Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында тычкан бизгәген эләктерүчеләр саны 5 кә җиткән

    sociopath-ru.livejournal.com Кешеләр өчен гаять куркыныч авыру бөер синдромлы геморрагик бизгәкне нәни генә җәнлек - җирән кыр тычканы тарата. Белгечләр әйтүенчә, соңгы елларда тычканнар саны арту куркыныч авыруның таралуына китерә. Бу турыда Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнары төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Алмаз АБЗАЛОВТАН сораштык. -Кызганыч, әмма канлы бизгәк белән авыручылар...

    sociopath-ru.livejournal.com
    Кешеләр өчен гаять куркыныч авыру бөер синдромлы геморрагик бизгәкне нәни генә җәнлек - җирән кыр тычканы тарата. Белгечләр әйтүенчә, соңгы елларда тычканнар саны арту куркыныч авыруның таралуына китерә. Бу турыда Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнары төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Алмаз АБЗАЛОВТАН сораштык.
    -Кызганыч, әмма канлы бизгәк белән авыручылар саны чынлап та арта. 2013 елда безнең районда 2, аннан соңгы елда 3 очрак теркәлгән иде.
    Ә быел гыйнварда гына да шундый 5 очрак булды инде, дип башлады ул сүзен.
    -Мөгаен, авыручылар авылларда яшәүчеләрдер?
    -Юк, алай гына түгел. Район үзәгендә 2 кеше авырды, калганнары Түбән Әлки, Хузангай, Яңа Алпар авылларында яши. Аларның икесе авыл хуҗалыгы эшчеләре. Күргәнегезчә, куркыныч авыруны районның төрле җирендә йоктырып була.
    -Алга таба хәл ничек үзгәрер дип фаразлыйсыз?
    -2015-16 елларга канлы бизгәк буенча фаразлар яхшы түгел, чөнки кимерүчеләр арасында ГЛПС вирусын йөртүчеләр бик күп. Быел җирән тычканнар нык үрчеп, торак пунктларга да күченделәр. Тагын шунысын онытмыйк: инфекция авылларга терлек азыгы (бөртек, печән, салам) белән дә килергә мөмкин.
    -Бөер синдромлы канлы бизгәкнең ни икәнен укучыларыбызга искәртеп үтсәгез иде, Алмаз Фәйзрахманович.
    -Әлеге авыруны табигатьтә, урман тычканнары организмында сакланучы вирус китереп чыгара. Авыру җәнлекләрдән вирус селәгәй, сидек кебек бүлендекләр белән туфракка, печәнгә, фуражга, әйбәтләп сакланмаган азык-төлеккә күчә. Вирус тузан белән һавага күтәрелеп, кешенең сулыш юлларына үтеп керә. Билгеле, җәнлекләр һәм аларның бүлендекләренә кагылганда, алар пычраткан ашамлыкны кулланганда да вирусны эләктерергә мөмкин. Авыруның беренче билгеләре 2-3 атнада гына күренә башлый. Тән температурасы күтәрелә, бизгәк тота, баш бик нык авырта, мускуллар, буыннар сызлый, ашыйсы килми, хәл китә. Аннары укшу, баш әйләнү, йокысызлык өстәлә. Югары температура 3-5 көн тора. Шуннан соң эч, бил тирәсе авырта, бөер зарарлану билгеләре күренә (сидек бик нык кими). Кайбер авыруларның тәненә бетчәләр чыга, борыннан кан китә. Әгәр вакытында табибка күренмәсәң, канлы бизгәк кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра.
    -Чынлап та бик җитди авыру икән. Аннан ничек сакланып була соң?
    -Барлык саклык чаралары тычкансыман кимерүчеләр һәм аларның бүлендекләре белән контактны булдырмауга, азык-төлек һәм эчә торган суны моннан саклауга кайтып кала. Бакчада үзвакытында чүп-чарны юк итәргә, тычканнарга каршы көрәш чараларын үткәрергә кирәк. Өегезгә тычкан керерлек булмасын. Чолан-келәтләрне җыештырганда дүрт катлы марлядан битлек киегез, тузан күтәрми генә, су кулланып җыештырыгыз. Һәм, билгеле инде, шәхси гигиена таләпләре үтәлсен. Эштән соң, ашар алдыннан кулларны юарга онытмагыз.
    -Киңәшләрегез өчен рәхмәт, Алмаз Фәйзрахманович.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: