Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сабантуйны Чуашиядән башладык

    Чуашия башкаласы Чабаксарда республика Сабан туе май аенда ук узды. Ул "Локреевский лес" дип аталган мәдәният һәм ял паркында оештырылган иде. Чуашия Сабан туенда Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә Әлки муниципаль районы да катнашты. Без кая да яңгыр алып барабыз Районыбызның Чуашиядә Сабан туе үткәрүдә беренче генә катнашуы түгел. Ә соңгы...

    Чуашия башкаласы Чабаксарда республика Сабан туе май аенда ук узды. Ул "Локреевский лес" дип аталган мәдәният һәм ял паркында оештырылган иде. Чуашия Сабан туенда Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә Әлки муниципаль районы да катнашты.

    Без кая да яңгыр алып барабыз

    Районыбызның Чуашиядә Сабан туе үткәрүдә беренче генә катнашуы түгел. Ә соңгы берничә елда әлкилеләр Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә милли бәйрәмебезне оештырырга ярдәм иттеләр. Быел менә янә спортчылардан, үзешчән артистлардан торган зур делегациябез Чуашстан республикасына юл тотты.

    Базарлы Матактан Чабаксарга кадәр навигатор 360 километр араны күрсәтә. Казаннан чыккач тагын нәкъ 200 чакрым барасы икән. Ара ерак түгел. Берничә еллар элек районыбыз делегациясенең Ярославль кебек ерак шәһәрләргә дә барып кайтканы бар.

    Ни хикмәт, без кайсы төбәккә Сабан туе үткәрергә барсак, шунда яңгыр коя. Монда да Чуашия республикасына килеп керүгә яңгыр ява башлады. Сүз дә юк, язгы яңгыр иң шифалысы. Кирәкле, көтеп алынган ул. Шулай да күңел Сабантуй бәйрәмен үткәргәндә көннең кояшлы, аяз булуын тели.

    Әмма яңгыр дигәнең үзенекен итте, я көчлеләнде, я салмак кына сибәли бирде. Шәһәр халкы яңгыр яуганда өеннән чыгарга ашкынып тормады бугай - Сабантуй җирендә халык аз булды.

    Биредә Сабан туе бәйрәмен Чуашия республикасы татарларының милли мәдәни автономиясе үткәрә. Аның җитәкчесе Фәрит Гибатдинов үзләрендә дә, Татарстанда да бик мәгълүм шәхес. Аның Әлки Сабан туенда да катнашканы бар.

    Менә матур итеп бизәлгән сәхнәдә үзешчән сәнгать осталары чыгышы башланды. Алар яңгыр дип тормадылар - зонтларына ышыкланып баскан халыкның күңелен күтәрү өчен бик тырыштылар. Аннан сәхнәгә Әлкинең җыр-бию осталары күтәрелде, аларны Урмайдан килгән ансамбльләр алыштырды. Казан артистлары Радик һәм Алия Шәрипҗановлар да дәртле матур җырларын башкардылар.

    Чабаксар мэры татарларны мактый

    Инде тантаналы мизгелгә җиттек - сәхнәгә Сабан туе кунаклары чакырылды. Иң элек сүз хуҗаларга бирелде. Алар бу дәрәҗәле мәйданда үзләренең иң әйбәт эшләүче җирлек башлыгын, мәктәп җитәкчесен, татар теле һәм әдәбияты укытучысын, иң яхшы меценатларын, сәнгать һәм спорт осталарын бүләкләделәр.

    Ә тәбрикләү өчен беренче сүз кунакларга, ягъни безгә - Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга бирелде.

    -Күршеләрне сайлап алмыйлар. Әгәр андый мөмкинлек булса, без һичшиксез Чуашстан республикасын сайлар идек,-диде Александр Федорович. -Бердән, бездә яшәүче чуашлар тырышлыклары, эшчәнлекләре белән аерылып торалар. Аннан соң, Чуашстан республикасы белән без бик тату, тыгыз элемтәдә яшибез. Бу дуслык элемтәләре безне яңа эшләргә, уңышларга рухландыра. Сабан туе бәйрәме мөбарәк булсын, игеннәрегез мул уңсын, ил-көндә тынычлык, иминлек хөкем сөрсен.

    Ә Чабаксар шәһәре башлыгы Леонид Черкесев сәламләү чыгышында татар халкы адресына бик күркәм сүзләр әйтте.

    -Татарлар республикабызда үзләрен иң булдыклы милләт итеп таныттылар. Татарлар булган җирдә эш тә, тәртип тә, бәйрәм дә бар,-ди ул.

    Татарстан Президентының милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлавын халыкка Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җиткерде.

    Сәхнә сәнгать осталарына тапшырылды. Җыр-биюле тамаша монда әллә ничә сәгать дәвам итте. Чуашиянең "Урмай" фольклор ансамбле чыгышы безгә аеруча ошады. Үзебезнең Әлки кызлары-егетләре чыккач күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Безнекеләр сәхнәдә җырлап-биеп кенә калмадылар, халык янына төшеп, тамашачыларны да әйлән-бәйләнгә чакырдылар.

    Биредә футболны бик яраталар икән. Коеп яуган яңгыр астында Чабакчар шәһәр администраңиясе хезмәткәрләре белән безнең район егетләре туп типте. Очколар саны тигез булды, кыскасы, дуслык җиңде.

    Янәшәдә, су эчендә диярлек калган келәмдә милли көрәш барды. Чын батырлар әнә шулай ачыкланды.

    Көн яңгырлы булса да, уеннар, бәйгеләр дә күп оештырылды. Анда хуҗалар да, кунаклар да катнашты. Иң мөһиме, Татарстан һәм Чуашстан республикалары арасындагы элемтәләрне тагын да ныгытуга хезмәт иткән милли бәйрәмебез имин-ямьле үтте, күңелләрдә якты эз калдырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: