Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сакланганны саклармын, дигән

    Бу авыруның атамасы бик кыска, нибары дүрт хәрефтән тора. Әмма һәркем күңелен шомландырырлык, курку салырлык көчкә ия ул. Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең якларга да килеп җиткән әлеге чир - СПИД. СПИД белән көрәшү өчен Татарстанда махсус үзәк булдырылган иде. Хәзер бу үзәктә 17 меңгә якын кеше исәптә тора. Мөгаен,...

    Бу авыруның атамасы бик кыска, нибары дүрт хәрефтән тора. Әмма һәркем күңелен шомландырырлык, курку салырлык көчкә ия ул. Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең якларга да килеп җиткән әлеге чир - СПИД.

    СПИД белән көрәшү өчен Татарстанда махсус үзәк булдырылган иде. Хәзер бу үзәктә 17 меңгә якын кеше исәптә тора. Мөгаен, күбубуз бу авыруның безгә ни катнашы бар, дип уйлыйдыр әле. Ә бит районда беренче ВИЧ-инфекция очрагын табиблар 2000 елда ук теркәгән булганнар. Шуннан соң үткән 15 елда ВИЧ-инфекцияле 24 кеше ачыкланган. Кызганыч, аларның дүртесе инде үлгән, тагын дүртесе башка якларга китеп барган. Табиблар әйтүенчә, 100 мең кешегә күчереп исәпләгәндә ВИЧ-инфекция таралу күрсәткече бездә 121,7не тәшкил итә (Татарстан буенча 502,9).

    -1 ноябрьгә инфекция йөртүче 16 кеше исәптә тора, аларның 4се - хатын-кызлар, 12се - ир-атлар. Алар авыруны җенси юл белән йоктырганнар. Әлеге кешеләрне елына берничә тапкыр - квартал саен карап- тикшереп торабыз,-ди район хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина. Аның әйтүенчә, быел ВИЧ-инфекция белән зарарлануның 2 яңа очрагы ачыкланган.

    -Сез, табиблар, моны ничек ачыклыйсыз соң? Белгәнемчә, барлык әлкилеләрне ВИЧ-инфекция йөртү-йөртмәүгә тикшергәннәре юк бугай,-дигән соравыма ул болай дип җавап бирде:

    -ВИЧ-күбрәк аерым катлам кешеләр, әйтик, наркоманнар, эчкечеләр, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар арасында таралу куркынычы булган йогышлы чир, аның кан аша йогу куркынычы барын һәркем беләдер. Шуңа да без риск төркеменә кертелгән кешеләрне даими рәвештә тикшереп торабыз. Иң соңгы ачыкланган очракларның икесендә дә авыру җенси юл белән йоктырылган бит. Шуның өстенә быел В һәм С төркемле гепатитка 3465 кеше тикшерелде.

    ВИЧ-инфекция, билгеле булганча, әлегә дәвалауга бирешми торган СПИД авыруына илтергә мөмкин. Нишләргә соң, замана чиреннән үзеңне ничек сакларга? Инфекциянең кан аша күчүен белгән хәлдә нинди саклык чаралары күрергә?

    -Бәлки, бераз тупасрак яңгырар, әмма теләсә кем белән җенси мөнәсәбәтләргә кермәскә кирәк. Исерек тормы. Наркотиклар куллану да ВИЧ-инфекция белән "бүләкләргә" мөмкин.-ди Эллада Плаксина.

    -Ә хастаханәләрдә кулланыла торган шприц, анализ алу җайланмалары куркыныч түгелме соң?

    -Юк, бездә күпчелек инструментлар бер генә тапкыр кулланыла, димәк, андый куркынычның булуы мөмкин түгел,-дип кистереп әйтә табибә.

    Реклама

    Шулай булсын. Әмма күңелдә шик бетми бит әле. Әйтик, чәчтарашханәләрдә бер ук кайчы, пәке белән кем килә, шуның сакал-мыегын кыралар, чәчен алалар. Әгәр ялгыш кына клиентның муенын я яңагын җәрәхәтләсәләр, ә ул авыру булып чыкса?

    -Чәчтарашханәләр нигездә шәхси эшмәкәрләр кулында бит. Алар үз эшләрен башлап җибәргәндә безгә шул турыда хәбәр итәләр, гамәлгә кую документларын, лицензияләрен күрсәтәләр. Һәм закон буенча җитештерү контролен үткәрү дә аларның үзләренә йөкләнә. Бу бераз сәеррәк тоеладыр, чөнки эшмәкәрнең башкалар алдында җаваплылыгын ул үзе ук тикшерергә тиеш була. Җитешсезлек тапсалар, тиешле оешма белән килешү төзеп, аны бетерәләр. Без исә, әгәр шикаять кермәсә я хөкүмәт кушуы булмаса, эшмәкәрләр эшчәнлеген 3 елга бер генә тикшерергә хокуклы. Бер яктан, закон эшмәкәрлекне үстерү турында кайгырта кебек. Икенча иктан, кулланучылар куркынычсызлыгы тулысынча гарантияләнми булып чыга,-дип борчыла Татарстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Алмаз Абзалов. Бер сүз белән әйткәндә, клиенты турында кайгырту эшмәкәр-парикмахерның намусында булып чыга.

    ...Күптән түгел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында үткәрелгән видеоконференциядә СПИДка каршы көрәшүнең илкүләм стратегик программасы эшләнү турында әйттеләр, бу чир хәзерге темплар белән таралуын дәвам итсә, әпидемиягә әйләнергә мөмкин, дип кисәттеләр. Республикада да хәл катлаулы булып кала, ВИЧ-инфекция йөртүчеләр күбәя икән. Хәвефле төбәкләр исемлегендә Чистайны да атадылар. Ә бит ул безнең күршедә генә...

    Рузалия Абдуллина, Ташбилге, китапханәче:

    -Замана чире СПИДның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын укучыларыбызга, бигрәк тә яшьләргә җиткерергә, аңлатырга тырышабыз. Әлеге тема буенча китаплар юк бездә, әмма төрле журналларда басылган мәкаләләрне бергә туплап, күргәзмә ясыйм, клубка килүчеләргә аларны тәкъдим итәм. Яшьләр җыелгач, әңгәмә үткәреп алам. Махсус әзерләнеп мәктәпкә дә керәбез, балаларга аңлашырлык телдә бу авыру турында сөйлибез. Белем - ышанычлы калкан ул, яшьләр ВИЧ-инфекция, СПИД турында никадәр күбрәк белә, үзләрен аңардан шулкадәр ныграк саклый алачак.

    Александр Заминалов, Базарлы матак:

    -Минем дуслар арасында СПИД, ВИЧ-инфекция темасы бик сирәк калкып чыга. Районда шулкадәр кешенең әлеге вирусны йөртүе үзем өчен дә зур яңалык. Күңелсез яңалык. Димәк, яшьләр арасында аңлату эше җитеп бетми. Әйтик, минем бу турыдагы мәгълүматым мәктәп елларыннан калган я булмаса очраклы рәвештә кайдадыр ишетеп алынган, ягъни төпле түгел. Дөрес, бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы һәм ничек таралуы турында беләм. Әмма бу куркынычның шул дәрәҗәдә якын, янәшәдә икәнлеген белү сискәндереп җибәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: