Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сихтермә-Хузангай авылына җитәрәк юл буенда өр-яңа обелиск пәйда булды.

    Кыр уртасындагы тигез асфальт юлдан җилдерүче машиналар бу урыннан хәзер тизлекләрен киметә төшеп узарлардыр. Сихтермә-Хузангай авылы борылышына җитәрәк юл буенда өр-яңа обелиск пәйда булды. Ул элек шушы җирдә урнашкан, хәзер инде район картасыннан юкка чыккан Еряпкино авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, ил өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә куелды. Обелиск тантаналы...

    Кыр уртасындагы тигез асфальт юлдан җилдерүче машиналар бу урыннан хәзер тизлекләрен киметә төшеп узарлардыр. Сихтермә-Хузангай авылы борылышына җитәрәк юл буенда өр-яңа обелиск пәйда булды. Ул элек шушы җирдә урнашкан, хәзер инде район картасыннан юкка чыккан Еряпкино авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, ил өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә куелды.
    Обелиск тантаналы төстә ачылды. Анда тирә-як авыллар халкы, мәктәп балалары, район җитәкчеләре катнашты. Истәлекле һәм дулкынландыргыч бу чарага чит төбәкләрдә яшәүче еряпкинолылар да күп кайткан иде.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов, Петр Хузангай музее директоры Олег Мурзин совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең бөтен дөнья өчен тарихи әһәмияте, районыбыз халкының, аерым алганда, еряпкинолыларның бу җиңүне якынайтуга керткән өлеше хакында сөйләделәр.
    Зур булмаган Еряпкино авылыннан сугышка 100 кеше киткән. Аларның 57 се яу кырында батырларча башын салган. Бу каһарманнарның исемнәре бүген авыл урынында ачылган обелискта мәңгеләштерелде.
    -Еряпкиноның асыл уллары Николай Акмурзин, Владимир Артемьев, Василий Борзов, Петр Данилов, Федор Ерошенко, Михаил Иванов, Кузьма Индюков, Михаил Кораблев, Валентин Котков, Павел һәм Петр Котковлар, Евдоким Краснов, Григорий Кубарев, Николай Морозов, Филип Никитин беренчеләрдән булып фронтка китеп, сугышның беренче айларында ук геройларча һәлак булалар,-дип сөйләде тантаналы митингта Олег Мурзин. -Кайсы гына фронтларда сугышмый еряпкинолылар. Яу кырында ятып калганнарны һәм сугыштан соң вафат булган фронтовикларны барлаганда шуны аңлыйсың: сугыш бу авылның бер генә гаиләсен, бер генә йортын да урап узмаган.
    Югалту ачысын һәркем татыган. Узган гасырның 80 нче елларында бу хакта миңа фронтовик-еряпкинолылар: I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры Александр Артемьев һәм сугышчан Кызыл Байрак ордены кавалеры Василий Кораблев әрнү белән сөйләгәннәр иде.
    Искиткеч авыр шартларда эшләп, тылда да еряпкинолылар гражданлык бурычларын намус белән үтиләр. Авылдагы "Пчела" колхозы фронт өчен дистәләрчә икмәк һәм азык-төлек олаулары озата.
    Митингта катнашучылар Ватан азатлыгы өчен һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Обелиск итәгенә веноклар, тере чәчәкләр салынды. Чуаш Борнае, Татар Борнае, Хузангай мәктәпләре укучылары чыгышы митингка аеруча тантаналылык өстәде.
    Еряпкинода туып-үсеп, хәзер Чебоксарда яшәүче Зинаида Ковалева, Борискинодан Маргарита Смышляева Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә обелиск куюны оештырган һәм башкарып чыккан кешеләргә барлык авылдашлары исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
    -Безнең хәзер туган җиребезгә кайтып баш ияргә изге урыныбыз булды. Без генә түгел, бер кеше дә бу обелиск яныннан битараф узып китмәстер. Ил азатлыгы өчен көрәшкәннәрне онытырга хакыбыз юк! - диделәр.
    Еряпкинода батырлар истәлегенә обелиск элек-электән булган, билгеле. Авыл беткәч ул куе агачлык эчендә калган, тузган, искергән. Авыл үзе юкка чыкса да, аның батыр уллары турындагы хәтер яшәргә тиеш бит. Моны истә тотып, Чуаш Борнае авыл җирлеге советы авыл урынында яңа обелиск төзергә һәм аны юл буена урнаштырырга карар кыла. Аның урыны да очраклы гына сайланмаган. Бу турда элек зур, матур агач чиркәү булган. 1921 һәм 1946 елгы ачлыкларда бик күп кешеләрнең гомерләре өзелү мәгълүм. Хәлсезләнгән авыл халкының ачтан үлгәннәрне зиратка илтеп күмәрлек көче дә булмаган, мәетләрне чиркәүгә генә китерә алганнар, ә язын аларны храм янында туганнар каберлегенә җирләгәннәр, диләр. Бу урында күптән түгел зур хач та урнаштырылган иде. Әнә шундый гыйбрәтле, догалы җир бу.
    Әлеге урынны тотып алуны һәм яңа обелиск урнаштыруны, аны карап-чистартып торуны оештырган Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зариповка еряпкинолылар да, районның чуаш мәдәни автономиясе җитәкчесе Олег Мурзин да аерым рәхмәтлеләр.
    Митингтан соң еряпкинолылар обелиск тирәсендәге мәйданга бик күп чыршы үсентеләре утырттылар.
    Туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче Олег МУРЗИН Еряпкино авылы турында шактый кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
    Бу бик борынгы авыл булган икән.
    -Ул безнең төбәктәге 7-8 чуаш авылы арасында иң әһәмиятлеләрдән саналган,-ди Олег Витальевич. -Гаять үзенчәлекле авыл да булган. Еряпкинода да бит руслар да, чуашлар да, православныйлар һәм чукынмаганнар да яши иде. Елгалы, матур җиргә урнашкан сала иде ул. Ике урамы, йөздән артык йорты бар иде. Халкы уңган, хезмәт сөючән иде. Андагы йорт куяннары фермасы 50-70 нче елларда районда гына түгел, бөтен республикада дан тотты. Сарыкчылык, сөтчелек, тавык фермалары бар иде. Әле 70 нче еллар ахырында гына яңа зур сыерлар абзары төзелде. Эш урыннары күп, балалар күп иде. Башлангыч мәктәп гөрләп эшләп торды. Һич тә перспективасыз авыл түгел иде. Ни аяныч, халык читкә китә башлады, һәм 90 нчы еллар ахырында авыл бөтенләй юкка чыкты. Чиркәүне, мәктәпне, фермаларны сүтеп башка авылларга күчерделәр. 80 нче еллар уртасында район җитәкчелеге, КПСС райкомының ул чактагы беренче секретаре Нәҗип Бакиров авылга җан өрү, аны торгызу өчен төрле чаралар күреп карадылар, халык белән очрашып эшлекле тәкъдимнәр дә ясадылар. Әмма боларның нәтиҗәсе булмады шул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: