“Сезне – белемле, актив, булдыклы яшьләрне без Әлки җирендә көтәбез”,
Базарлы Матакның "Алинә" универсаль спорт залында зур чара - районның II студент яшьләр слеты булып үтте. Анда югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы егет-кызлар, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфлары укучылары катнашты.
-Сезгә, яшьләргә без зур өметләр баглыйбыз. Яшьләргә һәрчак энергия һәм энтузиазм, иҗади активлык хас. Бүгенге заманча шартларда нәкъ менә сез, яшьләр, дәүләтне, икътисадны, сәясәтне үстерүдә зур роль уйныйсыз,-диде Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин, слетта катнашучыларны сәламләп. -Белемле, энергияле, тырыш яшь белгечләр бүген бөтен җирдә кирәк. Укуны тәмамлап диплом алганнан соң эшкә кая урнашу - анысы сезнең эш. Әмма белеп торыгыз - сез безгә, туган районыгызга бик кирәк. Без сезне көтәбез. Районга эшкә кайтасыз икән, тиешле хезмәт һәм яшәү шартларын һичшиксез тудырачакбыз.
Студентлар алдында шулай ук районның баш табибы Әнәс Яруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин чыгыш ясадылар. Аларның һәркайсының фикерләре аваздаш булды:
-Районның һәр тармагы гыйлемле яшь белгечләргә зур ихтыяҗ кичерә. Оешма-предприятиеләрнең матди-техник базасы ныгый, заманча җиһазландырыла. Аларда эшләү, районны алга таба үстерү өчен сез кирәк, егетләр-кызлар!
Чистай медицина училищесы һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре исә быел мәктәпне тәмамлыйсы укучыларны үзләренә чакырып чыгыш ясадылар.
Бер төркем студентларга яхшы укулары һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен район башлыгының һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Слетны үзешчән сәнгать осталары, яшь спортчылар чыгышлары бизәде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.10500
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде8900
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.11500
-
14 май 2022 - 14:18Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар.25400
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.24200
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккәнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.36900
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.20200
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.35200
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккән Гадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.36900
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган 15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.20200
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.11500
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.10500
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде8900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика