балачактан сеңдергән
    Хәер, авыл хезмәтенең чын асылына, икмәкнең күпме маңгай тире түгеп табылуына бик яшьли төшенергә туры килә аңа. Үзен ир-ат, димәк, хуҗа итеп тою, тапшырылган эш өчен дә, гаиләсе өчен дә зур җаваплылык хисе дә малай чактан ук тәрбияләнә, тормыш мәктәбе күп нәрсәгә өйрәтә.
    ... Рафаэль дүртенче сыйныфны тәмамлаган җәйдә әтисе бик каты авырып китә. Бу вакытта гаилә башлыгы совхозның ерак көтүлектәге терлекләрен төнлә каравыллый торган була. Әтисен хастаханәгә салгач, әлеге хезмәтне әнисе белән 10 яшьлек Рафаэль башкаралар. Бер көнне Кәшифә апа Казанга әтиләренең хәлен белергә китә.
    -Эшне калдырып булмый, ат җиктем дә терлекләр җәйләвенә чыгып киттем. Безнең Яңа Чаллыдан сигез чакрым ераклыкта, Татар Мулла авылы ягында чокыр-ерганаклы җирдә урнашкан иде ул. Көн кичкә авышты, терлекчеләр маллар көтүен алып кайттылар. 187 баш үгезне кардага санап керттем. Энем, әйдә, ялгызың калма, дип абзыйлар үгетләсә дә, малларны ташлап китмәдем. Берүзем япан кырда кунарга шүрләгәнмендер дә инде, мөгаен. Әмма җаваплылык хисе җиңде. Аннары да күп тапкырлар ялгызыма саклап кунарга туры килде әле малларны,-дип искә ала Рафаэль абый.
    Озакламый әтиләре вафат була. Шул көннән башлап әнисе һәм берсеннән-берсе бәләкәй ике энесе, сеңелесе турында кайгыртып яшәүне Рафаэль үзенең бурычы дип саный. Ул бүген дә туганнары турында аталарча кайгыртып тора.
    Ә эш мәсьәләсенә килгәндә, "Нинди генә хезмәт башкарсам да, яратып, тәм табып эшләдем. Үземә тапшырылганны һәрчак җиренә җиткереп үтәргә тырышам,-ди ул.
    Мәдинә ханым да шундый. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу - 39 ел район газетасы редакциясендә эшләп лаклы ялга чыкты ул. Хезмәтен һәрчак зур җаваплылык белән башкаруы, зиһенлелеге, төгәллеге белән аерылып торды, кешегә ярдәмчел, хәерхаһлы булды.
    Бәхетле гаиләдә ата-ана назына тиенеп үскән кызлары да үзләре кебек булдыклылар, тырышлар. Икесе дә педагог профессиясен сайладылар. Түбән Әлки мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөлназ Хәмитова бүген районда әйдәп баручы педагогларның берсе. Гөлия гаиләсе белән Казанда яши. Әти-әниләрен алар өч онык белән сөендерделәр.
    «Яшьлек мәхәббәтем - гомерлек ярым»
    Типографиядә эшләгәндә Рафаэль ул чактагы "Коммунизм юлы" газетасы корреспонденты Әнвәр Хуҗиәхмәтов (Әнвәр әфәнде хәзер педагогика фәннәре докторы, профессор) белән дуслаша. Әнвәр янына редакциягә кергәч, язу машинкасында текст-лар җыючы кызга күзе төшә аның. Зифа буй-сынлы, чибәр, үткен-чая Мәдинә егетләр игътибарын җәлеп итәрлек кыз була шул. Аларның дуслыгы мәхәббәткә әйләнә. Ярты еллап очрашып йөргәч, кавышып та куялар.
    -Мин 21 яшемдә өйләндем. Мәдинә - беренче мәхәббәтем, аңа кадәр кызлар белән йөргәнем дә булмады,-ди Рафаэль Имамович. -Яшь булсам да, мин өйләнүгә бик җитди карадым. Гаилә коруны бер һәм гомерлеккә ясала торган адым дип санадым. Һәм, шөкер, Мәдинәне гомерлек яр итеп сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Ул мине бәхетле итте, менә дигән хатын, уңган хуҗабикә булды, багалмасыдай ике бала табып бирде. Мин аңа бик рәхмәтле.
    -Уртак тормыш коруыбызга быел 42 ел булды. Рафаэль янында мин тормыш авырлыкларыннан, җил-яңгырларыннан ышыкланып яшәдем. Ирем гаилә өчен, балалар өчен үлеп тора. Ул һәрвакыт ир-ат гаиләне матди яктан тәэмин итәргә тиеш дип санады. Хезмәт хакын тиененә кадәр миңа алып кайтып бирде. Эш беләнме, ялгамы кая барса да, беркайчан буш кул белән кайтмый, мине, балаларны, ә хәзер инде оныкларны күчтәнәчләр, бүләкләр белән сөендерергә ярата. Билгеле, тормыш булгач савыт-саба да шылтырамый тормый. Әмма Рафаэльнең холкы шундый: үпкә сак-лый белми ул, ачуланышканны онытып, елмаеп-көлеп кайтып керә,- дип сөйли Мәдинә апа.
    Озын буйлы, чибәр, сүзгә оста Рафаэль абый җырга-моңга да бик сәләтле. Гармунын, баянын сыздырып җибәрсә, таш йөрәкләр дә эрер, билләһи. Ә инде ул көчле матур тавышы белән озын моңлы көйләрне, халык җырларын башкарганда артистларың бер якта торсын. Мондый ир-егеткә күз салучылар да булмый калмагандыр. "Ирегездән көнләшмәдегезме?"-дип кызыксынабыз Мәдинә ападан.
    -Көнләшүсез генә булмагандыр инде. Яраткан кешеңне ничек көнләмисең. Гел шулай: кая гына барсак та, аны баянда уйнаталар, җырлавын сорыйлар. Нинди ир белән яшисең бит, дип үземә турыдан-туры әйтүчеләр дә булды. Әмма Рафаэль беркайчан да җитди көнләшүгә сәбәп бирмәде,-дип җаваплый ул.
    -Без бер пар мендәр, ике кашык белән тормыш корып җибәрдек. Беренче елларны вагонда тордык. Әмма бездән дә бәхетле кеше юк иде. Яши-яши барысы да булды. Нинди эшкә алынсак та икәү башкардык. Беркайчан да байлыкка омтылмадык. Хәзер дә шулай. Булганына канәгать итеп, шөкер кылып яшибез. Иң зур бәхет - кайтып башыңны куярлык, күңелеңне аңларлык, киңәш-табыш итәрлек гаиләң, сау-сәламәт балаларың булу. Гаилә бәхетен дан-дәрәҗә дә, акча һәм байлык та алыштыра алмый. Бер-береңнең күңел җылысын тоеп, балалар, оныклар өчен сөенеп тигезлектә картаерга насыйп булса иде,-диләр Рафаэль абый белән Мәдинә апа.
    Амин, шулай булсын! Һәм Гыйльметдиновларныкы кебек бәхетле гаиләләр күбрәк булса иде. Президентыбыз әйткәнчә, нык, матур гаиләләр республикабызның көче, байлыгы бит.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: