Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Россия мөфтие остазын искә алды

    Безнең районда Россия һәм Татарстан мөселманнарының рухи җитәкчеләре Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин булып киттеләр. Әлки җиренә аяк баскан җирдә аларны район башлыгы Александр Никошин һәм башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев каршы алдылар. Хәзрәтләрнең районга визиты бик кыска, үтеп барышлый гына дип әйтерлек булды. Өйлә намазын Базарлы Матактагы...

    Безнең районда Россия һәм Татарстан мөселманнарының рухи җитәкчеләре Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин булып киттеләр. Әлки җиренә аяк баскан җирдә аларны район башлыгы Александр Никошин һәм башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев каршы алдылар.

    Хәзрәтләрнең районга визиты бик кыска, үтеп барышлый гына дип әйтерлек булды. Өйлә намазын Базарлы Матактагы Мидхәт мәчетендә укыгач, Россиянең баш мөфтие, мөселманнарның Үзәк Нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин иярченнәре белән күрше Нурлат районының Колбай-Мораса авылына китте. Хәзрәтнең бу авылга ни өчен баруын бераз соңрак белдек: үзенең остазы дип санаган, һәрчак олы хөрмәт белән искә алган мөгаллиме, имам Әхмәт хәзрәт Зәки шушы авылдан булып, Тәлгать хәзрәт аның истәлеген хаклап, Колбай Морасаны күреп кайтырга булган икән.

    Аннан кайткач, Тәлгать хәзрәт Китәнче авылы мәчетендә булып, намаз укыды. Ә аннары, район үзәгенә килеп, туган якны өйрәнү музеенда булды. Әлки ягын үзе өчен яңа гына ачуы иде бугай аның, шуңа да музей экспонатларын кызыксынып карап йөрде, экскурсовод сөйләгәннәрне дә бирелеп тыңлады ул. Хәзрәт өчен Россиядә, Татарстанда билгеле күп кенә шәхесләрнең, әйтик язучылар Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, сәхнә эшлеклеләре Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов һәм башкаларның Әлки җирендә туган булулары, ә Олимпия уенары чемпионы Алинә Кабаеваның нәсел тамырлары безнең якка тоташканлыгы яңалык булды, бугай.

    Ул үзе дә безнең өчен бик кызыклы булган, әмма әлегәчә тулысы белән дилилләнеп бетмәгән мәгълүмат җиткерде. Чынлап та, берара Мәдинә шәһәре башлыгы булып торган Исмәгыйль әфәнде чыгышы белән Әлки җиреннән икән бит! Алай гынамы: үзенең бу шәһәргә сәфәрләренең берсендә ул якташыбызның уллары белән очрашып сөйләшкән һәм истәлеккә дип рәсемгә төшкән икән. Музей җитәкчесе Йосыф Зарипов өчен бик тә кыйммәтле булды хәзрәтнең әлеге сүзләре.

    -Шуны исегезгә төшерим әле: мөселман календарендә мөхәррәм ае бара, аның уналтынчы көнендә Бөек Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән бит. Һәм бу олы вакыйгада сезнең якларның да катнашы бар. Дин белемен алып килгән гарәп илчеләрен Болгар ханы Алмаз нәкъ менә сезнең район җирендә каршы алган,-дип ерак тарихны хәтерләрдә яңартып алды Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

    Музейда иркенләп йөрде ул. Куенындагы күн янчыктан пыяла тартма алып, бу савытта сакланучы Мөхәммәт пәйгәмбәрнең чәч бөртеген күрсәтте: музейның кунаклар китабында Әлки җирендә яшәүче һәркемгә сәламәтлек, иминлек теләкләрен язып калдырды, бик теләп музей хезмәткәрләре белән аралашты. Аларга җилкәсенә салган палантинны һәм башындагы бүреккә чалган яулыкны да бүләк итеп калдырды хәзрәт. Аннары Россия мөфтие үзен озатып йөрүчеләр белән Казанга кайтып китте.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: