Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Солдат турында дәүләт кайгырта

    1 октябрьдән Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш башланды. Хәрби комиссариатларда чакырылыш комиссияләре эшли, бу көздә армиягә китәргә тиешле, ягъни 18 дән 27 яшькәчә булган, теге яки бу сәбәп белән хезмәт итүне кичереп тору хокукы булмаган егетләргә повесткалар инде таратылган. Тиздән улларын армиягә озатачак гаиләләр борчулы көннәр кичерәләр: егетебезне хәрби...

    Чакырылыш башланган мәшәкатьле көннәрнең берсендә без район хәрби комиссары подполковник Виктор Лаврентьев белән очраштык. Ул, гомерен Россия Кораллы Көчләренә багышлаган, илебез иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен дә керткән хәрби кеше буларак, әңгәмәбезне көзге чакырылышка кагылышлы мәсьәләләр белән генә чикләмичә, бераз янгарак та китеп, егетләргә физик һәм рухи тәрбия бирү, тормышта максат куеп яшәргә өйрәтү кирәклеге хакындагы фикерләре белән дә уртаклашты.
    -Виктор Павлович, көзге чакырылыш башланды, сездә үзенә күрә бер "кызу урак өсте". Быелгы чакырылышның нинди булса да үзенчәлекләре бармы?
    -Әйе, 1 октябрьдән медицина комиссиясе һәм чакырылыш комиссиясе үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Бу көннәрдә чакыру пунктында иртәдән медицина комиссиясе эшли, ә төштән соң сәгать өчтә чакырылыш комиссиясе утырышы үткәрелә. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе алып бара. Әлеге комиссия утырышлары һәркем өчен ачык, аларда теләге булган ата-аналар да катнаша ала. Чакырылыш комиссиясен 200 гә якын әлкиле үтәчәк. Көзге чакырылышны оештыруда әллә ни авырлыклар юк, дип әйтә алам. Чөнки, бердән, хәзер яшьләрдә һәм аларның әти-әнисендә армия хезмәтенә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде. Теләп китәләр егетләр хәрби хезмәткә. Икенчедән, чакырылыш компанияләрен оештыру һәм үткәрүдә район җитәкчелегенең, эчке эшләр бүлегенең, авыл җирлекләре советларының зур ярдәмен тоябыз.
    -Россия Кораллы Көчләре командующие Сергей Шойгу армия сафларын профессионаллар белән комплектлау, ә чакырылыш буенча әзерлекле, белемле егетләргә өстенлек бирү турында фикерен җиткерде. Безнең районнан китүче егетләрнең әзерлеге нинди?
    -Көзге чакырылыш барышында 40 лап егетне армиягә озатырга тиешбез. Беренче чиратта һөнәри белем алып өлгергән, бераз өлкәнрәк яшьтә булган егетләрне җибәрәчәкбез армиягә. Язгы чакырылышта да бездән китүчеләрнең яртысыннан артыгы 21-25 яшьлекләр иде. Чөнки Россия Армиясе заманча һәм бик катлаулы техника белән кораллана, аның белән эш итү өчен әзерлек кирәк. Армия белгечләргә мохтаҗ, шуңа күрә аларны әзерләүгә зур игътибар бирәбез.
    -Сезнең карамакта уку йортлары юк бит, кайда әзерлисез соң сез аларны?
    -Россиядә иң яхшылардан саналган Чистай укыту үзәге бар. Анда булачак солдатларны бушлай укыталар, кием-салым, ашау-эчү белән тәэмин итәләр. Курсантлар бөтен уңайлыклары булган кунакханәдә яши. Биредә армия өчен кирәкле белгечләргә укыталар, әмма алар тыныч тормышта да бик кирәк. Әйтик, ВУС 843 белгечлеге, ягъни йөртүче механик. Гади автомобильләрдә генә түгел, авыр йөкләр ташучы тягачларда эшләү хокукы ала егетләр. Ә андый шоферларны "Татнефть" компаниясе, Көнбатыш Себернең нефть-газ чыгаручылары эзләп-эзләп эшкә чакыра.
    -Виктор Павлович, армия главнокомандующие контракт буенча хезмәт турында да әйтеп үтте. Безнең район егетләре арасында да армиядә килешү төзеп хезмәт итүчеләр бар. Шул турыда да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.
    -Хәрби комиссариат контракт буенча хезмәт итү өчен кандидатлар сайлап ала. Менә бу арада гына 10 егетне контрактлы хезмәткә озаттык, тагын шул чама кеше җибәрәсебез бар. Егетләребез әйбәт кенә хезмәт итә, шартлардан канәгать. Бу уңайдан яшь райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: армиядә килешү төзеп хезмәт итү, тормышта әйбәт перспектива ул. Чөнки контрактлы хәрби яхшы хезмәт хакы, өс киеме, торак белән тәэмин ителә, социаль гарантияләр дә кызыгырлык. Белем алырга теләүчеләргә шартлар булдырылган. Торак сатып алу өчен отышлы шартлар (дөресрәге, бушлай фатирлы булу мөмкинлеге) каралган. Гаиләле хәрбиләр өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырылган - рәхәтләнеп хезмәт ит. Сер түгел, авылларыбызда бер эшсез, димәк, акчасыз, үзен кая куярга белми аптыраган егетләр шактый. Ничек итеп бераз акча табарга, шуңа бүген күңел ачып алырга, дип яшәүчеләр дә бар. Я инде әти-әни пенсиясенә көн үткәрә кайбер егетләр. Чын ир-ат эше түгел инде бу. Ник, мәсәлән, яшь гомереңне мәгънәсез үткәргәнче, Россия Кораллы Көчләрендә берничә ел хезмәт итеп, акча туплап, фатирлы булып, һөнәр алып, язмышыңны үзең хәл итмәскә, тормышыңны җайга салмаска ди?!
    -Бәлки, егетләребезне әти-әниләре җибәрмидер. Әллә кая еракка китеп барыр да, күрми ничек түзәрбез, дип әйтәләрдер…
    -Беренчедән, контракт буенча якын-тирәдә - шул ук Казанда, Самара, Ульяновск, Тольятти шәһәрләрендә хезмәт итәргә була бит. Ике-өч атнага бер ялга кайтып йөрергә мөмкин. Икенчедән, гомер буе әти-әни кочагында яшәү ир-егетлек түгел инде ул. Үз юлыңны табарга кирәк! Менә авылларда булганда мондыйрак күренешләргә тап буласың: яше 20 дән яңарак кына узган, әмма инде хәмер белән нык дуслашып өлгергән кеше. Аның ни гаиләсе, ни эше юк, аның хәтта хыяллары, омтылышлары да юк, киләчәк турында уйланмый да. Ата-ананың артык кайгыртуы, көнлекле эш, шикле хезмәт хаклары, аракы белән дус иптәшләр…
    Ә контракт буенча хезмәтне сайласа, бу егет бөтенләй башка кеше булыр иде бит! Озын сүзнең кыскасы, мин егетләрне дә, бигрәк тә аларның әти-әниләрен дә уйланырга, дөрес карарга килергә өндәр идем. Солдат - ил сакчысы, ә аның үзен дәүләт кайгырта бит.
    -Виктор Павлович, Сезнең чын күңелдән борчылып әйткән бу фикер-теләкләрегезгә егетләр колак салыр дип ышанасы килә.
    Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: