Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов “Хузангай”дагы яңалыклар һәм башлангычларны хуплады

    Әле май башында гына районыбызда Президент Рөстәм Миңнеханов булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышып китте. Ул бездә чәчүнең оештырылуын уңай бәяләде, ә "Хузангай"дагы яңалыклар һәм башлангычларны ошатуын, хуплавын белдерде. Шуннан ике көн үтүгә, 7 май кичендә үзәк телевидениедән яңгыраган куанычлы яңалык тагын канатландырып, үсендереп җибәрде. Бу көнне Россия Хөкүмәте...

    Әле май башында гына районыбызда Президент Рөстәм Миңнеханов булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышып китте. Ул бездә чәчүнең оештырылуын уңай бәяләде, ә "Хузангай"дагы яңалыклар һәм башлангычларны ошатуын, хуплавын белдерде. Шуннан ике көн үтүгә, 7 май кичендә үзәк телевидениедән яңгыраган куанычлы яңалык тагын канатландырып, үсендереп җибәрде. Бу көнне Россия Хөкүмәте утырышында ил төбәкләре рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. 2014 ел йомгаклары буенча Татарстан инде бишенче мәртәбә хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынга чыкты!

    Төбәкнең икътисады һәм социаль тармагы үсеше динамикасы, шулай ук хакимият органнары эшчәнлегенең халык тарафыннан ничек бәяләнүе нәтиҗәлелекне билгеләүнең төп критерие булып тора. Бәяләү узган өч елдагы 11 күрсәткеч буенча башкарыла. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә барлык социаль-икътисадый юнәлешләр буенча алгарышлы үсеш юлыннан бара.

    Әйе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республиканың тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан аеруча мөһим социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен ныгытты. Хәзер бездә эре инновация проектлары да тормышка ашырыла.

    Шунысы әһәмиятле, Президентыбыз стратегиясенең төп бурычлары республиканың һәр территориясен үстерүгә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелә. Һәм әлеге бурычлар уңышлы хәл дә ителә. Тормышыбыз алга бара, уңай үзгәрешләрне бүген һәрберебез тоя.

    Әле берничә атна элек кенә газетабызда Иске Хурада авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Любовь Стратонованың хаты басылып чыккан иде. Тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче ветеран авылларында соңгы еллардагы уңай үзгәрешләргә куанып кулына каләм алган. Авылда яңа ФАП, китапханә, мәдәният йорты, чиркәү сафка басуы, яңа йортларның яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек калкып торуы, яхшы күпер төзелүе турында канәгатьлек хисе белән яза, республика, район җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерә ул.

    Шулай шул, районыбызның барлык авылларында да диярлек төзелеш, яңарту эшләренең туктап торганы юк диярлек. Әйтик, былтыр гына да республика программалары ярдәмендә күпме яңа объектлар калкып чыкты яисә ремонтланды. Уку йортларын капиталь ремонтлау эше дәвам иттерелеп, Чуаш Кичүе, Чуаш Борнае авыллары урта мәктәпләре өр-яңадай итеп төзекләндерелде. Иске Матакта балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Базарлы Матакта яңа бакча сафка басты. Быел район үзәгендә "Теремкәй" бакчасының 80 урынга исәпләнгән яңа бинасы төзелергә тора. Ташбилгедә, Урта Әлкидә модульле яңа ФАПлар сафка басты. Тагын җиде авылда медпунктлар һәм Яңа Салманда табиблык амбулаториясе һәйбәтләп төзекләндерелде. Гомумән, шушы берничә ел эчендә районда яңартылмаган-төзекләндерелмәгән бер генә ФАП та калмаячак.

    Узган ел әле 59 торак йорт файдалануга тапшырылды. Шулкадәр гаилә яңа өйле булган дигән сүз бит бу. Ә инде авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә кергәннән бирле 626 гаилә зур субсидияләр алып йорт салган яисә әзер фатир сатып алган.

    Сер түгел, элегрәк елларда Әлки начар юллары, төгәлрәге, юлсызлыгы белән "дан тотты". Хәзер инде авылларның күпчелегенә көзге кебек асфальт юллардан барып керәсең. Былтыр гына да районда 34 километр юл ремонтланды һәм реконструкцияләнде. Моның өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 798 миллион сум акча бүлеп бирелде. Быел да дистәләрчә чакрым озынлыкта асфальт юллар салу һәр ремонтлау планлаштырыла. Хәер, бу эш, аерым алганда, район үзәге урамнарын асфальтлау бара инде.

    Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, районның икътисадый потенциалын үстерү максатында инвестицияләр җәлеп итүгә зур әһәмият бирелә.

    Узган ел район предприятиеләре һәм оешмаларында 4,5 мең кеше эшләп, аларга исәпләнгән хезмәт хакы фонды 11 процентка арткан һәм 940 миллион сум тәшкил иткән. Уртача хезмәт хакының үсеше район буенча 11 процент булып, 17 мең 403 сумга җиткән.

    Тагын берничә сан: районда авыл хуҗалыгында тулаем продукция күләме 5 процентка, үзебезнең көч белән сәнәгать продукциясе җитештерү, башкарылган эшләр һәм хезмәт күрсәтү күләме 65 процентка арткан. Ә халыкның акчалата керемнәре 2 процентка үскән.

    Безнең район икътисадының төп юнәлеше - авыл хуҗалыгы. Инвесторларның, бигрәк тә "Кызыл Шәрык" агрохолдингының нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында районыбыз мөгезле эре терлекләр асрау, шулай ук сөт сату буенча республикада алдынгы урыннарны били.

    Авыл халкының күбесе бүген ит-сөт сатып гаилә бюджетын бөтәйтә.

    Шәхси хуҗалыкларда терлек-туарның, бигрәк тә сыерларның артуы күзәтелә. Былтыр, әйтик, әлкилеләр 104 миллион сумлык сөт саткан.

    Авылларда 28 гаилә фермасы эшли. Анда 84 кеше эш урыны тапкан.

    Ә кече бизнес субъектлары тарафыннан 1,5 мең эш урыны булдырылган. Эшмәкәрләр 700 миллион сумлык товар җитештергән һәм хезмәт күрсәткән. Кече бизнес район икътисадында бүген зур роль уйный. Эшмәкәрлекне үстерү һәм районга инвесторлар җәлеп итү максатында Базарлы Матакта бүген сәнәгать паркы төзелеп килә.

    -Быел да район хуҗалыгының һәр тармагын үстерүгә юнәлтелгән чаралар иң мөһим мәсьәләне хәл итүгә -халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын эзлекле күтәрүгә этәргеч бирәчәк,-дип билгеләп үтте районның социаль үсеш йомгакларына багышланган утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин.

    Президент Рөстәм Миңнехановның республика программаларының алга таба да һичшиксез эшләячәгенә ышандыруын исәпкә алсак, районыбызның алгарышлы үсешенә икеләнәсе калмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: