Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гаепсезләр газап чигә

    Украинаның ике ут арасында калган Донецк өлкәсендә минем дә якын кешем бар: барлык ир-атлары диярлек җир астыннан күмер чыгаручылар булган Шахтерск шәһәрендә туганнан туган сеңелем Люция яши. …Без әле кечкенә чакта әти-әни белән самолетта очып Украинага кунакка барган идек. Армия хезмәтен шунда үткәндә Мәйсәрә исемле бик матур бер кызга өйләнеп...

    Украинаның ике ут арасында калган Донецк өлкәсендә минем дә якын кешем бар: барлык ир-атлары диярлек җир астыннан күмер чыгаручылар булган Шахтерск шәһәрендә туганнан туган сеңелем Люция яши.
    …Без әле кечкенә чакта әти-әни белән самолетта очып Украинага кунакка барган идек. Армия хезмәтен шунда үткәндә Мәйсәрә исемле бик матур бер кызга өйләнеп әнинең энесе Әнвәр абый Шахтерлар бистәсендә үз йорты белән яши иде. Хәтеремдә ул сәфәребездән әллә ни калмаган инде, Әнвәр абыйның озын баскыч куеп татлы чия агачына үрмәләгәнен, карасу-кызыл, бик тә сусыл җимешләр алып төшеп, безне сыйлаганын гына һич онытмыйм.
    Еллар үтте, без үстек, олыгайдык, әти-әниләр якты дөнья белән хушлашты. Ерактагы туганнар белән күп еллар аралашмадык. Әмма тормышыбызда интернет барлыкка килгәч, Люцияне эзләп таптым мин. Сирәк булса да, хәлләрне белешеп яшәгәндә, Украинада тынычлык бетеп китте. Бу елның язы һәм җәе туганнарны кайгыртып үтте.
    Люциянең социаль челтәрдәге хәбәрләрендә шөбһә-хәвеф гыйнвар аенда, Киевта Мәйдан "кайный" башлагач сизелде. "Бик кайгырабыз. Ерак та төсле, әмма кайтавазы килеп ирешә. Күршенең кияве Мәйданда, булачак милиционер, курсант кына әле. Ике як та кызганыч, чөнки гаепсезләр зыян күрә. Тыныч юл белән хәл итәрләр дип өметләнәбез",-дип язды ул ел башында.
    Советлар Союзындагы иң бай өлкәләрнең берсе булган Донецк үзгәреш елларында бөтенләй бөлгенлеккә төшә, күрәмсең. Бу халыкның көнкүрешендә чагыла. "Кыш 19 гыйнварда башланды, күпчелек районнар кар астында, юлларны чистартучы юк. Шуннан аңлашыла инде нинди илдә яшәгәнең. Хәерчелек",-дип куйды Люция.
    Бусы бернәрсә түгел икәнне бер айдан ук тойдылар туганнар. Чираттагы хатында сеңелем болай дип язды: "Бездә шулкадәр куркыныч! Кешеләрне үтерәләр, моның өчен беркем җавап бирми. Банкларда акча бирмиләр. Кызым елый, бала акчаларын салып барган иде, хәзер шуларны ала алмый". «Кырым өчен кайгырдык. Хәзер исә телевизордан анда яшәүчеләрнең шатлануын күрсәтәләр. Бәлки, яхшыгадыр, вакыт күрсәтер. Сугыш кына булмасын". "Бәяләр котырып үсә, референдум үткәрергә җыеналар. Алга таба ни булыр, белмибез. Шәһәрдә әлегә тыныч. Мондый тормыш килер дип беркайчан уйламадык",-- дигән хәбәрләрне Люциядән февраль-май айларында алдым.
    Ә җәй җиткәч, шахтерлар шәһәренә дә килеп җитте сугыш. "Милицияне утка тоттылар, шуннан узып баручы бер хатынны үтергәннәр. Юлларда хәрбиләр, пушка, танклар... Куркыта. Бездә икенче Славянск ясарга җыеналар, дип сөйлиләр. Кешеләр арыды. Шәһәр акрынлап бушый". "Күңел тыныч түгел, иртәдән күк күкри, дисәк, Саур Могила янында сугыш бара икән. Шәһәребез белән куркабыз". "Бөтенесе шәһәрдән кача, шәһәр бушый. Безнең качар урыныбыз юк. Туганыбыз балалары белән Казанга китеп өлгерде. Кичә самолет бәреп төшерделәр, бөтен шәһәр дер селкенеп куйды". "Су килгәнне көтеп утырам. Аны көн аралаш кичен бер сәгать биреп алалар. Сиңа хат язам, үзем елыйм. Ирем каядыр күчеп китүне уйларга да теләми",- дигән хатларны июльдә көнаралаш алып тордым. Бездә җәй, рәхәт, тыныч, һәр көн үзенчә матур, сеңелем шәһәрендә атыш, үтереш, шартлаулар. Куркудан акылларын җуяр дәрәҗәгә җиткән кешеләр кая качарга белми. Өйләр җимерелә, балалар хатын-кызлар үлә...
    Август аенда Люция дә түзмәде, ире, ике кызы, кияве, оныгы белән Бердянск шәһәренә күченде. Монда ике атна качып яткач, абыйсы Ирек белән хәбәрләшеп, Киевка киттеләр. Анда әйбәт, тыныч, әмма тормыш күтәреп булмаслык кыйммәт булып чыкты. Шуның өстенә туган шәһәрләре сагындыра, өйләренең язмышы борчый. Август ахырында, кызларын Мариуполь тирәсендәге авылда яшәүче кодаларында калдырып, алар Шахтерскига кире кайттылар. "Шәһәребезне карап йөрдем. Безнең кечкенә матур шәһәребезне нәрсәгә әйләндергәннәр! Күпме кешене үтергәннәр, өйләрне җимергәннәр! Энем Наилнең хатыны балалары белән бер атна подвалда утырганнар. Өйләренең стеналары да калмаган! Донецк буш, кешеләр качып беткән, шәһәрләр өрәкләр кебек. Күпләрнең кире кайтасы килә. Качак - нинди куркыныч сүз!",- дип язды сеңелем сентябрьнең беренче көннәрендә.
    Ә аннары Украинаның көньяк-көнчыгышында вакытлыча тынычлык урнашты. 6 сентябрьдә сеңелем болай дип язды: "Бүгенге төн тыныч үтте, әмма барыбер йоклап булмады. Колаклар «торып баскан», һәр тавышка сискәнәбез. Без барыбыз да бераз авыру хәзер. Тынычлык килде дип берәү дә ышанмый, бу - сугышлар алдыннан сулыш алу гына икәнлекне һәркем аңлый. Бездә - ополченецлар, кодалар авылында - украиннар...
    Россия белән ике арада стена төзи башлау турында ишеттек. Саташу! Илдә акча юк, безгә хезмәт хакы түләмиләр, ут, газ юк, ә алар әйтерсең, чит планетадан төшкәннәр".
    Шахтерлар шәһәрендә әлегә тыныч. Качып китүчеләр берәм-берәм кире кайта. Әмма шәһәрдә бернәрсә эшләми, мәктәпләрдә уку елын башламадылар. Сеңелем 30 ел хезмәт куйган почта җимерек. Иренең көчле "КРАЗ"ын ополченецлар алган булган, сугыш беткәч, кайтарырбыз, дип, аңлашыла ки, моңа өмет юк дәрәҗәсендә. "Бездә, әйтерсең, урта гасырлар заманасы. Үзгәрешләр кирәк, дип кычкырганнар башларын селки: юк, беркем дә мондый үзгәрешләрне теләмәде,"-Люциянең соңгы хәбәрләрендәге сүзләр бу.
    … Икебезгә уртак дәү әтиебез Хисамов Хафиз 1942 елның гыйнвар башында Ржев янындагы сугышларда һәлак булган, полк писаренең бу турыдагы донесениесендә "яу кырында калдырылды," диелгән. Люциянең әтисе Әнвәр абый, Армия хезмәтен Украинада үткән, гомер буе шахтада эшләп күмер чыгарды, күмер молькасы астында калып имгәнде. Аның бит тиресенә ташкүмер тузаны бернинди сәбәп белән югалмаслык булып сеңгән иде. Безнең бабай-әтиләребез балалары, оныклары кабат сугыш афәтен кичерер дип уйламаганнардыр. Әмма аларның рухларына тынычлык юк бүген...
    Ә минем батыр сеңелем, аның ире, "Шахтер даны" медальләре белән бүләкләнгән гади эшче, газиз туган җирләрен ташлап беркая китәргә дә теләмиләр. "Украина өчен җан әрни. Иркәләп кочакка аласы иде дә, үзен, аны газаплаучыларны типкәләп куып чыгарасы иде. Барыбыз да бер теләктә - сугыш кире кайтмасын! Ходайдан шуны сорыйбыз,"-дип яза ул соңгы көннәрдә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: