Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сезнең алда без мәңге бурычлы, Җиңү солдатлары!

    Җиңү көне. Халкыбыз өчен иң кадерле, иң олы бәйрәм ул. Ни кыйммәт бәягә - миллионнарның гомерләре, саулыгы, бәхете бәрабәренә яулап алынган җиңү шул ул. Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында илебезне, алай гына да түгел, бөтен Европаны Гитлер фашизмы коллыгыннан коткарган Җиңү солдатлары алдында без мәңге бурычлы.

    Сугыш елларында тылдагы бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татыган, 45нең маенда әле 19 яшендә генә булган дәү апам болай дип сөйли иде:
    - Колхоз бәрәңгесе өчен чәчүлек орлык хәзерли идек. Шунда кемдер сугыш бетү хәбәрен килеп әйтте. Шатлыгыбыздан ни эшләргә белмәдек! Эшебезне ташлап урамга йөгереп чыктык, биедек, җырлаштык. "Фронттагы ике абыем да бүген-иртәгә кайта инде болай булгач", - дип уйлап тагын да ныграк сөендем. Ә арабыздагы берничә хатын-кыз кычкырып, әрнеп еладылар, "Безнекеләр кайта алмады инде… " - дип үкседеләр.
    Әйе, елата торган бәйрәм шул бу. Җиңү таңы атканга инде 67 ел вакыт үтте. Әмма бүген дә әле сугыш турындагы фильмнарны, дәртле һәм тантаналы да, моңлы һәм сагышлы да сугыш еллары җырларын күз яшьләрсез карап-тыңлап булмый.
    Мәктәп елларында без 9 Май иртәсендә таңнан торып урманнан умырзаялар, беренче кыр чәчәкләре җыеп кайта идек. Аларны авыл уртасындагы обелиск итәгенә салабыз, сугыш ветераннарына бүләк итәбез. Иң зур бүләк шул кыр чәчәкләре булгандыр инде аларга. Күкрәкләрен сугышчан бүләкләр бизәүче авылдашлар да бик күп иде әле. Тантаналы митингтан соң бәйрәм киемнәрен эш комбинезоннарына алыштырып басуга чыгып киткәннәре дә хәтердә. Сугыштан күбесе саулыкларын җуеп, җәрәхәтләнеп кайтсалар да, күпме еллар буе җиң сызганып колхоз-совхозларда эшләделәр, икмәк үстерделәр, йортлар салдылар әле Европаны азат иткән солдатлар.
    Еллар үтә. Илгә азатлык яулаган ветераннарыбыз да бер-бер артлы арабыздан китә тора. Безнең Әлки районыннан 8950 кеше Бөек Ватан сугышына алынган. Шуларның 5267 се яу кырларында ятып калган. Бүген инде сугыш ветераннарының 35 е генә исән-сау.
    Фашизмны җиңүчеләр дигәндә, без, билгеле, кулына корал тотып дошманга каршы сугышучыларны гына түгел, көнне-төнгә ялгап басу-кырларда, завод-фабрикаларда хезмәт куйган, фронтны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган хатын-кызларны, үсмерләрне, өлкәннәрне дә истә тотабыз. Районыбыз авылларында бүген 960 тыл хезмәтчәне яши. Сезнең алда баш иеп рәхмәт әйтәбез, фронт батырлары һәм тыл фидакарьләре!
    Иртәгә - Җиңү көне. Сугыш еллары михнәтләрен татыган ветераннар өчен генә түгел, яшьрәк буын вәкилләре өчен дә дулкынландыргыч бу бәйрәмдә без бөек һәм батыр халкыбыз өчен тагын бер кат чиксез горурлык, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен сөенеч, миллионлаган сугыш корбаннары өчен әрнү хисләре кичерербез. Әлеге коточкыч сугышның кабатлануын теләмибез икән, илебез тарихындагы бу фаҗигале һәм героик көннәр турында без беркайчан да онытмаска, азатлыгыбыз һәм иминлегебез өчен гомерләрен биргәннәрне һәрчак истә тотарга, янәшәбездә яшәүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт күрсәтергә тиешбез.
    Җиңү солдатлары алдында без мәңге бурычлы!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: